Эрбий (лат. Erbium, Er) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы.
Тәртип номеры - 68.
Эрбий | |
Масса | 167,259 ± 0,003 м.а.б. |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | Иттербү[d] |
Материал төре | Монацит[d] |
Ачучы яки уйлап табучы | Карл Густав Мосандер[d] |
Ачыш датасы | 1843 |
Илиминт симвылы | Er |
Химик фурмула | Er |
SMILES фурмуласы | [Er] |
Атым саны | 68 |
Иликтер кирелеге | 1 |
Ионный радиус | 0,89 ангстрем һәм 1 ангстрем |
Эрбий Викиҗыентыкта |
Лантаноидларга һәм сирәк җир элементларына (иттрий төркөмчәсе) карый.
Эрбий элементының символы — Er (Эрбий тип укыла).
Эрбийны 1843 елда швед химигы Карл Густав Мосандер Иттербю авылы янында табылган гадолинит минералыннан аерып ала.
Ул Y2O3 концентратында кушылмалар таба һәм аларны өч фракциягә бүлә: иттрий, алсу terbia (ул хәзерге заманда эрбий элементы дип атала) һәм төссез erbia (монысы тербий элементы булган).
Эрбий белән тербийны күпмедер вакыт бутап та йөртәләр. Тербийны эрбий дип 1860 елдан соң үзгәртәләр, эрбийны исә тербий дип 1877 елдан соң атый башлыйлар.
Эрбий элементы атамасын рәттән өч (эрбий, иттербий, иттрий) белән бергә — Стокгольм архипелагына кергән Ресарё утравында урнашкан Иттербю авылы хөрмәтенә исем алган.
Эрбийның кларкы Җир кабыгында (Тэйлор буенча) — 3,3 г/т, океан суларындә нисбәте — 2,4×10−6. Бу концентрацияләр эрбийны Җир кабыгында химик элементлар арасында таралу буенча 45-енче урында билгеләү өчен җитәрлек (ягъни, ул кургашка караганда күбрәк таралган).
Эрбий лантаноидлар составына керә, алар исә бик сирәк очрый. Лантаноидлар АКШ, Казакъстан, РәсәйУкраина, Австралия, Бразилия, Һиндстан, Скандинавиядә очрый.
Металлик эрбийны эрбий хлориды эретмәсе ErCl3 (ErF3) электролизы ярдәмендә, шулай ук бу тозларны кальцийтермик тергезү юлы белән алалар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Эрбий, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.