Чистай (лат. тат. Çistay, рус. Чистополь) — Татарстан Республикасының үзәк өлешендәге шәһәр, Кама елгасының сул ярында урнашкан.
Норлат тимер юлы станциясеннән төньякка 125 км ераклыкта урнашкан (Сембер-Уфа юлы).
Чистай | |
рус. Чистополь | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | XVIII гасыр |
---|---|
Рәсми исем | Чистай |
Рәсми тел | татар теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Чистай районы, Чистай кантуны һәм Чистай өязе |
Административ-территориаль берәмлек | Чистай районы, Чистай кантуны һәм Чистай өязе |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Чулман |
Халык саны | 60 172 (1 гыйнвар 2018) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 100 метр |
Мәйдан | 19,24 км² |
Почта индексы | 422980 |
Рәсми веб-сайт | chistopol.tatarstan.ru(рус.)(тат.) |
Җирле телефон коды | 84342 |
Чистай Викиҗыентыкта |
Казаннан 144 км. Автомобиль юллары үзәге. Аэропортлы шәһәр. Мәйданы 16,8 км². Халык саны 60 703 (2010).
XVIII гасыр башында Архангельск бистәсенең Чистое Поле авылы барлыкка килә. 1781 елда Казан өязенең шәһәр статусын һәм хәзерге Чистай исемен ала. 1920-30 елларда – кантон, 1930 елдан башлап Чистай районы үзәге була.
Чистай шәһәренең һәм районының мәдәни мирасы уникаль – биредә 144 мәдәни мирас объекты, 250 археология һәйкәле бар, А.М.Бутлеров, В.М.Мол чанов, Б.Л.Пастернак, А.А.Фадеев, К.А.Фе дин, Л.М.Леонов, В.Ф.Боков, М.В.Исаковский, Е.А.Долматовский, К.А.Тренев исемнәре шәһәр тарихына язылган. Чистайны «Мәдәни Афина» дип атаулары юкка түгел. Бөек Ватан сугышы елларында бирегә 200дән артык язучы һәм мәдәният эшлеклесе эвакуацияләнеп, совет язучылары берлеге ачылган. Чистайдагы Әдәби фонд интернатында 500ләп язучы баласы, шул исәптән Т.Гайдар, А.Баталовлар яшәгән.
1952—1953 елларда ТАССРның Чистай өлкәсе үзәге булып торган.
1840 | 1856 | 1897 | 1913 | 1926 | 1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
6 805 | ~9 900 | 20 104 | ~30 800 | ~18 000 | ~32 000 | 51 864 | 60 005 | 64 285 | 65 468 | 63 029 | 60 703 |
Милли состав (2002): татарлар — 32,8%, руслар — 62,6%, чуашлар — 2,3%.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Чистай, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.