Пневмония: үпкә авыруы

Пневмония (гр.

pneumon — үпкәләр), үпкә ялкынсынуы, эчке альвеоляр экссудация белән барган үпкәнең респиратор бүлекләренең чыганак урыны зарарлануы белән сыйфатланган авырулар төркеме.

Пневмония
Сурәт
Саклык белгечлеге пульмонология[d] һәм инфектология[d]
Симптомнар ютәл, Тахипноэ[d], бизгәк[d], тын кысылу[d], кан какыру[d], Гырлау һәм озноб[d]
Диагностика юллары Рентгенография грудной клетки[d], CT һәм sputum culture[d]
Дәвалау юллары дару
Дәвалануда кулланыла торган дару антибиотиклар, вирусларга каршы дарулар[d], оксигенотерапия[d], Тобрамицин[d], albuterol / ipratropium[d], sulfamethoxazole / trimethoprim[d], tigecycline[d], Доксициклин[d], Вориконазол[d], meropenem trihydrate[d], Тиотропия бромид[d], Ципрофлоксацин[d], Азитромицин[d], budesonide/formoterol[d], Моксифлоксацин[d], цефтриаксон[d], Линезолид[d], Кларитромицин[d], levofloxacin hemihydrate[d], метронидазол[d], сальбутамол[d], Цефепим[d], Цефуроксим[d], Ванкомицин[d], Азитромицин[d], dicloxacillin sodium[d], tosufloxacin[d] һәм Цефепим[d]
Риск факторы тарту[d], Муковисцидоз[d], үпкәләрнең озакка сузылган обструктив авыруы, быранхиял асмы, шикәр авыруы һәм йөрәк җитешсезлеге
ICD-9-CM 483.8, 486, 484.8 һәм 483
ICPC 2 идентификаторы R81
NCI Thesaurus идентификаторы C3333
Пневмония: Кеше пневмониясе, Яңа туган балаларда пневмония., Хайваннар пневмониясе Пневмония Викиҗыентыкта

Кеше пневмониясе

Этиологиясенә бәйле бактериаль, вируслы, микоплазмалы һ.б. пневмония; катнаш (вируслы бактериаль), аллергик, физик химик факторлар белән билгеләнгән (травмадан соңгы, аспирацион, операциядән соңгы һ.б.); барлыкка килгән урыны буенча — хастаханәдән тыш (амбулатор) һәм нозокомиаль (госпитальдә); үсеш механизмы буенча — беренчел (бронхоген) һәм икенчел (инфекция тудырган кан йәки лимфа аша таралганда) һ.б.; педиатриядә кискен һәм хроник пневмония аерыла. Үсешенә булышлык итүче факторлар: иммунитет какшавы, салкын тию, тәмәке тарту, стресс һ.б. Төп билгеләре: температура күтәрелү, төчкерү, тын кысылу. Диагностика өчен клиник, инструменталь (рентгенологик, ультратавыш, радиоизотоплы һ.б.) һәм лаб. (микроскопик, бактериологик һәм серологик) тикшерү мәгълүматлары кулланыла. Дәвалау: медикаментоз (антибактериаль, дезинтоксикацион, ялкынсынуга каршы, бронхолитик, какырткыч, иммуномодульләүче препаратлар), физиотерапевтик һ.б., шифаханә-курорт учреждениеләрендә реабилитацияләнү. Ихтимал булган өзлегүләр (осложнение): кискен тын алу җитешмәүчәнлеге, инфекцион токсик шок, сепсис, үпкә тукымасы деструкциясе һ.б.

Яңа туган балаларда пневмония.

Күп очракта пневмония белән авырып китүгә бала тудырган вакытта барлыкка килгән катлауланулар: асфикция, бала тапкандагы травма һ.б. сәбәпче булып тора. Бу вакытта баланың үпкә тукымаларында үзгәрешләр барлыкка килә: үпкә тукымаларына кан саву, үпкәнең кайбер участоклары шешенү һәм ателектаз (альвеолаларның куышлыгы бетү) шундыйларга керә. Мондый тайпылышлар булганда, үпкә тукымасы бик тиз инфекциягә бирешә. Шулай ук әйләнә-тирә шартларының начарлыгы (тыгызлык, саф һава җитмәү, торакта түбән температура) һәм санитария-гигиена норма­ ларын бозу авыруга сәбәпче булып тора.

Пневмония белән ешрак ателектазлары булган, вакытыннан алда туган, җитлекмәгән нәни балалар авырый. Пневмонияне төрле бактерияләр: стафилококклар, стрептококклар, пневмококклар, эчәк таякчыклары һ.б. китереп чыгара.

Авыруның клиникасы үзенә күрә бертөрле. Башта сабыйның гомуми халәте үзгәрә, аны хәлсезлек борчый. Ул имүдән баш тарта. Ашаганын кикереп чыгара, коса. Тиренең төсе үзгәрә, асфикция өянәкләре булып

"ала. Йөткерү күп вакытта булмаска да мөмкин. Температурасы югары ' күтәрелми. Соңрак борын читләрен селкетеп авыр сулавы, тын кысылуы , сизелә. Баланың йөзе күгелҗем төс ала, асфикция өянәге ешая. Канда лейкоцитоз арта, СОЭ аз гына күтәрелә. Клиник картинасы буенча нәни балаларда интерстициаль, стафилококклы, аспирацияле пневмонияләр ? күзәтелергә мөмкин. Мондый пневмонияләрнең барлыкка килү сәбәпләре дә төрлечә була.

Хайваннар пневмониясе

Этиологиясе буенча специфик (инфекциядән килеп чыга; туберкулез, томау авыруы һ.б. булганда) һәм специфик булмаган (шартлы авыру тудыргыч микроорганизмнар тудыра) пневмония аерыла. Булышлык итүче факторлар: терлекләр тотуның санитария гигиена нормалары бозылганда организмның саклану үзенчәлекләре кимү (үтәдән үтә ел, суык, дымлы булу һ.б.), хайваннарны дөрес файдаланмау (артык эшләтү һ.б.). Яшь терлекләр тизрәк бирешә. Диагностика өчен клиник, лаборатор, рентгенологик, патоморфологик һәм башка тикшерү мәгълүматләре кулланыла. Дәвалау: медикаментоз (бактерияләргә каршы, бронхолитик, иммуномодульләүче һ.б. чаралар, новокаин блокадасы), физиотерапия һ.б. Өзлегүләр: плеврит, йөрәк җитешмәүчәнлеге һ.б. Профилактика: мал тотканда нормаль шартлар булдыру, авыл хуҗалыгы малларын яхшы азык белән ашату һ.б.

Искәрмәләр

  • 2,0 2,1 https://www.malacards.org/card/pneumonia
  • 3,0 3,1 Disease Ontology — 2016.
  • Lim W. S., Baudouin S. V., George R. C. et al. BTS guidelines for the management of community acquired pneumonia in adults: update 2009 // ThoraxBMJ, 2009. — ISSN 0040-6376; 1468-3296doi:10.1136/THX.2009.121434PMID:19783532
  • 5,00 5,01 5,02 5,03 5,04 5,05 5,06 5,07 5,08 5,09 5,10 5,11 5,12 5,13 5,14 5,15 5,16 5,17 5,18 5,19 5,20 Drug Indications Extracted from FAERSdoi:10.5281/ZENODO.1435999
  • Inxight: Drugs Database
  • Inxight: Drugs Database
  • Inxight: Drugs Database
  • Inxight: Drugs Database
  • (unspecified title)PMID:24853638
  • 11,0 11,1 11,2 11,3 Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.
  • Чыганаклар

    Tags:

    Пневмония Кеше пневмониясеПневмония Яңа туган балаларда пневмония.Пневмония Хайваннар пневмониясеПневмония ИскәрмәләрПневмония ЧыганакларПневмонияҮпкә

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    JavaҖир көнеКислород27 июльДөбәйЛендовер (Мэриленд)ТонгаТомас ДжефферсонСайтЭстония гражданнары булмаганнарЛатин телеХатыйп МиңнегуловÄli XameneiМесопотамияЧелтәркатлауның үзәк артериясе томалануГарәп телеСабан туеРоссияХакка телеДжозеф БайденҖәйге Олимпия уеннары 1920Викимедиа ФондыДөньяИкенче бөтендөнья сугышыЖасмин (җырчы)ISO 3166-1Eva Elfie1724 елЭйфель манарасыТатар телеГабдулла Тукай биографиясеҺерберт УэллсЛениза Вәлиева1937 елГвинеяКөт (шәһәр)Исис (ай кратеры)Жаң-Клод Юңкер1966 елФинляндияШәмсия ҖиһангироваЛеопольда ДосталоваGNG2НишапурШәүкәт ГалиевТатарстан гербыБодай3 август1903 елКөньяк Осетия1529 елИзге АнаРус телеЗәңгәр шәл (спектакль)МәскәүОлимпия уеннарыШвецияRedyard KiplingRey Bredberi1997 елӘбри ХәбриевЕвропаДоминикан Җөмһүрияте гимныТатар халкының милли бәйрәмнәреКарсылу һәм җиде кәрлә (мультфильм)Беренче май (бәйрәм)1912 елКытай Җөмһүрияте🡆 More