Ганҗә Әхмәдиева, Ганҗә Галим кызы Әхмәдиева (1944 елның 16 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Чаллы районы, Актүбә — 2021 елның 17 октябре, РФ, ТР, Түбән Кама) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1980), Түбән Каманың мактаулы гражданины (2021).
Ганҗә Әхмәдиева | |
---|---|
Туган телдә исем | Ганҗә Галим кызы Әхмәдиева |
Туган | 16 июль 1944 СССР, РСФСР, ТАССР, Чаллы районы, Актүбә |
Үлгән | 17 октябрь 2021 (77 яшь) РФ, ТР, Түбән Кама |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | төзүче-буяучы |
Бүләк һәм премияләре | Социалистик Хезмәт Каһарманы |
Татарстан АССРның Чаллы районы Актүбә (хәзер Түбән Кама шәһәре эчендә калган) авылында туган.
Хезмәт эшчәнлеген 1955 елда Актүбәдә, малярга укып башлаган. 1955-1961 елларда «Татнефтепромстрой»ның 3 нче СМУда маляр булып эшли. 1961 елда ул әле төзелә генә башлаган Түбән Кама шәһәренә күчеп килә. Башта маляр булып эшли, аннан бригадир итеп билгеләнә. Гәнҗә Галим кызы бик күп объектларда: Техника йорты, Муса Җәлил исемендәге кинотеатр, «Кама» кунакханәсе, «Нефтехим» эстакадасы, Бигеш аэропорты төзелешендә эшләгән. 1992 елга кадәр Г. Әхмәдиева «Түбән Кама Нефтехим»ҖБ буяучылар бригадиры булып эшли.
Иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнгән - СССР Энергетика һәм электрлаштыру министрлыгының һөнәр берлеге өлкә комитеты әгъзасы һәм Советлар Союзы профсоюзларының бер съездыннан делегат. Хәзерге вакытта ул пенсиядә, Түбән Камада яши.
Әхмәдиеваның әтисе Әхмәтгалим Габдрахман улы да орден иясе: 1936 елда аңа, Татарстан АССРның иң яхшы терлекчесе буларак «Бөтенсоюз старостасы» орденын, шәхсән Михаил Калинин тапшыра.
2021 елның 17 октябрендә Түбән Камада вафат. Шәһәр зиратының мактаулы гражданнары аллеясында җирләнә
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ганҗә Әхмәдиева, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.