Татар Википедиясе: Википедиянең татар телендәге бүлеге

Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге.

Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла. Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse
Татар Википедиясе: Статус, Бүләкләр, Статистика
URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Татар Википедиясе: Статус, Бүләкләр, Статистика Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 501 142
Битләр саны 786 937
Үзгәртүләр саны 4 138 210
Теркәлгән кулланучылар 51 191
Актив кулланучылар 83
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 1.7
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit

Статус

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLAT

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә.
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында.

Статистика

Татар Википедиясе: Статус, Бүләкләр, Статистика 
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 501 142 мәкалә бар, 6657 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 605 909 2 961 209 40 452 32 483 696 1 580 262 3142 20 165.8
2 tt Татар 2003 501 142 786 937 6657 4 138 210 51 191 83 6 1.7
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 496 577 352 337 1 558 606 49 436 98 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 259 505 978 336 3297 4 253 562 130 439 811 16 33.4
5 kk Казакъ 2002 236 535 632 795 11 105 3 312 436 155 753 440 16 14.7
6 az Азәрбайҗан 2004 199 433 562 951 16 979 7 574 048 289 798 636 14 44.7
7 ky Кыргыз 2002 79 194 110 204 2681 472 308 40 133 98 2 0.7
8 ba Башкорт 2005 63 591 182 471 1505 1 271 167 41 189 74 5 24.3
9 cv Чуваш 2004 52 786 110 838 537 820 667 35 188 43 2 9
10 crh Кырым-татар 2008 28 026 51 528 0 217 177 26 738 42 2 3
11 sah Саха 2008 17 417 51 931 1765 405 724 25 383 31 3 30.7
12 tk Төрекмән 2004 6847 16 650 340 251 707 28 867 33 3 31
13 ug Уйгур 2012 5985 15 621 0 158 805 22 415 29 1 26.4
14 gag Гагауз 2010 2803 6647 0 69 368 14 571 16 1 19.6
15 krc Карачай-балкар 2010 2091 14 432 0 109 200 10 681 12 1 263.6
16 kaa Каракалпак 2006 4698 14 501 23 77 835 12 400 49 4 23.4
17 tyv Тыва 2013 3520 12 703 0 47 474 9437 22 1 25.4
18 alt Алтай 2021 1095 6176 0 46 402 2976 14 4 161.8


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар

Татар Википедиясе: Статус, Бүләкләр, Статистика 
Tatar.info проектының эмблемасы
  • Татар Википедиясе исемен башка проект та йөрткән. 2008 елда ачылган Tatar.info —«Татар тормышының көзгесе» (рус. Tatar.info —«Зеркало татарской жизни») проекты шулай ук wiki технологиясе буенча эшләгән һәм массакүләм мәгълүмат чараларында «Татар Википедиясе» (рус. Татарская Википедия) дип йөртелгән. Ул энциклопедиядәге мәкаләләр татар халкына бәйле темаларга гына язылган. Теркәлгән һәркем мәкаләләрне үзгәртә алган. Хәзерге вакытта проект эшләми.
  • Татар Википедиясенә керүче халыкның (август 2016) 34.3% АКШтан, 22.2% Франциядән, 18.0% гына Россиядән, 11.6% Алманиядән, 10.5% Канададан, калган 3.4 % башка илләрдән , үзгәртүләр кертүгә килгәндә — 86.3% Россия, 4.0% Украинадан ясала.
  • Татар Википедиясенең беренче идарәчесе (User:Untifler) шулай ук Чуаш һәм Башкорт Википедияләре ачуында да актив катнаша һәм аларда да беренче идарәче була.

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз


Тышкы сылтамалар

Tags:

Татар Википедиясе СтатусТатар Википедиясе БүләкләрТатар Википедиясе СтатистикаТатар Википедиясе Кызыклы фактларТатар Википедиясе ИскәрмәләрТатар Википедиясе Шулай ук карагызТатар Википедиясе Тышкы сылтамаларТатар Википедиясе15 сентябрь2003 елBaş bitВикипедияДәүләтТатар телеТатар теленең латин әлифбасыТатар әлифбасыТатарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану кануныТелТөрек ВикипедиясеТөрки телләрЭтнос

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

3 августRedyard KiplingRey BredberiВольтЙолдызча зурлыкИдел буе БолгарыАйти (префектура)Авыл хуҗалыгыЭджворт (Пенсильвания)АрышАкан телеРоберт Вудро ВилсонВладимир НабоковBötendönya kileşterelgän waqıtıIBMРоссия ФедерациясеИлдус ГабдрахмановКосово ҖөмһүриятеСицилияКөньяк АмерикаИделМонотеизмBaş bitЭйвинд ЙонсонТабышмакЕвропаКешенең җенси системасыҺиндстан тарихыЛениза ВәлиеваМесопотамияВикипедияМарат ЯруллинИкенче бөтендөнья сугышыБоксКызыл армияВладимир ЛенинГали РәхимТиреХакка телеТатар халкының милли бәйрәмнәреШахмат1903 елАлынмаИрләр җенес әгъзасыВинарис ИльегетМуса ҖәлилФәлистыйнЗәңгәр төсКүзаллауҺерберт УэллсПакистан Ислам ҖөмһүриятеДжозеф БайденЯктылыкКислородКошларНефтьFridrix I Barbarossa4 августШиһабетдин МәрҗаниЧелтәркатлауның үзәк артериясе томалануRAD51C1997 елЭмма ВиклундГерманияТокиоТәрҗемәГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясеАйгөл Әхмәтгалиева🡆 More