Казакълар: күбесенчә Казакъстанда яшәүче төрки халык

Казаклар белән бутамагыз.

Казакълар
Үз аталышы

қазақтар

гомуми сан

16 000 000 (2021)

яшәү җире

Казакъстан: 13 029 227 (1.01.2021)
Кытай: 1 400 000 — 1 500 000
Үзбәкстан: 800 000 — 1 500 000
Россия: 654 000
Монголия: 150 000 Төрекмәнстан: 40 000 — 100 000
Кыргызстан: 40 000
Төркия: 40 000
Әфганстан: 40 000
Таҗикстан: 1000900
Иран: 20 000
Украина: Калып:Сан20000
Франция: 20 000
АКШ: 20 000

Алмания: 20 000
Теле

Казакъ теле

Дине

Ислам

Кардәш халыклары:

Төрки халыклар

Казакълар: Тарихы, Тел, ДНК генеалогиясе Казакълар Викиҗыентыкта

Казакълар (казахлар, әйтелеше: [къазакълар], tat.lat. Qazaqlar(үле сылтама), каз. қазақтар /qɑzɑqtɑr/; берлек сан: қазақ /qɑzɑq/) — күбесенчә Казакъстанда яшәүче төрки халык.

Элек казакъ милләте өч жүздән (йөздән) — Олы Йөз, Урта Йөз һәм Кече Йөздан гыйбарәт булган. Өч жөз Казакъ ханлыгы таркалганнан соң барлыкка килгән. Казакъ ханлыгы үзе Алтын Урда таркалганнан соң 1465 елда барлыкка килгән. Бу Алтын Урда өлешендә күчмә халыклар торганнар, шәһәрләр булмаган диярлек.

Тарихы

Казакълар: Тарихы, Тел, ДНК генеалогиясе 
Элекке казакъ милләте өч Йөз составы
     Кече Йөз      Урта Йөз      Олы Йөз
Казакълар: Тарихы, Тел, ДНК генеалогиясе 
Сырдәрья өлкәсе казакълары, 1911 ел.

Казакълар бабалары — төрки-монгол кабиләләре: найманнар, кереитләр, аргыннар, киятләр, дулатлар, коныратлар, җалаирлар.

XIV гасыр азагында — XV гасыр башында Нугай Урдасы һәм Әбелхәер ханлыгы составына керә.

XV гасырның 2-нче яртысында Казакъ ханлыгына берләшә. Аның эчендә 3 күч кабилә берләшмәсе — Зур, Урта һәм Кече жүздән (каз. жүз, jüz, جٷز) барлыкка килә.

Кече Йөз Әстерхан татарлары белән чиктәш, Урта Йөз Себер татарлары һәм башкортларның көньяк — көнчыгыш һәм көньяк җирләре белән чиктәш була. Урыны белән казаклар җәйләгән җирләр Җаек елгасының урта агымына һәм аның кушылдыгы Иләк елгасының югары агымына барып җитә. Казаклар белән озак күрше булу көньяк-көнчыгыш башкортларның этник үсешенә йогынты ясаган. Бөрҗән, кыпчак, табын кабиләләре составында казаклар очраган «байулы» ыру атамалары бар.

Казакъларның Ырынбур губернасына күпләп күченүе XVIII гасыр азагында башлана. XIX гасыр башында Ырынбур губернасында казакълар саны 20 мең тәшкил итә. Җәйләүләре Иртеш, Ишем, Тубыл елгалары кадәр сузылып, Идел һәм Җаек елгалар арасындагы көтүлекләр өчен бәхәс һәм бәрелешләргә китергән. Башкортлар Казакъ йөзләре ханнарына барган Россия хөкүмәте илчелегендә катнаша, казакларга Россия багынлыгын кабул итүенә булышлык итә. Башкорт ихтилаллары чорында башкортлар Россия хөкүмәте гаскәрләреннән качып, казакларда яшеренгән.

XIX гасырда казакъларның җирдән файдалануы 1808 елдагы указы белән көйләнгән, аңа ярашлы казаклар салым түләүдән, йөкләмә үтәүдән 10 елга азат ителгән.

Тел

Телләр (казакъ теле) төрки телләрнең кыпчак төркеменә карый. Казакъ ханлыгы теле — Алтын Урданың дала теле булып санала, шуңа күрә татар теленә — Алтын Урданың шәһәр теленә якын, ләкин аермасы бар.

Мәсәлән:

Татарча Казакъча
Идән Еден
Ел Жыл
Ерак Жырақ
Якын Жақын
Йөз Жүз
Йөрәк Жүрек
Бүлмә Бөлме
Кош Кұс
Иртән Ертен
Ил Ел
Эшләде Істеді
Беренче Бірінші

Казакъ телендә ү, ө, ә, ң авазлары татар телендә кебек, қ, ғ татар авазларына къ (q), гъ (ğ), ұ — татарныкы о туры килә: Болгар (тат.) — Бұлғар (каз.) (язылышы төрле, әйтелеше бертигез — Bolğar).

ДНК генеалогиясе

Казакълар: Тарихы, Тел, ДНК генеалогиясе 
Казакъ, Алтай-Таван-Богд, Монголия.

Y-ДНК тикшеренүләре буенча казакълар һаплотөркемнәре:

  • С3 — 42 %,
  • R1a — 18 %,
  • G1 — 12 %,
  • R1b — 6 %,
  • N1 — 5 %,
  • J2 — 4,5 %,
  • O — 4,1 %,
  • D1 — 1 %,
  • J1 — 1 %,
  • Q1 — 2,3 %,
  • R2 — 1,4 %.


Мәдәнияте

Күчмә терлекчелек традицион шөгеле булган. Башлыча ат һәм сарык, берникадәр сыер малы, дөя үрчеткәннәр. Тире иләү, киез басу, чигү, бала сугу кебек кәсепләр үскән була.

Традицион тырмалары — авыл. Тирмә (төрки халыклардагы кебек киездән каршы, җыеп алынмалы агач каркаслы) төп торак булган. Агачтан һәм таштан, җирдән салынган өйләр дә билгеле.

Гади ирләр киеме — күлмәк, бишмәт, ыштан. Ирләр һәм хатын — кызларның төп кием йон һәм ефәк тукымадан тегелгән халат булган. Баш киеменнән түбәтәй, киез эшләпә (капкач), җәнлек тиресе куелган кышкы бүрек киң таралган. Гади хатын-кыз киеме киң күлмәк, җиңсез камзул һәм ыштаннан торган. Хатын-кыз күлмәк кирәк чигүле, ука, көмеш тәңкә белән бизәлгән постау яки бәрхет күкрәкчә йөрткән. Туй вакытында кәләш башына тәңкәләр, асыл ташлар һәм чулпылар белән бизәлгән биек түбәле, постау яки бәрхет калпак кигән, кияүгә чыккан хатыннар ситсадан, сирәк очракта ефәк, башын, күкрәген, аркасын каплап, бите ачык калдырылган ак башлык йөрткән. Кызларның кышкы баш киеме (бүрек, кама бүрек) җәнлек тиресе белән каелып, каурый, чулпылар белән бизәлгән. Көмеш һәм бакыр беләзек, балдак, йөзек, сырга, энҗе, мәрҗән, сәйлән муенсалар традицион бизәвечләр саналган. Чигүле, көмеш каптырмалы каеш ирләр һәм хатын-кыз киеменең мәҗбүри элементы булган.

Казакълар: Тарихы, Тел, ДНК генеалогиясе 
Бишбармак (каз. бешбармақ, бесбармақ, ет)

Казакларның традицион аш-суында ит азыклары киң таралган: бишбармак, токмач, пылау, казы. Сыер һәм сарык сөтеннән әйрән, катык, корт, сыр, бия сөтеннән кымыз әзерләгәннәр. Ашамлыклар татар-башкортныкына охшаш: бишбармак, шулпа, корт, казы, әйрән, кымыз, бавырсак, катык, сагыз.

Гадәттә, гаиләсе күп (10 һәм аннан да күбрәк) балалы. Гаилә димләү буенча барлыкка килгән, урлау йоласы да булган. Гаилә мөнәсәбәтләрендә левират, сорорат сакланган. Мөлкәтне варислыкка алганда минорат кагыйдәсе тотылган. Иң ачык йолалары туй үткәрү һәм бала туу (бишек туе) белән бәйле. Яз килүгә багышланган бәйрәмнәрнең берсе булып нәүрүз исәпләнә. Ураза гаете, Корбан гаете кебек дини бәйрәмнәрне билгеләгәннәр.

Музыка коралларыннан думбыра, чиртер, кылкубыз, быргы һәм сорнай киң таралган.

Галерея

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Tags:

Казакълар ТарихыКазакълар ТелКазакълар ДНК генеалогиясеКазакълар МәдәниятеКазакълар ГалереяКазакълар ИскәрмәләрКазакълар Шулай ук карагызКазакълар СылтамаларКазакъларКазаклар

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

1991 елРоман Абрамович24 ноябрьТөньяк Македония президентын сайлаулар (2019)Шәехзадә БабичTelegramӘхнәф ЗиякаевXXX гасыр (б. э. к.)ПсихологияКиньяруандаВикисүзлекАКШ КонгрессыӘл-ислах (газета)Ак чәчәкләрБәхрәйнМәчетбарБеренче бөтендөнья сугышыЖасмин (җырчы)Вольфганг Амадей МоцартГарәп телеХристианлыкСарман районыТатарстанОклахома (штат)114-нче мәктәп (Казан)УкраинаГизгечРәвеш (сүз төркеме)Zari ElmasänПортугалияХалыкара рус СоветыДацюань-Татар милли волостеВладимир Кулагин урамы (Казан)1966 елЧулпан ХаматоваМария ДомбровскаяПифагорTatar teleРобагыйТатарларБөек Ватан сугышыВәдүт МифтахСанлы объект таныклыгыСу анасыРунди (теле)2024 ел«Мин татарча сөйләшәм» акциясеЭнҗе МөэминоваКазакъстан2020-елларПрограммистлар көнеСаҗидә СөләймановаСарытауМалай архипелагы1914 ел1500 елЯкуб Зәнкиев1691 елБолгарияКазан (гаилә үзәге)1932 елЭстон телеОблигацияЗобаниТатар халык уеннарыЧернобыль һәлакәтеУтыр, утыр, МәликәБал кортыАляскаМөхәммәт пәйгамбәр🡆 More