Рутений (лат. Ruthenium) – периодик системаның 8 группа химик элементы.
Атом номеры – 44, атом массасы – 101,07. Платиналы металларга карый.
Рутений | |
Масса | 101,07 ± 0,02 м.а.б. |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | Рутения[d] |
Ачучы яки уйлап табучы | Карл Клаус |
Ачыш датасы | 1844 |
Ачыш ясалган урын | Казан университетының химия тәҗрибәханәсе бинасы |
Илиминт симвылы | Ru |
Химик фурмула | Ru |
SMILES фурмуласы | [Ru] |
Атым саны | 44 |
Электронная конфигурация | [Kr] 4d⁷ 5s¹ |
Иликтер кирелеге | 2,2 |
Ионный радиус | 0,68 ангстрем, 0,62 ангстрем, 0,57 ангстрем, 0,38 ангстрем һәм 0,36 ангстрем |
Әчеләнү дәрәҗәсе | 3 һәм 4 |
Рутений Викиҗыентыкта |
К.К.Клаус тарафыннан 1844 елда Казан университетында ачыла, Россиядә ачылган бердәнбер химик элемент. Шул ук елда яңа элемент турында «Казан университетының гыйльми язмаларында» «Урал платина рудасы һәм рутений металлы калдыкларын химик тикшерү» дигән зур мәкалә бастыра. Яңа элементны ачу, аны алу ысулы һәм үзлекләре турында Клаус 1844 елның 13 сентябрендә Петербург Фәннәр академиясе утырышында укыган немец телендә Г. И. Гесска язган хатында Академия бюллетенендә һәм рус теленә тәрҗемә ителгән «Тау журналы»нда басылып чыга. Клаус Урал платина рудасыннан чиста килеш рутений бүлеп чыгара һәм рутений триадалары — родий — палладий һәм осмий — платина арасындагы охшашлыкны күрсәтә.
Элементны беренче ачучы К.К.Клаус рутенийны Россия хөрмәтенә рутений дип атый (Ruthenia — Русьның латинча атамасы). «Рутений» атамасы 1828 елда, ялгышып, яңа элемент дип уйлаган элемент өчен Г. В. Озанном тарафыннан тәкъдим ителә, әмма яңа элемент ачылмый. 1844 елда чыннан да Казан химия мәктәбендә ачылган яңа элементка Клаус шушы исемне бирә..
Рутений платина һәм платина металлларын эшкәртүдән "калдык" булып алына.
Плутоний, уран, торий кебек бүленүче төш материалларынан алу — рутений җитештерүнең мөһим чыганагы. 1 тонна кулланылган төш ягулык материаллары калдыгыннан 260 грамм рутений алына. Молибденны нейтрон нурланышына тотып, Технеций-99 элементыннан рутений җитештерү технологиясе эшләнде..
Табигый рутений җиде тотрыклы изотоплардан тора:
96Ru (5,7 % по массе), 98Ru (2,2 %), 99Ru (12,8 %), 100Ru (12,7 %), 101Ru (13 %), 102Ru (31,3 %) и 104Ru (18,3 %).
Каты эрүчәнлек буенча (Тпл= 2334 °C) рутений берничә элементтан гына калыша — рений, осмий, молибден, иридий, вольфрам, тантал һәм ниобийдан.
Рутений — шактый инертлы металл.
Рутений кислоталарда һәм патша аракысында эреми (HCl һәм HNO3 катнашмасы). Шул ук вакытта рутений хлор белән 400 °C тан югарырак температурада реакциягә керә (RuCl3 барлыкка килә) һәм эреткәндә селте һәм нитрат катнашмасы белән реакцияга керә (Na2RuO4 рутенатлары барлыкка килә).
Рутений төрле оксидлашу дәрәҗәсенә туры килә торган кушылмалар барлыкка китеререгә сәләтле:
Рутений кушылмалары шулай ук нитрозтоташтыруларның киң спектры — бу кушылмалар RuNO төркемен үз эченә алга. Бу комплекслы кушылмалар, бигрәк тә, нитрозонитроаминнар (мәсәлән, [RuNO(NO2)2(NH3)2OH]) һәм нитрозонитрокомплексы (бигрәк тә [RuNO(NO2)4OH]2− аноинннары) (сары-кызгылт) югары тотрыклылыгы һәм кинетик инертлылыгы белән аерылып тора. Рутений тетраоксиды (Ru+VIIIO4) үзлекләре белән осмий тетраоксидына ошаш.
Рутений күп кенә металл органик кушылмаларын барлыкка китерә һәм химик реакцияләрдә актив катализатор булып тора.
Рутений микроэлементом булып тора. Ул тере организм составында табылган платина металларынан бердәнбере (кайбер мәгълүматлар буенча платина да табыла). Рутений нигездә, мускул тукымасында туплана. Рутенийның югары оксиды агулы һәм, көчле окислитель булып тора, окислитель буларак янгын куркынычы булган материаллар өчен куркыныч.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Рутений, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.