Алабуга (лат. тат. Alabuğa, рус. Елабуга) — Россия шәһәре, Татарстанның Алабуга районының административ үзәге.
Алабуга | |
---|---|
Ил | Россия |
Җөмһүрият | Татарстан |
Район | Алабуга районы |
Координатлар | 55°46'0"тн, 52°2'0"кнч |
Шәһәр башлыгы | Рөстәм Нуриев |
Нигезләнгән | XI гасыр |
Климат | уртача |
Халык саны | 70 750 кеше |
Дини состав | мөселманнар, христианнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Телефон коды | +7 85557 |
Почта индексы | 423600 |
Рәсми сайт | elabugacity.ru |
Кардәш шәһәрләр | Сафранболу, Алексин, Биризау һәм Вайльхайм-ин-Обербайерн |
2007 елда Алабуга шәһәре үзенең меңьеллыгын билгеләп үтте.
Халкының саны – 73 333 кеше (2016).
Шәһәрдә күп кенә мәшһүр шәхес яшәгән: рәссам Иван Шишкин, хәрби, соңыннан язучы буларак билгеле Надежда Дурова, шагыйрә Марина Цветаева, язучы Дмитрий Стахеев, галим-медик Владимир Бехтерев.
2024 елның 2 апрелендә Алабуга предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясала. Һөҗүм нәтиҗәсендә җитди җимерелүләр юк, предприятиеләрнең эше өзелмәгән. ~14 кеше зыян күргән.
Алабуга Россия Федерациясендәге Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә, Казаннан 215 км көньяккарак урнашкан шәһәр, Кама елгасына Туйма елгасы кушылган урынында уң ярындагы пристань. Әгерҗе – Акбаш юлының Тихоново тимер юл станциясенең көньяк-көнбатышына таба 14 км ераклыкта урнашкан.
Алабуга климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Уртача максимум, °C | −11 | −9 | −2 | 8 | 19 | 22 | 25 | 23 | 16 | 6 | −2 | −7 | 7 |
Уртача минимум, °C | −17 | −16 | −9 | −1 | 8 | 12 | 14 | 12 | 7 | 1 | −6 | −12 | −1 |
Явым-төшем нормасы, мм | 38 | 41 | 33 | 36 | 51 | 53 | 46 | 46 | 53 | 61 | 48 | 51 | 557 |
Чыганак: Яндекс-погода |
1921 елның ахырында Мамадышта эшләп килгән педагогия курслары ябыла. Сәбәбе: укыту өчен әсбаплар, кабинетлар, мастерскойлар һәм иң мөһиме — педагоглар җитешмәү. Күп кенә фәннәр бөтенләй укытылмый. Курсларны Алабугадагы шундый ук курсларга кушалар. Ә бу уку йортының да аянычлы хәле хакында кантон мәгариф бүлеге отчётында мондый сүзләр язылган: «Курста укучыларның барысы да Татарстаннан, күбесе уңыш булмаган ач районнардан. Күпчелек укучыларның әти-әниләре ачтан үлгәннәр. Берничә укучыны хастаханәгә җибәрергә мәҗбүр булдык, чөнки алар ачтан шешенделәр...»
1866 | 1897 | 1913 | 1926 | 1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
5 563 | 9 764 | ~10 300 | ~11 200 | ~15 000 | 21 992 | 31 728 | 35 574 | 53 537 | 68 663 | 70 750 |
Төп милләтләр:
Шәһәрдәге махсус урта уку йортларының саны 4 әү: Алабуга мәдәният училищесы (2013 елдан көллият), Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Алабугадагы Суворов хәрби училищесы, Алабуга медицина училищесы, Алабуга политехник көллияте. Алабугада 4 югары уку йорты бар. Алар арасында 100 елдан артык тарихы булган Педагогика институты (хәзер КФУның филиалы санала). Алабугада янә А.Туполев исемендәге Казан илкүләм фәнни-тикшеренү техник университетының филиалы, социаль белем академиясе, социаль һәм гуманитар белгечлекләр буенча институт бар.
Шәһәрнең үсеше берничә этапта бара. Беренче этап: Алабуганы руслар яулап алганнан соң, Трёхсвятское авылы килеп чыккан чорларны кушып, 1780 елның ахырында Вятка җирлеге оеша һәм Алабугага шәһәр статусы бирелү белән тәмамлана.
Икенче этап: Алабуга өчен үзгәртеп кору проекты эшләнә, ул 1784 елның 13 августында югарыда расланып, 1796 елда губерна архитекторы, Ф.Росляков тарафыннан аныкланыла. Шәһәрнең көнчыгыш һәм төньяк чикләрен билгеләгәндә, таяну пункты булып Покров чиркәве һәм элеккеге Сарапул, хәзерге Тугаров урамы хезмәт иткән.Көнбатыш чиге зират ягына, Малмыж юлына таба борыла. Шәһәрнең төп мәйданы итеп Спас чиркәве тирәсе билгеләнә. Төньяктан ул, Покров чиркәвенә илтүче, Покров урамы белән чикләнә. Мәйданнан төньякка Спас соборына таба Спас урамы (Маленкова) салына. Бу урамнардан кала тагы ике урам проектка кертелгән була. Төньяктагы- Малмыж – Ленин – Нефтьчеләр урамы, Малмыж юлына таба шәһәрдән чыгу уңаена илтсә, уртадагысы Казан — К.Маркс — Казан урамы капма-каршы юнәлештә, көнчыгыш яктан, шәһәрдән чыгу уңаена илтә. Бу урамнар аркылыга җиде урам белән кисешкәннәр :Көнбатышка таба – Полевая (Гассара), Луговая (Говоров) урамнары. Көнчыгышка таба — Урта (элеккеге Дзержинский, хәзерге Стахеев ) урам. Никольская (Татарстанның 10 еллыгы), Николь чиркәвенә юнәлтелгән урам.(Исеме дә шуннан алынган).Тойма урамы. Сарапул (Тугаров) урамы. Шәһәрдә тагын ике зур мәйдан төзү проектка кертелгән булган. Болар — Печән һәм Утын базары, Икмәк базары өчен билгеләнгән була. Көньяктан Казан урамына барып тоташа. Аларның берсе Полевая (Кыр) һәм Луговая (Болын) урамнары аралыгында урын алган. Бу — Печән базары, 1846 елдан соң Икмәк базары (хәзерге Ленин мәйданы). Икенчесе — Средняя (Урта) урам белән Никольская урамы аралыгында. «Купецлар Алабугасы»нда — Никольская һәм Тойма аралыгында Икмәк базары, 1846 елдан Печән, 1880 елдан Балык базары булган. Шәһәр кварталлары төрле һөҗүмнәрдән сакланыр өчен ныгытмалар белән уратып алынган булган. Ул ныгытмалар яшеренү, саклану өчен бик кирәкле чара булып саналган. Көнчыгышта — Покров, көнбатышта — Городищенская, төньякта — Полевая, көнчыгыш-көнбатыштан — Яр буе урамы (Набережная) белән чикләнгәннәр.
Өченче этап: 1846 елның 29 маенда расланган.Элеккеге өч буй урамга тагы 2 урам өстәлә: Мәскәү Һәм Алексеевск (Азин) урамнары. Элеккеге Покров урамы Олы Покров исемен йөртә башлый. Элек халык телендә бу урам Миллионная дип йөртелгән, чөнки бу урамда 1-2 гильдия купецлары яшәгән, алар шәһәр хуҗалары булганнар. Покров урамы кырыеннан кече Покров урамы сузылып китә. Бу урамнан көнчыгышкарак Заовражная (Чокыр арты) урамы сузылган.Шул тәртиптә киңәйтелгән шәҺәр кварталлары челтәре «гласис» урамнарын үз рамасы эченә ала: көнчыгыштан-Кече Гласис, көнбатыштан-Троицк, элеккеге Садовая, хәзерге Н.Дурова Һәм төньяктан — Олы Гласис, хәзерге М.Горький урамнары.
1850 елның 22 августында булган зур янгыннан соң, шәһәргә янадан төзелеш кичерергә туры килә. 1855 елның планында шәһәр тирәли Башиловка, Ховановка, Пановка, Елисеевка, Ерзовка һәм Татар бистәләре барлыкка килә. Дүртенче этап: 1886 елдан башлана.
Көнчыгышка таба, кече Гласис урамыннан, бер-бер атлы кыскара баручы урамнар барлыкка килә. Болар Татар -Тукай урамы, Кладбищенская ( Зират) — хәзерге Г.Камал урамы. Зур Гласис урамыннан төньякка таба, элеккеге Солдат Башиловка бистәсе артыннан, Казан — Богородица хатын-кызлар монастырена илтүче, Монастырьская (хәзерге Красногвардейская урамы) сузыла.
1918 елның 25 февралендә кызылгвардеецлар катнашында массакүләм шәһәр халкының демонстрациясе була. Митингта Колчин отрядыннан Смагин исемле кеше чыгыш ясаганда, контрреволюционерлар аңа яшерен урыннан аталар. Шушы моряк истәлегенә урамны да Диңгез урамы дип атыйлар. Тора-бара бу урамга Гоголь исеме бирәләр. Хәзерге вакытта бу урамга яңадан бере исеме кайтарылган.
Инкыйблабтан соң, яна тенденция таләбе буенча, Алабугада Коммунистлар, Ленин, К.Маркс һәм башка шундый исемнәрдәге урамнар барлыкка килә.
Бары тик 90 елларда гына шәһәрнең тыюлыклы — иске өлешендәге урамнарга элеккеге, тарих тарафыннан билгеләнгән, исемнәре кайтарып бирелә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Алабуга, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.