Алабуга (лат. Perca) — бәләкәй елга балыгы.
Ауразия сулыкларында киң таралган. ТР территориясендә сусаклагыч, күлләр һәм елгаларда очрый.
Алабуга | |
Халыкара фәнни исем | Perca L., 1758 |
---|---|
Таксономик ранг | ыру |
Югарырак таксон | окуневые[d] |
Башлану вакыты | 3600 тысячелетие до н. э. |
Алабуга Викиҗыентыкта |
Озынлыгы 15-30 см, авырлыгы, гадәттә, 150-400г. Сусаклагычларда 50 см га кадәр озынлыктагы, 1 кг га кадәр авырлыктагы төрләре очрый. Гәүдәсе ян-яктан кысынкы. Анда җирән-сары яки яшькелтрәк төстәге 5-9 аркылы сызык аерылып тора. Cаңак каплавычлары нык чәнечкеле. Пар йөзгечләре һәм күзе кызыл төстә.
Ата балыкның җенси җитлегү чоры - 2, сирәгрәк - 3, ә ана балыкларныкы 3-6 яшьтә була. Уылдыгын язын берьюлы, куаклар тирәсенә чәчә, уылдык бөртекләре, ябышып, челтәр рәвешен ала. Үрчемлелеге - 10-200 мең уылдык бөртеге.
Яшь алабугалар - планктон, зурлары вак балык (чабак, җилем балык, өсләч) белән туклана.
Алабуга төрки халыкларда тотем балык, шул исәптән башкортларда, татарларда да алачыбар үгез яки сыер. Башкортларның ыру-кабилә этнонимында да очрый.
Алачыбар - Акбүзат белән бергә су төбеннән чыккан мал төсе. Легендаларга караганда, сәүбан артына борылып карагач, кире суга төшеп китүче, һәм анда балыкка әверелүче малларның бер төркеме кире балыкка әверелә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Алабуга (балык), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.