Люксембург

Бу сүзнең башка аңламларын карар өчен монда күч: Люксембург (мәгънәләр)

Лүксимбур
Люксембург
Байрак
Люксембург
Илтамга
Башкала Лүксимбур
Халык саны 660 809 (1 гыйнвар 2023, STATEC) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1815 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00
Рәсми тел лүксимбур теле, француз теле, алман теле
География
Мәйдан 2,586.36 км²
Координатлар 49.77°N 6.13°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Һенри (Лүксембург һерсогы)
Башлык исеме Лүксимбурның баш министры
Хөкүмәт башлыгы Жаң-Клод Юңкер
Икътисад
ТЭП 85 506 миллион US$ (2021), 82 275 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге евро
Эшсезлек дәрәҗәсе 6% (2014)
Туу күрсәткече 1.55 (2014)
КПҮИ 0.930 (2021)
Яшәү озынлыгы 82.29268 ел (2015, 2016)
Пинсә яше 65 яшь
Джини коэффициенты 34.9 (2017)
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 230 вольт
Телефон коды +352
ISO 3166-1 коды LU
ХОК коды LUX
Интернет домены .lu

Люксембург (люкс. Lëtzebuerg, МФА: [ˈlətsəbuəɕ], прослушать ; фр. Luxembourg; алман. Luxemburg) – Көнбатыш Европада урнашкан дәүләт. 1957 елдан бирле Европа берлеге әгъзасы. Бельгия, Алмания һәм Франция белән чиктәш. Дәүләт исеме «lucilinburch» сүзеннән килә – ул "кече шәһәр" сүзен аңлата.

Европа берлегенә керә.

Географик мәгълүмат

Башкаласы - Люксембург (75 мең кеше).

Тарих

Сәясәт

Люксембург - бер палаталы парламент белән конституцион монархия; илнең җитәкчесе бөек герцог Жан, ул тәхеткә 1964 елда менгән. Министрлар кабинеты 12 министрдан тора. Канун бирүче орган - депутатлар Палатасы.

Административ бүленү

Административ яктан Люксембург 3 округка бүленгән.

Табигате

Рельеф

Люксембургның төньяк таулы өлеше (максималь биеклек 560 м) Арденналар итәгендә урнашкан. Көньяк өлеше салмак түбәнәюче тигезлек.

Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар

Люксембург территориясенда бай тимер рудалар ятмалары бар.

Климат

Люксембургта климат уртача, диңгезнекеннән кыйтганыкына күчә торган: йомшак дымлы кыш һәм эссе булмаган җәй; Арденналарда кышын еш кар төшә. Иң кояшлы айлар: май, июнь, июль һәм август; әмма ләкин сентябрьнең беренче яртысында шулай ук кояшлы була. Иртә язда кыргый үсемлекләрнең бай чәчәк атуын күзәтергә була.

Эчке сулар

Елгалар Мозель бассейнына карый.

Туфраклар һәм үсемлекләр

Илнең көньягында тигезлек бик уңыш бирүчән. Территориянең өчтән бер өлешен урманнар били. Тыюлыклы зоналар бар.

Икътисад

Сәнәгатьнең төп тармагы - кара металлургия; химик, күн, цемент, фаянс, агач эшкәртү, тегү, азык-төлек промышленносте. Җим-бөртек үсемлекчелек, йөземчелек, яшелчәчелек. Люксембург - эре халыкара финанс үзәге. Чит ил туризмы. 1921 елдан Люксембург Бельгия белән икътисади (шул исәптән таможня) берлегендә. Акча берәмлеге - Евро.

Халкы һәм теле

Люксембургның халкы якынча 425 мең кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 164 кеше. Этник төркемнәр: немецлар һәм французлар. Илдә рәсми телләр булып француз теле, немец теле һәм люксембург теле (немец теленең Рейн буе диалектларының берсе) тора; люксембург теле рәсми итеп 1985 елда гына кабул ителгән. Люксембург телендә урамнарда һәм өйдә сөйләшәләр, француз һәм немец телләре эш язуы һәм рәсми очракларда кулланыла. Инглиз теле күбрәк башкалада таралган һәм авылларда кулланылмый диярлек.

Дин

Католиклык

Җирле халыкның 95%-ы католиклар булып тора.

Ислам

Дини конфессияләр арасында икенче урында — ислам. 1995 елдан башлап илдә корбан чалу һәм шәригать буенча терлек сую тыела, ит читтән кертелә.

Люксембург 
Люксембургта мәчетләр гади торак йортларда урнашкан

Катар хәйрия фонды(ингл.) (QC) 2015 елда 10 мең мөселман яшәүче Люксембург дәүләтендә беренче ислам үзәген (мәчет) булдыру турында игълан итә.

Һинд дине

Люксембургта халыкның 0,2%-ы Һинд дине тарафдарлары (≈1000-1500 кеше). Люксембургта Дивали бәйрәме үткәрелә. Мәсәлән, 2012 елда Леуделангеда, 2015 елда Мондор-ле-Бэнда. Универсаль Һинд дине Җәмгыяте Президенты Раджан Зед Люксембург Хөкүмәтен Дивалины ел саен бәйрәмнәргә кертергә һәм Һинду җәмгыятенә Люксембургта Һинд дине гыйбадәтханәсен нигезләргә өндәгән. Люксембургта берничә йөз Һиндстан чыгышлы кеше бар, аларның Һиндлеләр Ассоциациясе (1991 бирле) Һәм Һиндлеләр Бизнес Үзәге бар.

Кыскача тарихи тасвирлама

Люксембург Герцоглыгы 963 елда барлыкка килгән. 1792 елга кадәр ул башта Испания Нидерландларының, ә аннары соң Австрия Нидерландларының өлеше булып торган, 1795-1813 елларда Франциягә кушылган. 1815 елда Вена конгрессы карары буенча Бөек Люксембург Герцоглыгы эшләнгән булган, аның коронасы Голландия һәм Бельгия короле Вильгельм I гә бирелгән булган. 1891 елга кадәр Люксембург Нидерланд белән шәхси униядә торган. 1830-1839 елларда Бельгия оешуыннан соң аңа Бөек герцоглыкның көнбатыш (валлон) өлеше кергән. 1914-1918 елларда Беренче Бөтендөнья Сугышы барышында ил немец армиясе тарафыннан оккупацияләнгән булган. 1939-1945 елларда оккупация Икенче Бөтендөнья Сугышы барышында янә булган. 1944-1948 елларда Нидерланд, Бельгия һәм Люксембург Бенилюкс таможня берлегенә берләшкәннәр, ә 1958 елда икътисади берлек оештырганнар.

Мәдәният

Сәнать һәм архитектура Люксембург Ходай анасының соборы (элек (1613-1618) иезуит чиркәве булган, соңрак 1935-1938 елларда шактый киңәйтелгән. Аның эчендә ренессанс портал һәм барокко органы игътибарга лаек. Соборның криптында Иоанн Батырның табуты сакланган, ул Креси янында 1346 елда бәрелештә һәлак булган); 1830-1838 елда төзелгән Яңа ратушаның классицистик бинасы; Бөек Герцог сарае; Милли музей (Эхтернахта казылмалардан Рим чоры казылмалары - Септимий Северның мәрмәр бюсты, бронза сыннар, табут өсләре һәм урта гасыр скульптурасы фрагментлары, геологик тупланма, декоратив-гамәли сәнгать бүлеге, берничә XVIII-XIX гасыр интерьеры, немец, нидерланд рәсемнәренең тупланмасы (Л. Кранах, Һарлемнан Корнелис, Й. ван Клеве, К. Майссейс, Ф. Һалс, Ф. Болл, А. Остаде һ.б); XI гасырда төзелгән, әмма XVI гасырда шактый үзгәртеп корылган изге Михаил чиркәве.

Моны да карагыз

Чыганаклар

Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "Вече", 2003, авторы-составители: И.О. Родин, Т.М. Пименова

Сылтамалар

Tags:

Люксембург Географик мәгълүматЛюксембург ТарихЛюксембург СәясәтЛюксембург Административ бүленүЛюксембург ТабигатеЛюксембург ИкътисадЛюксембург Халкы һәм телеЛюксембург ДинЛюксембург Кыскача тарихи тасвирламаЛюксембург МәдәниятЛюксембург Моны да карагызЛюксембург СылтамаларЛюксембург

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

NGC 26082024 ел26 мартТөрек ВикипедиясеСәясәтАКШEva ElfieBarbarossa operatsiäseКешенең җенси системасыЦерера (кәрлә планета)CDC42Йолдызлыклар исемлегеКүмерсуларHenrix IVМалавиВенесуэлаРәмзия ВәлитоваSamsung1918 елВладимир КотельниковВолтем (Массачусетс)ВикиАтлантик океанЗөһрә СәхәбиеваВинарис ИльегетАлгоритмВикиҗыентыкМилади тәкъвимЧәчәкләрАпрельМайкл Наки(709) ФрингиллаГрек-рим көрәшеÄfğänstan suğışı (1979-1989)1754 ел1971 елИспан ВикипедиясеФатих КәримМаксим БатыревВасилий КандинскийУкраин телеСловен ВикипедиясеТАССРның төзелүе2002 ел14 сентябрьКазе Нориз (Горица)Мондидье (Сомма)Шәраб(2759) ИдоменейСибгат ХәкимЧерето (Маса-Карара)Әс-СәмигъИлминFizikaБикә РәхимоваБэтмен1990-елларЧарльз ДарвинГерман ШтаудингерРихтер магнитуда шкаласыСергей Антипов (1949)ГизгечКвазарДилев (Мазовия воеводалыгы)Төркиядә президент сайлаулары (2023)🡆 More