Internet Movie Database (IMDb, инглизчәдән — «Кинофильмнар Интернет-базасы») — дөньяда кинематограф турында иң эре веб-сайт һәм бирелмәләр базасы.
Internet Movie Database | |
ингл. Internet Movie Database | |
Нигезләнү датасы | 17 октябрь 1990 |
---|---|
Кыскача исем | IMDb |
Нигезләүче | Кол Нидһәм[d] |
Дәүләт | Бөекбритания |
Хуҗасы | Amazon.com[d] |
Бәйле оешмалар | Box Office Mojo[d] |
Әсәр яки аның атамасы теле | инглиз теле |
Кулланылган тел | инглиз теле |
Тәнкыйтьчеләр бәясе | 2.6/5 (Poor) |
Җитештерә | пользовательский контент[d] |
Рәсми веб-сайт | imdb.com(ингл.) |
Куллану шартларына сылтама | imdb.com/conditions(ингл.) |
Яшеренлек сәясәте URL-ы | imdb.com/privacy(ингл.) |
Alexa урыны | 53 |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 4 603 986 һәм 549 000 ± 999 |
Рәсми форум | community-imdb.sprinklr.com(ингл.) |
Official jobs URL | amazon.jobs/en/teams/imdb(ингл.) |
Login URL | imdb.com/registration/signin |
Эзләү калыбы | http://www.imdb.com/find?q=$1 |
Internet Movie Database Викиҗыентыкта |
Базада, 2017 елның декабренә, 4,7 млн артык кинофильмнар, телесериаллар һәм аларның аерым серияләре турында, шулай ук 8,3 млн кино белән бәйле персоналар, — актёрлар, режиссёрлар, сценаричылар һ. б. турында мәгълүматлар җыелган.
1998 елдан бирелмәләр базасы белән Amazon.com ширкәте ия итә. IMDb-дагы мәгълүматның күбесе ирекле, шулай ук IMDb.com сайты ирекле програм тәэминаты (Apache, Perl һ. б.) нигезендә эшли.
1990 елның 17 октябрендә, күп кенә кино яратучыларны берләштергән, «Usenet rec.arts.movies яңалыклар төркеме», ул вакытта 10 меңгә якын фильмнарга һәм телесериалларга 23 меңнән артык мәкаләләр тоткан, үзенең FAQ-сын индекслатырга уйлагач, — IMDb-га нигез салучыларның берсе (әлеге аның башкаручы директоры) — Кол Нидһәм, кинофильмнар бирелмәләр базасын оештыру өчен, берничә Unix-скриптлар язган. Ул вакытта база «rec.arts.movies movie database» дип атала иде, «Internet Movie Database» исеме соңырак барлыкка килде.
Акрынлап база зурайды һәм техник буенча камилләшкәләде. 1993 елда база Бөтендөнья пәрәвезендә, Велстәге Кардифф университеты серверларында, килеп чыкты. Инде ул вакытта база Интернетта киң танылган иде. 1996 елның гыйнварында «Internet Movie Database, Ltd» ширкәте барлыкка килде. Базаны ясаучылар аның акционерләре булып чыктылар. Киң танылганлыкка кармастан, база ясаучыларга хобби булып кына дәвам иткән иде — аларның күбесендә башка өзлексез эш урыннары булган.
Тиздән база университет серверларының ресурсларын тотып бетерде дә АКШ-дагы һәм Бөекбританиядагы аерып бирелгән серверларга күченде. Бер елдан соң аерып бирелгән серверларның саны 9 иде инде, әмма бу куәтлелекләр барыбер җитми булып чыкты. Базаны тоту кыенырак була башлады — сайтны алга алып барырга ресурслар җитеп бетми башлады. Берничә ширкәт IMDb-ны сатып алырга тәкъдим иткән иде, әмма базаның энтузиастлары ышанмагананар аларга — шушы ширкәтләр IMDb-да кино яратучылар өчен бердәнбер проект урынына маркетинг платформасы күргәннәр.
1998 елда «Amazon.com» ширкәтеннән Җефф Бэзос IMDb белән элемтәгә керде. IMDb ресурсларына гомуми түләүсез керү мөмкинлеген бозмау шартларын үтәрмен дип, ул IMDb акцияләренең өлешен сатып алырга тәкъдим итте. Капитал салуга алмашып, ул Amazon.com өчен кинопродуктларны IMDb.com сайты аша сатырга хокук теләгән иде. Шул вакыттан IMDb һәм Amazon.com хезмәттәшлек башладылар. Шушы сәбәпләр аркасында шактый зур булып серверлар көчләре киңәйтелде. «IMDb Ltd» акционерләренә дивидендлар түләнә. IMDb энтузиастларының күбесе ширкәт штатына кабул ителделәр, шулай ук яңа персонал да эшкә алынды. Бүгенгесе көнгә бу зур бизнесның кино яратучы-альтруистлар энтузиастлар берләшмәсе белән үзара ярдәм итешүенең аз санлы мисалларының берсе.
Базаның күп бүлекләре әле хәзер дә шактый зур дәрәҗәдә үз теләкләре белән эшләгән кулланучылар белән тутырыла һәм төзәтелә, шулай итеп ул вики-проектларына охшаш; актив катнашучылар кертемнәренә бәя бирү системасы да бар. Википедиянең кинематографик мәкаләре өчен IMDb нигезле чыганак буларак кулланыла, әмма тема буенча төп яки бердәнбер чыганак дип куллану өчен шактый ышанычлы дип танылмый.
IMDb сайтына ай саен миллионнан артык кеше керә, ул Бөтендөнья пәрәвезенең йөз иң киң танылган сайтларының берсе. Әмма, фильм турында күберәк мәгълүмат алыр өчен, сайтта теркәлергә кирәк.
IMDb-ның киң танылган мөмкинлеге — онлайн-тавыш бирүләр. Сайтка керүче теләсә кайсы теркәлгән кулланучы, фильмнар өчен рейтинг чыгарып, аларга тавыш бирә ала. 1-дән («иң начар фильм») 10-га («шедевр») кадәр баллар. Шулай итеп, IMDb-да сайтка керүчеләрнең фикере буенча 250 иң яхшы бөтен заманнар фильмнары ачыкланганнар. Шулай ук 100 иң начар фильмнар да ачыкланганнар. 250 иң яхшы фильмнар рейтингын ясаганда тавыш биргәннәрнең барысының да тавышларын исәпкә алмыйлар. Тавышлар исәпләүчене «әйләндерүләрдән« качу максаты хакына махсус чаралар кулланыла. Мәсәлән, даими тавыш бирүче катнашучыларның гына тавышлары исәпкә алына. Жанрлар буенча, унъеллыклар буенча һ. б. фильмнарның аерым рейтинглары бар.
2017 елның 2 июненә 25 иң яхшы фильмнар:
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе-ның һәм Россиянең барысыда диярлек фильмнары, сериаллары һәм мультфильмнары IMDb-га кертелгәннәр. Өстәвенә күбесендә шактый югары рейтинг, ләкин тавышлар саны аз. Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе-ның («Сталкер», «Солярис», ««Потёмкин» броненосецы», «Бар да кара» һәм башкалар) һәм Россиянең («Төнге Дозор», «Көнге Дозор», «Маңгул», «Левиафан», «Кайту», һәм башкалар), кагыйдәләр буенча иң яхшы 250 фильмнар исемлегенә эләгү өчен кирәкле 25 000 тавышларны бик аз фильмнар гына җыя алды. 2017 елның 2 июненә 250 иң яхшы фильмнар исемлегендәге өчесе Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе-ныкы иде: 148-нче урында Андрей Рублёв (фильм), 178-нче урында «Бар да кара» һәм 208-нче урында «Сталкер» — һәм Россиянекеләр:
2017 елның 2 июненә 60 иң яхшы (тавыш саны 1000-нән дә ким булмаган фильмнар) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе фильмнары исемлегенә керделәр:
2017 елның 2 июненә 25 иң яхшы Россия фильмнары рейтингы (тавышларның саны 1000-нән дә ким һәм 25 000-нән артык булмаган фильмнар):
IMDb-да фильмнарның жанырлары түбәндәгечә бүлгәләнгән (жанр исемнәренең төп нөсхәләреннән соң җәяләрдә тәрҗемәсе бирелгән):
2017 елның 2 июненә IMDb базасында булган: фильмнар һәм телесериаллар турында 4 317 028 мәкаләләр, шул исәптән:
кешеләр турында 7 519 366 мәкаләләр, шул исәптән:
Alexa.com статистикасы буенча 2017 елның 2 июненә, Internet Movie Database, аңа керүчелә буенча, дөньяда 56-нчы урында, һәм АКШ-да 30-нчы урында тора.
Төркем:Интернеттагы фильмнар бирелмәләр базалары
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Internet Movie Database, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.