Фермий (лат. Fermium, Fm) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период элементы.
| ||||
---|---|---|---|---|
Атом номеры | 100 | |||
Матдәнең тышкы күренеше | ||||
Атомның үзлекләре | ||||
Атом массасы (моляр масса) | [257,0951] а. м. б. (г/моль) | |||
Атом радиусы | пм | |||
Ионлаштыру энергиясе (беренче электрон) | кДж/моль (эВ) | |||
Электрон конфигурациясе | ||||
Химик үзлекләре | ||||
Ковалент радиусы | пм | |||
Ион радиусы | пм | |||
Электр тискәрелеге (Полинг буенча) | ||||
Электрод потенциалы | ||||
Оксидлашу дәрәҗәсе | ||||
Матдәнең термодинамик үзлекләре | ||||
Тыгызлык | г/см³ | |||
Моляр җылы сыешлыгы | Дж/(K·моль) | |||
Җылы үткәрүчелек | Вт/(м·K) | |||
Эрү температурасы | K | |||
Эрү җылылыгы | кДж/моль | |||
Кайнау температурасы | K | |||
Парга әйләнү җылылыгы | кДж/моль | |||
Моляр күләм | см³/моль | |||
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе | ||||
Рәшәткә төзелеше | ||||
Рәшәткә параметрлары | Å | |||
Дебай температурасы | K |
Тәртип номеры - 100. Радиоактив трансуран, актиноидлар төркеменә карый. Плутонийдан авыррак башка элементлар кебек, табигатьтә табылмый, бөтен билгеле изотоплары ясалма юл белән алынган.
Фермий элементының символы — Fm (Фермий дип укыла).
Бу трансуран элемент 1953 елда көтмәгәндә диярлек ачылган. 1952 елның ноябрендә Тын океан утрауларының берсендә АКШ галимнәре зур масштаблы термотөш шартлатуы («Майк» операциясе) үткәрәләр. Бу шартлау продуктларының кайсыберләре шартлау болыты аша очучы пилотсыз очкычларга куелган кәгазь фильтрлар белән тотыла, калган өлеше шартлау урыны янындагы чокырга төшә. Ике продукт та АКШ-ының берничә лабораториясендә анализланган. Чокырда бик югары молекуляр массадагы уран атомнары табыла, чөнки уран шартлау вакытында шунда ук 17 нейтронга кадәр эләктереп ала.
Эниветок атоллында үткәрелгән беренче термотөш шартлавыннан соң калган тузаннан беренче тапкыр фермийны 1952 елның азагында америкалы А. Гиорсо һәм Лос-Аламо лабораториясенең башка галимнәре аерып алган 255Fm изотобы рәвешендә алынган.
Исеме Италия-Америка физигы Энрико Ферми хөрмәтенә бирелгән.
Фермийны циклотронда алу барышында торий, уран яки плутоний ионнары максатларын неон, кислород яки углерод ионнары белән нурландырып алалар. Фермий алуның икенче ысулы булып атом реакторында плутоний, кюрий яки калифорний изотоплары катнашмасы нейтроннары белән нурландыру тора. Иң зур күләмнәрдә, елына 109 атом, 257Fm изотобы җитештерәләр. Бөтен билгеле фермий изотоплары радиоактив агулы.
Fm атомнарынан максатлар атом физикасында авыррак элементлар алу өчен кулланыла.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Фермий, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.