Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы (үзб.
Төркистан АССР, Бохара Халык Совет Республикасы һәм Харәзем Халык Совет Республикасы территорияләренең нигездә үзбәкләр һәм каракалпаклар яши торган өлешләрендә барлыкка килгән.
Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы үзб. Ўзбекистон Совет Социалистик Республикаси, Oʻzbekiston Sovet Sotsialistik Respublikasi рус. Узбекская Советская Социалистическая Республика | |||||||||
| |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| |||||||||
Шигарь «Бутун дунё пролетарлари, бирлашингиз!» | |||||||||
Гимн Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы гимны | |||||||||
Башкала | Ташкәнт | ||||||||
Акча берәмлеге | ССРБ сумы | ||||||||
Мәйдан | 447,4 мең км² | ||||||||
Халык | 19 905 156 кеше (1989) | ||||||||
Идарә итү төре | Совет республикасы | ||||||||
Башкаласы Ташкәнт шәһәрендә урнашкан.
Урта Азиядә милли-хөдүди чикләндерү үткәрү нәтиҗәсендә Төркистан АССР юкка чыгарылган, аның хөдүде ҮзССР, Төрекмәнстан ССР, Таҗикстан АССР (ҮзССР тәкибендә, 1929 елдан Таҗикстан ССР), шулай ук, Кара-кыргыз (Кыргызстан) мөхтәр өлкәсе (РСФСР составында; Кыргызстан ССР), Каракалпак мөхтәр өлкәсе (Казакстан АССР составында; соңрак Каракалпакстан АССР, 1936 елдан ҮзССР составында) составына кертелгән. Гомумүзбәк шураларының Бохарада булган 1 нче корылтаенда (1925 елның феврале) «Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасын оештыру турында декларация» кабул ителгән. Корылтайда республиканың югары органнары: ҮзССР ҮБК һәм ҮзССР ХКШ-ы төзелгән. Административ ягыннан ҮзССР 1925 елда сигез өлкә (Сәмәрканд, Ташкәнт, Фәрганә, Хуҗант, Зәрәфшан, Сөрхандәрья, Кашкадәрья, Харәзем) һәм Таҗикстан АССР (1929 елгача ҮзССР составында булган), 22 өяз һәм 241 вулыска бүлнгән. 1926 елда административ-икътисади районлаштыру гамәлгә ашырылган.
1959 | 1970 | 1979 | 1989 |
---|---|---|---|
8 105 572 | 11 799 429 | 15 390 836 | 19 905 156 |
Милли состав (1989): үзбәкләр — 71,4 %, руслар — 8,3%, таҗиклар — 4,7 %, казакълар — 4,1 %, татарлар — 2,4 %, каракалпаклар — 2,1 %, кырым татарлары — 1,0 %.
1987 елда Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы эченә 12 өлкә, Ташкәнт шәһәре һәм Каракалпакстан АССР кергән.
Бу — мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.