Көмеш

Көмеш (лат. Argentum, Ag) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 11 төркем элементы.

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
ПалладийКөмеш / Argentum (Ag) Кадмий
Атом номеры 47
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
107,8682 (2) а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы пм
Ион радиусы пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 10,49 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек Вт/(м·K)
Эрү температурасы K
Эрү җылылыгы 961,9 кДж/моль
Кайнау температурасы 2212 K
Парга әйләнү җылылыгы кДж/моль
Моляр күләм см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрлары Å
Дебай температурасы K

Тәртип номеры — 47. Көмеш гади матдә — соры-ак төстәге чүкүгә яраклы, сыгылмалы күчемле затлы металл.

Көмешнең гади матдәсе — соро-ак төстәге йомшак, дуктиль асыл металл. Кристалл рәшәткәсе — кырлары үзәкләштерелгән куб. Эрү температурасы — 962 °C, тыгызлыгы — 10,5 г/см².

Символы

Көмеш элементының символы — Ag (Аргентум дип укыла).

Тарихы

Көмеш кешелеккә борынгы заманнан бирле билгеле. Бу көмешнең табигатьтә алтын кебек саф хәлендә табылуы белән бәйле — аны мәгъдәннән эретеп алу таләп ителми. Бу сыйфаты төрле халыкларның мәдәни традицияләрендәге язмышын алдан билгели. Көмеш һәм аның кушылмалары урта гасырларда алхимиклар арасында ихтирам яулый. XIII гасыр уртасында көмештән савыт-саба эшли башлыйлар. Ассириядә һәм Вавилонда көмеш изге металл һәм ай символы булып саналган. Борынгы Грециядә көмеш Лаврий рудникларында табылган. X гасырта көмеш Гарцта, XII гасырта — Саксониядә, Рудный тауларында чыгарыла башлый, анда руда чыгару үзәге булып Фрайберг тора. Урта гасырларда Европада көмеш чыгаруның өченче үзәге — Түбәнге Венгрия (Словакия) була..

Физик үзенчәлекләре

Көмеш 
саф көмеш кисәге

Саф көмеш — ярыйсы ук авыр, (кургаштан җиңелрәк, ләкин бакырдан авыррак, тыгызлыгы — 10,5 г/см³), гадәттән тыш сыгылмалы көмеш-ак металл (яктылыкны чагылдыру коэффициенты 100 %-ка якын). Юка көмеш фольга үтүче яктылыкта миләүшә төсендә була. Вакыт үтү белән металл һавадагы күкертле водород белән реакцияга керә һәм сульфид япмасын барлыкка китереп, аның юка пленкасы металга үзенчәлекле алсу төс бирә һәм металл тоныклана. Металлар арасында иң югары җылы үткәрүчәнлеккә ия. Бөтен билгеле металлар арасында бүлмә температурасында иң югары электр үткәрүчәнлеккә ия (20 °C температурада чагыштырма электр каршылыгы 1,59×10−8 Ом·м). Чагыштырмача авыр эрүчән металл, эрү температурасы 962 °C.

Сәнәгатькә яраклы төрләре

Көмешле минералларның 50 төре билгеле, аларның 15—20 төре генә сәнәгать өчөн әһәмиятле, шул исәптән:

  • саф көмеш;
  • электрум (алтын-көмеш);
  • кюстелит (көмеш-алтын);
  • аргентит (көмеш-күкерт);
  • прустит (көмеш-мышьяк-күкерт);
  • бромаргерит (көмеш-бром);
  • кераргирит (көмеш-хлор);
  • пираргирит (көмөш-сөрмә-күкерт);
  • стефанит (көмеш-сөрмә-күкерт);
  • полибазит (көмеш-бакыр-сөрмә-күкерт);
  • фрейбергит (бакыр-күкерт-көмеш);
  • аргентоярозит (көмеш-тимер-күкерт);
  • дискразит (көмеш-сөрмә);
  • агвиларит (көмеш-селен-күкерт).

Дөньяда көмеш 505 мең. т (1986 ел) дип исәпләнә, расланганы — 360 мең. т.

Чыгару

Иң күп көмеш чыгара торган илләр (2015 ел, тонналарда): Мексика (5400), Кытай (4100), Перу (3800), Австралия (1700), Чили (1600), Россия (1500), Польша, Боливия (икесе дә — 1300).

Иң күп көмеш экспортлый торган илләр (млн $ларда): Мексика (2,33), Көньяк Корея (2,26), Кытай (1,86), Алмания (1,72), Бөекбритания (1,46), Швейцария, АКШ (икесе дә — 1,37), Япония (1,31), Канада (1,27). Иң күп көмеш импротлый торган илләр (млн $ларда): АКШ (4,71), Һиндстан (4,19), Бөекбритания (2,82), Япония (1,07).

Искәрмәләр

Чыганаклар

Tags:

Көмеш СимволыКөмеш ТарихыКөмеш Физик үзенчәлекләреКөмеш Сәнәгатькә яраклы төрләреКөмеш ЧыгаруКөмеш ИскәрмәләрКөмеш ЧыганакларКөмешЛатин телеМенделеевның периодик таблицасы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Александр ВизельРузия МотыйгуллинаРәшит ВаһаповКошларЧаллыҖөмһүриятЯпонияГармунСәламәтлекТатар милли киемнәреХатын-кыз күкрәгеИслам ФәләховМөхәммәтдин Әдһәмев1935 елBaş bitЭкотопИсем (сүз төркеме)Пётр СтаростинМөхәммәт пәйгамбәрBombağa totuçıРафаэль БилаловРоссия империясе2024 елФаил Камаев1970 елXXVII гасыр (б. э. к.)Yuriy ŞevçukТеатрМәкаль әйтешИммунологияШиркәтТатарстанБолгарданмы киләсез?23 апрельШәһәрСогуд Гарәбстанында исламТәкъвимMicrosoftВикисәфәрИскәндәр НасыйровДэниел Редклифф1 ноябрьАсаф ВәлиевКонкордия Гыйбадәтханәсе, АгриджентоСәйф СараиӨрәңгеӘдип МаликовМөдәррис ӘгъләмовРоботКесә персональ компьютерыФильмЭджворт (Пенсильвания)Баулы районыШәмси ЗакировСантана катхиабабаНәүрүзРинат ЗакировВила-секаФункция (математика)Бейсбол1857 елБабайВена шәһәреГарәпләр«Ватаным Татарстан» газетасы1989 елБулат Мусин (1994)🡆 More