Теллур (лат. Tellurium, Te) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 16 төркем элементы.
| ||||
---|---|---|---|---|
Атом номеры | 52 | |||
Матдәнең тышкы күренеше | ||||
Атомның үзлекләре | ||||
Атом массасы (моляр масса) | 127,60 (3) а. м. б. (г/моль) | |||
Атом радиусы | пм | |||
Ионлаштыру энергиясе (беренче электрон) | кДж/моль (эВ) | |||
Электрон конфигурациясе | ||||
Химик үзлекләре | ||||
Ковалент радиусы | пм | |||
Ион радиусы | пм | |||
Электр тискәрелеге (Полинг буенча) | ||||
Электрод потенциалы | ||||
Оксидлашу дәрәҗәсе | ||||
Матдәнең термодинамик үзлекләре | ||||
Тыгызлык | 6,25 г/см³ | |||
Моляр җылы сыешлыгы | Дж/(K·моль) | |||
Җылы үткәрүчелек | Вт/(м·K) | |||
Эрү температурасы | K | |||
Эрү җылылыгы | 449,6 кДж/моль | |||
Кайнау температурасы | 990 K | |||
Парга әйләнү җылылыгы | кДж/моль | |||
Моляр күләм | см³/моль | |||
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе | ||||
Рәшәткә төзелеше | ||||
Рәшәткә параметрлары | Å | |||
Дебай температурасы | K |
Тәртип номеры - 52. Металлоид.
Теллур элементының символы — Te (Теллур дип укыла).
Теллур 1782 елда Франц Йозеф Мюллер тарафыннан ачыла.
Трансильваниядә алтын мәгъдәне ятмалары тау инспекторы булып эшләп йөргән Йозеф Франц Мюллер (азак ул барон фон Райхенштейн булып йөри) Австро-Венгрия территориясендә яңа элемент таба. 1798 елда Мартин Генрих Клапрот теллурны аерып ала һәм аның мөһим үзенчәлекләрен билгели.
Латинча tellus, иялек килештә telluris, Җир дигәннән алынган исемне Мартин Клапрот тәкъдим иткән.
Җир кабыгындагы авырлыгы күләме 1×10−6 % тәшкил итә. 100-гә якын теллур минераллары билгеле. Иң еш очрый торган теллуридлар — бакыр, кургаш, цинк,көмеш һәм алтын теллуридлары . Теллурзың изоморф катнашмалары сульфидларда күп күзәтелә .Минераллар арасында: алтаит (PbTe), сильванит (AgAuTe4), калаверит (AuTe2), гессит (Ag2Te), креннерит [(Au, Ag)Te], петцит (Ag3AuTe2), мутманнит [(Ag, Au)Te], монбрейит (Au2Te3), нагиагит ([Pb5Au(Te, Sb)]4S5), тетрадимит (Bi2Te2S). Теллурның кислородлы берләшмәләре очрый, мәсәлән, ТеО2 — теллур охрасы.
Теллур һәм аның очучан берләшмәләре агулы. Организмга эләккәндә күңел болгануы, бронхит, пневмония (үпкә ялкынсынуы) китереп чыгара. Һавадагы ПДК-сы төрле кушылмалар өчен 0,007-0,01 мг/м³, суда 0,001-0,01 мг/л нисбәтендә тирбәлә. Теллурның канцерогенлыгы расланмаган.
Агуланган очракта, теллур организмнан бик насар исле теллур кушылмалары формасында чыгарыла. Аларзың исе сарымсакка охшаган, шуңа күрә организмга зур булмаган күләмдә теллур кергәндә дә, кеше сулышыннан сарымсак исе чыга башлый, һәм бу теллур белән агулануның мөһим билгесе.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Теллур, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.