Селен (лат. Selenium, Se) — Менделеевның периодик таблицасының 4 период, 16 төркем элементы.
| ||||
---|---|---|---|---|
Атом номеры | 34 | |||
Матдәнең тышкы күренеше | ||||
Атомның үзлекләре | ||||
Атом массасы (моляр масса) | 78,96 (3) а. м. б. (г/моль) | |||
Атом радиусы | пм | |||
Ионлаштыру энергиясе (беренче электрон) | кДж/моль (эВ) | |||
Электрон конфигурациясе | ||||
Химик үзлекләре | ||||
Ковалент радиусы | пм | |||
Ион радиусы | пм | |||
Электр тискәрелеге (Полинг буенча) | ||||
Электрод потенциалы | ||||
Оксидлашу дәрәҗәсе | ||||
Матдәнең термодинамик үзлекләре | ||||
Тыгызлык | 4,82 г/см³ | |||
Моляр җылы сыешлыгы | Дж/(K·моль) | |||
Җылы үткәрүчелек | Вт/(м·K) | |||
Эрү температурасы | K | |||
Эрү җылылыгы | 217 кДж/моль | |||
Кайнау температурасы | 685 K | |||
Парга әйләнү җылылыгы | кДж/моль | |||
Моляр күләм | см³/моль | |||
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе | ||||
Рәшәткә төзелеше | ||||
Рәшәткә параметрлары | Å | |||
Дебай температурасы | K |
Тәртип номеры - 34. Атом массасы элемент 78,971(8)
Киселештә ялтыраучан, соры төстә (аллотроп формасы тотрыклы, тотрыксыз формалары — кызыл төснең төрле төсмерләрендә). Халькогеннарга карый. Металл түгел.
Селен элементының символы — Se (Селен тип укыла).
1817 елда Й. Я. Берцелиус тарафыннан ачылган.
Берцелиус Готлиб Ган белән бергә күкерт кислотасында өлешчә кызыл, өлөшчә көрәнсу утырмаларын тикшергәннәр.
Тикшерүләрендә ул әлегә кадәр билгеле булмаган, сыйфатлары буенча теллурга охшаш металл таба. Теллур — Җир планетасының исеме, Берцелиус үзе әйтүенчә, аны шул аналогия нигезендә яңа матдәне Селен (Ай планетасы) дип атый (грек σελήνη)
Селенның агулы булуы соңрак ачыкланган. 1954 елда селенның микроорганизмнар өчен биологик әһәмиятенең беренче билгеләре табыла.. 1957 елда имезүселәр биологияһында селендың мөһим роле асыклана..
1970-енче елларда үзара бәйсез ике энзим төркемендә селен барлыгы ачыклана, соңыннан аксымнарда селеноцистеин табыла
Атамасы грек. σελήνη — Ай планетасыннан. Элемент табигатьтә аның белән химик яктан охшаш теллурның (Җир хөрмәтенә аталган) иярчене булуы белән бәйле.
Җир кабыгында селен нисбәте — 500 мг/т. Селен 37 минерал барлыкка китерә, алар арасында беренче чиратта ашавалит FeSe, клаусталит PbSe, тиманнит HgSe, гуанахуатит Bi2(Se, S)3, хастит CoSe2, платинит PbBi2(S, Se)3 булырга тиеш. Сирәк кенә селен самородогы очрый. Төп сәнәгать әһәмиятенә сульфид ятмалары ия. Сульфидларда селен микъдары 110 г/т кадәр тирбәлә. Диңгез суында селен концентрациясе 0,4 мкг/л. Кавказ Минераль суларында селен 110 мкг/л тәшкиләтле чыганак бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Селен, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.