Татар Википедиясе җәмгыяте бу мәсьәлә турында үз кагыйдәсен кабул иткәнче, Рус Википедиясе киңәш-кулланмалары тәртибе нигезендә Википедия:Статья кагыйдәсен кара. |
Бу бит Татар Википедиясе'нең киңәш-кулланмаларына керә. Тасвирланган тәртип буенча эш итү киңәш ителә. Әммә дә ләкин монда язылганы — догма түгел. Саф-сәламәт акылга нигезләнеп атлагыз. Бу битне үзгәрткәнче, сез кертергә уйлаган текст консенсуска туры килгәнен тикшереп алыгыз. Шөбхәләр туган очракта, аларны бәхәс битендә белдерсәгезче. |
Бу материал «Википедия мәкаләсе» төшенчәсенә багышланган.
Википедиядәге мәкалә нәрсә икәне билгеләмәләр төрле карашлар булу сәбәпле төрле була ала.
Мондагы гомуми төшенчә, Википедия мәгълүмат базасына кергән язма — яки бит. Бит исемнәре төрле мохитләргә керә. Мәсәлән, бар мәкаләләр төп исемнәр мохитенә (шулай ук «мәкаләләр мохите» дигән термин белән билгеләнә ала) карасалар, киресе дөрес булмас. Юнәлтүләр һәм күп мәгънәле мәкаләләр шулай ук төп исемнәр мохитендә булса да, гадәттә мәкаләләр рәтенә керми.
Википедия кагыйдәләре күзлегеннән, мәкалә төпчекләре мәкаләнең аерым бер хәлен аңлатучы вәзгыять. Төпчек термины объектның табигатен түгел, аның бүгенге сыйфат дәрәҗәсен тасвирлый.
Мәгънәләр битләре берәр терминның берничә төрле мәгънәсен тасвирлый, юнәлтүләр битләрендә исә укырлык текст бөтенләй юк. Боларның берсе дә мәкалә билгеләмәсенә туры килми.
Танышу өчен киңәш ителгән мәкаләләрдә гадәттә ап-ачык кимчелекләр булмаска тиеш. Кимчелекләрне белдерү өчен Википедиядә мәкаләләрне Википедия эшләре эчке хезмәт төркеменең аст-төркемнәренә кертүче махсус кисәтү калыплар кулланыла, мәсьәлән:
Кызганычка каршы, бар кимчелекләр бәйле калыплар белән билгеләнмәгән — ярдәм итәргә әзер булсагыз, сезгә рәхмәт укырбыз.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Википедия:Мәкалә, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.