Иод

Иод ( лат.

TeИо́д / Iodum (I)Xe
Атом номеры 53
Матдәнең тышкы күренеше Иод
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
126,90447 а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы 0,136 пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
1 008,3 (10,45) кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе [Kr] 4d10 5s2 5p5
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы 133 пм
Ион радиусы (+7e) 50 (-1e) 220 пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
2,66
Электрод потенциалы 0
Оксидлашу дәрәҗәсе 7, 5, 3, 1, -1
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 4,93 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы 54,440,45) Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек 386,7 Вт/(м·K)
Эрү температурасы 15,52 (I—I) K
Эрү җылылыгы 457,5 кДж/моль
Кайнау температурасы 41,95 (I—I) K
Парга әйләнү җылылыгы 25,7 кДж/моль
Моляр күләм орторомбик см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше 7,720
Рәшәткә параметрлары n/a Å
Дебай температурасы n/a K
I 53
126,90447
5s25p5
Иод

Iodium), I – Менделеевның периодик таблицасының VII төркемендә, 53нче санында урнашкан химик элемент. Аның атом массасы 126,9045. Иод – кара-соры төстәге каты матдә, тоз тудыргычларга карый. "Иод" исеме грек телендәге iodes, ioeides – шәмәхә сүзеннән алынган.

Тарихи белешмә

Иодны 1811нче елда француз химигы Б.Куртуа ача. Ул, диңгез суүсемнәре көленең концентрацияле күкерт әчелегесе белән канашмасын җылытып, соңыннан карасу ялтыравык пластинага конденсацияләнүче, шәмәхә төстәге парның бүленгәнен күзәтә. 1813-1814нче елларда француз химигы Ж.Л.Гей-Люссак һәм инглиз химигы Г.Дэви иодның элемент икәнен исбатлыйлар.

Табигатьтә таралышы

Иод җир кабыгы массасының 4×10−5%н алып тора. Иод диңгез организмгарында туплана. Диңгез суының 1 литрында 5×10−5 грамм иод бар. Иод парга әйләнгә диңгез суы белән континентларга үтеп керә. Нефть табылган районнарда иодлы-бромлы сулар очрый, бу суның 1 литрында 100 мг га кадәр иод булырга мөмкин.

Физик һәм химик үзлекләре

Иод тыгызлыгы 4,94 г/см3; эрү температурасы 113,5 °С; кайнау температурасы 184,35 °С. Иод суда начар (0,33 г/л, 25 С та), ә органик эреткечләрдә (спирт, бензол), иодидларның сулы эремәләрендә яхшы эри. Иодның тышкы атом каонфигурациясе 5s25p5.

Иод металлар белән бик актив тәэсирләшә, иодидлар барлыкка килә. Иод су тудыргыч белән җылыткагнда гына тәэсирләшә, ләкин тулысынча түгел. Күмер тудыргыч, әче тудыргыч, азот белән турытын тәэсирләшми. Иод – хлорга һәм бромга караганда көчсезрәк оксидлаштыручы.

Кулланылышы

Иодны һәм аның кушылмаларын башлыча медицинада һәм аналитик химиядә, шулай ук органик синтезда һәм фотографиядә кулланалар. Сәнәгатьтә иодны аз кулланалар. Иодидларны термик таркатып, үтә чиста металлар табалар.

Tags:

Иод Тарихи белешмәИод Табигатьтә таралышыИод Физик һәм химик үзлекләреИод КулланылышыИодМенделеевның периодик таблицасыТоз тудыргычларШәмәхә төс

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Зөлфәт ХәкимКолхоз правдасыТуган телГизгечКадим ҖәмитовДәүләтҖырлыйк әлеБонк (гмина Карсин)ВикисүзлекФатих Әмирхан1577 елЙорт атыМарат Әхмәтов (1954)Татар телеАк чәчәкләр (фильм, 2015)Рәшит ӘхмәтҗановРиторикаМәскәүRayt bertuğannarШвецияБөек Ватан сугышыЛиссабонВертуЛилия Низамиева (1973)Юрий БаранниковIBMBaş bitБеренче бөтендөнья сугышыУрицкий исемендәге мәдәният сараеШәүкәт ГалиевCOVID-19 коронавирус авыруыАфразия2006 ел23 майВладимир ПутинРәфис КорбанӨлкәРадик Галиәкбәров«Мин татарча сөйләшәм» акциясеКосмополитизмҮзбәкстанЭнҗе МөэминоваEmmanuel MakronНурмиевMedSoftЭнциклопедияАсия ГалиеваХокук1978 елның 31 августы вакыйгасыБөтендөнья пәрәвезеТаиландАллаһның 99 исемеГарри КаспаровИпекәй (китап)Гарәп телеАксаково (Бәләбәй районы)ЕвроТатар ВикипедиясеGoogleӘкчин (станция)ПрограммистАк чәчәкләр (әсәр)Клара ХәйретдиноваРәвеш (сүз төркеме)Aleksey Navalnıy1500 елМәхмүт НигъмәтҗановКәримә НуруллинаСергей СкрябинИске имләЭстон теле🡆 More