Неон

Неон (лат. Neon, Ne) — Менделеевның периодик таблицасының 2 период, 18 төркем элементы.

ФторНеон / Neon (Ne) Натрий
Атом номеры 10
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
20,1797 (6) а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы пм
Ион радиусы пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 0,84 г/л г/см³
Моляр җылы сыешлыгы Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек Вт/(м·K)
Эрү температурасы K
Эрү җылылыгы -248,7 кДж/моль
Кайнау температурасы -246,1 K
Парга әйләнү җылылыгы кДж/моль
Моляр күләм см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрлары Å
Дебай температурасы K

Тәртип номеры - 10. Асыл газ.

Символы

Неон элементының символы — Ne (Неон тип укыла).

Тарихы

Таралуы буенча Галәмдә водород, гелий, кислород һәм углеродтан кала бишенче элемент булып тора. Инерт, бер атомлы төсе һәм исе булмаган асыл газ. 1898 елда һавадан сыек водород, кислород, аргон һәм углекислый газ чыгарган вакытта ачыкланган.

Неон 1898 елның июнендә инглиз химиклары Уильям Рамзай һәм Морис Траверс тарафынан табылган. Алар кислород, азот, аргон һәм һаваның авыр компонентларын сыегайтканнан соң инерт газ торып калуы ачыклый. 1910 елның декабрендә француз уйлап табучысы Жорж Клод неон тутырып газлы лампа булдыра.

Этимологиясе

Атамасы грекча neon — яңа дип тәржемә ителә.

Элементка Рамзайзың унөч яшлек улы Вилли исем биргән дигән риваять бар, ул атасына лат. novum (яңа) дигән исем бирергә тәкъдим иткән. Атасына бу фикер охшый, тик ул грек синонимына ярашлы neon исеме матуррак яңгыраячак дип санап, шуны калдыра.

Таралуы

Җиһанда

Дөнья материясында неон тигез бүленмәгән, әмма Галәмдә таралуы буенча ул бөтен элементлар арасында бишенче урында тора — массасы буенча 0,13 %-ка якын. Кояшта һәм башка кызу йолдызларда, газ томаннарында, кояш системасында булган гигант планеталар: Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун атмосфераларында зур концентрация күзәтелә. Күп кенә йолдызлар атмосферасында неон водород һәм гелийдан соң өченче урынны били

Җир кабыгында

Икенче чор бөтен тотрыклы элементлардан неон — Җирдә иң әз таралганы. 18-енче төркем чикләрендә Җир кабыгы тәшкилатында аргон һәм гелийдан кала өченче урынны били. Кайсыбер газ томанлыкларында һәм йолдызларда неон җирдәгедән күп тапкырга артыгырак.

Неон лампалар маякларда һәм аэродромнарда сигналлар өчен кулланыла, чөнки аларның кызыл төсен томан һәм караңгылык бик каплый алмый.

Куллану

Неон 
«Неон» вывеска

Сыек неонны криоген корылмаларда суытучы сыйфатында файдаланалар. Элегрәк неон сәнәгатьтә инерт мохит буларак кулланылган, ләкин хәзер арзанрак аргон белән алыштырылган. Неонны газ лампаларында, радио җиһазларындагы сигнал лампаларында, фотоэлементларда һәм турайткычларда кулланыла. Неон һәм гелий катнашмасы газ лазерларында (гелий-неон лазеры) эшче мохит буларак кулланыла.

Әдәбият

  • Неон// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 17-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Неон СимволыНеон ТарихыНеон ТаралуыНеон ӘдәбиятНеон ЧыганакларНеон СылтамаларНеон ИскәрмәләрНеонЛатин телеМенделеевның периодик таблицасы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

3 июльМанхэттэнYouTubeҺанс Христиан АндерсенТатар хатын-кызларының милли бизәнү әйберләреӘбүзәр ГаяновВикикитапКоморники (гмина Коморники)КантаксантинArkaГакыйдәФаил КамаевЗәки ЗәйнуллинХатыйп МиңнегуловФәлистыйнИлдар ЮзеевЭвальд ГерингХакка телеҖәүдәт ХантимеровТатнефть-АренаBaş bitМексика114-нче мәктәп (Казан)Владимир НабоковГеографияҺуннарКошларИнфракызыл нурланыш20 июньСөннәтче бабайСергей Антипов (1949)Enriko FermiӘхмәтовРезеда ӘхияроваАмерика Кушма ШтатларыISO 3166-1Гамбия1999 елXäsän Ruxani1979 елИлдар Сибгатуллин48-нче мәктәпТатар халык уеннарыЖанрМальтаНью-ЙоркXizbullahXXVIII гасыр (б. э. к.)Имам1978 елның 31 августы вакыйгасыКазанМэрРоссия Совет Федератив Социалистик Республикасы21 апрельMayk PensЭмма ВиклундЭйфель манарасы1991 елСазтамак (платформа)Андрей ҺилалетдиновРөстәм ҮтәмишевЛеопольда ДосталоваРоберт МиңнуллинRusiäneñ Qara diñgez flotıУмырзаяEmmanuel Makron26 июнь🡆 More