Кыргызстан

Кыргызстан (кырг.

Кыргыз Республикасы), рәсми атамасы Кыргыз Республикасы – Урта Азияның төньяк-көнчыгышындагы, нигездә Тянь-Шаньның көнбатыш һәм үзәк өлешендә урнашкан дәүләт.

Кыргызстан
Кыргызстан
Кыргызстан
Илтамга
Шигарь Oasis on the Great Silk Road Edit this on Wikidata
Башкала Бишкәк
Халык саны 6 694 200 (2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1991 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+06:00
Рәсми тел рус теле, кыргыз теле
География
Мәйдан 199,951 км²
Координатлар 41°N 75°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Жогорку Кеңеш
Дәүләт башлыгы исеме Кыргызстан Республикасы Президенты
Дәүләт башлыгы Садыр Жапаров
Хөкүмәт башлыгы Акылбәк Жапаров
Икътисад
ТЭП 8741 миллион US$ (2021), 10 931 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге кыргыз сумы
Туу күрсәткече 3.2 (2014)
КПҮИ 0.692 (2021)
Яшәү озынлыгы 70.95122 ел (2016)
Джини коэффициенты 29 (2020)
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 220 вольт
Телефон коды +996
ISO 3166-1 коды KG
ХОК коды KGZ
Интернет домены .kg

Төньякта Казакстан, көнбатышта Үзбәкстан, көньяк-көнбатышта Таҗикстан, көньяк-көнчыгышта һәм көнчыгышта Кытай белән чиктәш.

Дәүләт төзелеше

  • Кыргызстан Җөмһүриятенең дәүләт төзелеше 2010 елның 27 июнендә кабул ителгән Конституция тарафыннан билгеләнә. Яңа Конституция Кыргызстанның дәүләт идарәсе рәвешен парламент җөмһүрияте буларак ачыклый. Парламент һәм премьер-министр Президентка караганда күбрәк хокукларга ия.
  • Җөмһүрият Парламенты – Жогорку Кеңеш – дәүләт сәясәтен ачыклау һәм бик мөһим мәсьәләләрне чишәргә сәләтле, бер палаталы һәм фирка исемлекләре буенча 5 елга сайланучы 120 депутаттан тора.
  • 2010 елның 10 октябрендә яңа сайлаулар үтте, анда 5 фирка керде, төп көчләр – Атайорт фиркасендә.
  • Президент бөтенхалык сайлауларында 6 еллык мөддәткә, кире сайлану хокукыннан башка сайлана. Киләсе президент сайлаулары 2012 елда, күчеш периоды президенты Роза Отунбаева 2011 елның 31 декабрендә хокуклары юкка чыккач, булачак.
  • Вакытыннан алда президент сайлаулар 2021 елның гыйнвар аена билгеләнгән.
  • Хөкүмәт башлыгы – премьер министр, аны парламент билгели.

Дәүләти бәйрәмнәр

22 маенда — Кыргызстан Хәрби көчләр көне.

Дәүләт гимны

Kyrgyz El gimny                                Кыргызстан һимны  

(беренче куплеты һәм аның тәрҗемәсе)

Ak möngülüü aska yoolor, talaalar,              Ак түбәле таулар, үзән-далалар

Elibizdiŋ zhany menen barabar,           Ватаныбыз җаны белән бәрабәр,

Sansyz kyldym Ala-Toosun mekendep,       Ала-Тауның итәгендә ил тотып,

Saktap kaldy bizdin ata-babalar!          Саклап калган аны ата-бабалар!

CHORUS:                                           КУШЫМТАСЫ:

Algalaí ber, kyrgyz el,                             Алга бар син, кыргыз иле,

Azattyktyŋ zholunda,                           Азат тормыш юлында,

Örkündöí ber, ösö ber,                         Иркенәя, үсә бир син,

Öz tagdyrdyŋ koluŋda!                        Тәкъдирең үз кулыңда!

Тулы тексты һәм тәрҗемәсе мәкаләсендә.

Кыргызстан 
"Бай кыргыз сунарчысы лачын белән". 1871 ел, Василий Верещагин.

Географик мәгълүмат

Кыргызстан 
Кыргыз Алатавы
Кыргызстан 
Тянь-Шаньда Горький пигы
Кыргызстан 
Соң-Күл янындагы көтүлек

Кыргызстанның диңгезгә чыгу юлы булмаган дәүләт.

Территориясенең дүрттән өченнән артык өлешен таулар алып тора. Биеклеге 7439 м булган Җиңү тау түбәсе – илнең иң биек ноктасы.

Кыргызстан Тянь-Шань һәм Памир тау системаларында урнашкан. Җөмһүриятнең барлык территориясе 500 мдан югарыракта урнашкан. Яртысыннан артыгы 1000 мдан 3000 мга кадәр биеклектә һәм якынча өчтән бере – 3000 – 4000 м биеклектә.

Төньяк-көнчыгышта ярларында күпсанлы ял итү урыннары һәм туристик базалары булган Ысык-Көл дип аталучы тау күле урнашкан.

Идарә төзелеше

Кыргызстанда 7 өлкә, 40 район, 22 шәһәр, 429 авыл җирлеге бар.

Чуй өлкәсе

  • Тукмак шәһәре — өлкә карамагындагы шәһәр
  • Галләмеддин районы (Лебединовка а.)
  • Җайыл районы (Кара-Балта ш.)
  • Кәмен районы (Кәмен ш.)
  • Москва районы (Беловодское а.)
  • Панфилов районы (Каенды ш.)
  • Сокулук районы (Сокулук а.)
  • Чуй районы (Тукмак ш.)
  • Эссек-Ата районы (Кант ш.)

Эссек-Күл өлкәсе

  • Каракул шәһәре — өлкә мәркәзе
  • Балыкчы шәһәре — өлкә карамагындагы шәһәр
  • Ак-Су районы (Ак-Су а.)
  • Туң районы (Боконбаево штп)
  • Җите-Угыз районы (Кызыл-Су а.)
  • Эссек-Күл районы (Чулпан-Ата ш.)
  • Төп районы (Төп а.)

Талас өлкәсе

  • Талас шәһәре — өлкә мәркәзе
  • Бакай-Ата районы (Бакай-Ата а.)
  • Талас районы (Манас а.)
  • Манас районы (Покровка а.)
  • Кара-Бура районы (Кызыл-Адыр а.)

Нарын өлкәсе

  • Нарын шәһәре — өлкә мәркәзе
  • Кучкар районы (Кучкар а.)
  • Нарын районы (Нарын ш.)
  • Ат-Башы районы (Ат-Башы а.)
  • Җомгал районы (Чаек а.)
  • Ак-Тала районы (Баетов а.)

Җәлал-Абад өлкәсе

  • Җәлал-Абад шәһәре — өлкә мәркәзе
  • Аксы районы (Кәрбән ш.)
  • Ала-Буга районы (с. Ала-Буга)
  • Базар-Курган районы (Базар-Курган а.)
  • Нәүкән районы (Массы а.)
  • Сузак районы (Сузак а.)
  • Чаткал районы (Каныш-Кыя а.)
  • Тугыз-Тора районы (с. Казарман а.)
  • Туктагол районы (Туктагол штп)

Ош өлкәсе

  • Ош шәһәре — өлкә мәркәзе
  • Алай районы (с. Гөлчә)
  • Араван районы (Араван а.)
  • Кара-Су районы (Кара-Су ш.)
  • Кара-Колҗа районы (Кара-Колҗа а.)
  • Нәүкат районы (Нәүкат ш.)
  • Үзгән районы (Үзгән ш.)
  • Чуң-Алай районы (Дароот Курган а.)

Баткән өлкәсе

  • Баткән шәһәре — өлкә мәркәзе
  • Кызыл-Кыя шәһәре — өлкә карамагындагы шәһәр
  • Баткән районы (Баткән ш.)
  • Ләйләк районы (Исфәнә ш.)
  • Кадәмҗай районы (Пульгон а.)

Сәяси партиялар

  • «Ак юл» (кырг. «Ак-Жол») – лидеры Курманбек Бакиев
  • «Кыргызстан Социал-Демократик партиясы» (КСДП) (кырг. «Кыргызстан Социал-Демократиялык Партиясы») – лидеры Алмазбек Атамбаев
  • «Ватан» (кырг. «Ата-Мекен») – лидеры Омурбек Текебаев
  • «Кыргызстан коммунистлар партиясы» (кырг. «Кыргызстан Коммунисттер Партиясы») – лидеры Исхак Масалиев
  • "Ак лачын" (кырг. «Ак-Шумкар») – лидеры Темир Сариев

Икътисад

Кыргызстан икътисадының өстенлеге – автоном авыл хуҗалыгында. Алтын һәм терекөмеш экспортка чыгарыла. Гидроэнергетик потенциалы бар.

Шулай ук проблемалары да бик күп: экономикасы Россиягә бик нык бәйле, хроник инфляция, СССРның соңгы елларында күзәтелгән икътисади төшү.

Халкы

Кыргызстан 
Кыргызстанның демографик кәкресе

Кыргызстанның халык саны – 5,3 млн кеше (2009 елның апреле). 1960нчы елларга кадәрге халык саны миграция һәм авылдагы кыргыз, үзбәкләрнең һәм башка Урта Азия халыкларының табигый үсеше хисабына булса, 1970нче еллардан соң азая төшкән табигый үсешне рус һәм рус телле халыкларның күчеп килүе алмаштыра.

Халыкның 66,9 % кыргызлар, 14,14% үзбәкләр һәм 10,65% руслар, 8,31% калган халыклар.

Мәдәният

Дин

Кыргызстанда тарафдарлары саны буенча иң зур дин (80,00%) — ислам. Христианнарга дин тотучыларның 16 % ы керә: руслар традицион рәвештә православие динен тота, алманнар католиклар һәм лютераннарга бүленә. Протестантлык хәрәкәтләре (баптистлар, иллеләр, адвентистлар) рус телле халыкны да, кыргызларны да үз эченә ала. Кыргызстанда шулай ук бәһаи, яһүдләр, буддачыларның аз санлы төркемнәре бар. Кришна Аңы Җәмгыяте әгъзалары булып төрле милләтләрдән якынча 300 кеше исәпләнә.

Искәрмәләр

Tags:

Кыргызстан Дәүләт төзелешеКыргызстан Дәүләт гимныКыргызстан Географик мәгълүматКыргызстан Идарә төзелешеКыргызстан Сәяси партияларКыргызстан ИкътисадКыргызстан ХалкыКыргызстан МәдәниятКыргызстан ИскәрмәләрКыргызстанКыргыз телеТянь-ШаньУрта Азия

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

1989 елАвгуст путчыДеттифоссГабделфәт СафинЧехия1912 елИдел буе БолгарыУкраин телеКаталан телеХалыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы1791 елPLEKHH2Герман ШтаудингерЗөһрә ШәрифуллинаNeft çitkä çığaruçı illär oyışmasıШигъриятРеннвиль (Сомма)Уфа дәүләт «Нур» татар театрыТехнологияССРБРенат ӘюповГермания Демократик РеспубликасыРадик ГалиәкбәровВольфрамАвыргазы районыОрлык чыгару24 мартЭстон ВикипедиясеВенесуэлаÄfğänstan suğışı (1979-1989)Бөек Ватан сугышыБерләшкән Гарәп ӘмирлекләреФранцуз ВикипедиясеФранц ШубертВикикитапИнсаф АбдуллинОптик нейропатияМузыкаОлег КинҗәгуловЧарльз ДарвинВолтем (Массачусетс)Электромагнит тәэсир итешүеXXVIII гасыр (б. э. к.)Брэдли КуперКорей ВикипедиясеБоготаБикә РәхимоваМөхәммәт пәйгамбәрКуликово сугышыAleksey NavalnıyРоссия ФедерациясеНугайларАбдулла АлишРуслан АбдулнасыровИльмира НәгыймоваПайнал (Аризона)Киев РусеАтопияле дерматитСан Вито-Черето (Маса-Карара)Владимир ПутинХалыкара театр көнеAPBB1Вакыт (газета)GNB3АлтатаВерту🡆 More