Казакъстан Җөмһүрияте (Казакъстан, шулай ук Казахстан, tat.lat.
Qazaqstan(үле сылтама),; каз. Qazaqstan Respublikasy, Қазақстан Республикасы; [qɑzɑqˈstɑn]) — күбесенчә Азиядә урнашкан дәүләт. Россия, Кытай, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан илләре белән чиктәш.
Байрак | |
Шигарь | El meu Kazakhstan |
---|---|
Башкала | Астана |
Халык саны | 19 002 586 (2021) |
Нигезләнгән | 1991 |
Сәгать кушагы | UTC+05:00 |
Кардәш шәһәрләр | Тойота |
Рәсми тел | казакъ теле, рус теле |
География | |
Мәйдан | 2,724,900 км² |
Координатлар | 48°N 68°E |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | Казакъстан парламенты |
Дәүләт башлыгы | Касыйм-Җумарт Тукаев |
Башлык исеме | Казакъстанның баш министры |
Хөкүмәт башлыгы | Әлихан Смаилов |
Икътисад | |
ТЭП | 197 112 миллион US$ (2021), 220 623 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Казакъстан тәңкәсе |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 4% (2014) |
Туу күрсәткече | 2.74 (2014) |
КПҮИ | 0.811 (2021) |
Яшәү озынлыгы | 72.3 ел (2016) |
Джини коэффициенты | 27.8 (2018) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Телефон коды | +7 |
ISO 3166-1 коды | KZ |
ХОК коды | KAZ |
Интернет домены | .kz |
1997 елда Казакъстан башкаласы илнең көньягында урнашылган Алматыдан, исемен Астанага үзгәртелгән, үзәгендәге Акмола шәһәренә күчте. Башкала күчерүенең сәбәпләре арасында киләчәктә Алматыда җир тетрәү көтелүе иде. Моннан тыш, Нурсолтанда күбрәк казакълар яшәсә, Алматыда исә русларның өлеше зур.
Казакъстан Хөкүмәтенең «Казакъстан Республикасы территориясендә вакытны исәпләү тәртибе турында»гы карарына ярашлы, 2024 елның 1 мартында 00:00 сәгатьтә бөтен ил территориясендә бердәм сәгать бүлгесе (UTC+5) билгеләнә. Ул Мәскәү вакытыннан 2 сәгатькә алдарак (МСК+2). Берничә шәһәрдә (шул исәптән башкала Астанада да) һәм 12 өлкәдә вакыт бер сәгатькә артка күчерелгән. Шуңа күрә хәзер республиканың көнбатышында урнашкан Җаекта да, көнчыгышында урнашкан Алматыда да вакыт — бер үк..
Казакъстан — Азия һәм Яypyпa чигендә урнашкан трансконтиненталь дәүләт; территориянең күпчелеге Азиядә урнашкан.
Казакъстанның территориясен күбесенчә чүлләр (36 %) һәм ярымчүлләр (18 %) били. Казакъстан территориясенең 35% өлешен далалар, 5,9 % — урманнар биләп тора.
Илнең үзәк районнарында Казакъ кечкенә таулар тезмәсе (Казахсᴋий мелкосопчник) урнашкан. Казакъстанның төньягын Көнбатыш Себер тигезлеге биләп тора.
Бу — география буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Казакъстан, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.