Словакия Җөмһүрияте (словакча Slovensko һәм Slovenská republika) – Үзәк Европaда урнашкан, диңгезгә чыкмаган дәүләт.
Башкаласы — Братислава шәһәре. Төньяк-көнбатышта Чехᴎя белән, төньякта Πольша белән, көнчыгышта Украина белән, көньякта Маҗарстан белән, ә көньяк-көнбатышта исә Австрия белән чиктәш.
Байрак | |
Шигарь | Travel in Slovakia - Good idea |
---|---|
Башкала | Братислава |
Халык саны | 5 449 270 (1 гыйнвар 2021, Җанисәп, 2 665 376, 2 783 894) |
Нигезләнгән | 1 гыйнвар 1993 |
Сәгать кушагы | UTC+01:00, UTC+02:00 |
Рәсми тел | словак теле |
География | |
Мәйдан | 49,035 км² |
Координатлар | 49°N 20°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Зузана Чапутова |
Хөкүмәт башлыгы | Петер Пеллегрини |
Икътисад | |
ТЭП | 118 657 миллион US$ (2021), 115 469 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | евро |
Туу күрсәткече | 1.34 (2014) |
КПҮИ | 0.848 (2021) |
Яшәү озынлыгы | 76.56341 ел (2015, 2016) |
Джини коэффициенты | 23.2 (2019) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт |
Телефон коды | +421 |
ISO 3166-1 коды | SK |
ХОК коды | SVK |
Интернет домены | .sk |
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
2004 елдан Словакия НАТО әгъзасы, 2004 елдан ул Европa Союзына керә. Словакиянең территориясы 49 000 дүрткел километр (19 000 дүрткел милә) били һәм күбесенчә таулы урын. Халык саны 5 миллионнан артык һәм күбесенчә словаклардан тора. Аның башкаласы һәм иң зур шәһәре Братислава. Рәсми тел булып, славән телләр гаиләсе әгъзасы словак теле тора.
Славәннар хәзерге Словакия территориясенә 5-енче һәм 6-ынчы гасырда килгәннәр. 7-енче гасырда алар Само Империясен барлыкка китерүдә әһәмиятле роль уйнаган һәм 9-ынчы гасырда Нитра Кенәзлеген нигезләгәннәр. 10-ынчы гасырда территория Венгрия Патшалыгына кертелгән, шул ук вакытта ул үзе Габсбурглар Империясе һәм Австро-Маҗарстан Империясе өлеше булган. Беренче бөтендөнья сугышыннан һәм Австро-Маҗарстан Империясен таркатудан соң, словаклар һәм чехлар Чехословакияне нигезләгәннәр. Аерым Словак Җөмһүрияте (1939-1945) Икенче Бөтендөнья Сугышы вакытында булган һәм Нацистлар Германиясенең клиент дәүләте булган. 1945 елда Чехословакия коммунистлар хөкемдарлыгы астында Сәвит иярчене буларак кабат торгызылган. Словакия 1993-енче елның 1 январенда Чехословакияне имин рәвештә таркатудан соң бәйсез дәүләт була.
Словакия Конституциясе дин тоту иреген гарантияли. Күрше Чихᴎя белән чагыштырганда, Словакия шактый дини ил (халыкның 77% ы). Ил халкының 13,7 % ы үзләрен атеист (агностик) дип саный.
Словакиядә төп дин — христианлык. Дин тотучыларның күбесе (62 %) — католиклар. Шулай ук грекокатоликлар да бар (4,1 %). Тарафдарлары саны буенча икенче дини төркем — протестантлар (10,8 %), лүтераннар (нигездә, словаклар) һәм реформатлар (нигездә, маҗарлар). Православие (0,9 %), нигездә, руслар арасында илнең төньяк-көнчыгышында таралган. Словакиядә 50 000 православие дине вәкиле яши һәм 125 гыйбадәтханә һәм 105 православие мәхәлләсе урнашкан.
Ил халкының 1,1 % ы башка конфессияләргә карый. Сугышка хәтле булган 120 000 яһүдтән 2 300 е калган.
Словакиядә 4 меңнән 5 меңгә кадәр мөселман яши. Мөселманнарның төгәл санын билгеләү мөмкин түгел, чөнки ислам — дәүләт тарафыннан танылган һәм теркәлгән дин түгел. Шуңа күрә илдә бер генә рәсми ачылган мәчет тә юк.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Словакия, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.