Йолдыз — яктылык таратучы, үз гравитацион кыры һәм эчке басымы белән торып калучы массив газ (плазма) шары, аның эчендә термотөш реакцияләре баралар яки элегрәк барганнар.
Күп йолдызлар үзенең табигате белән Кояшка охшашлы, гади күзгә яктырткыч нокта рәвешендә генә күренә торган күк җисеме. Җиргә иң якын йолдыз — Кояш.
Йолдыз | |
Урын | Галәм |
---|---|
Югарырак ранг | кара тишек |
Түбәнрәк ранг | планета |
Кайда өйрәнелә | астрономия |
Үрнәк элементы | UY Щита[d], Пистолет[d] һәм Зур йолдыз |
Йолдыз Викиҗыентыкта |
Йолдызлар — зур балкып тору газлы (плазмалы) шарлар. Алар тартылыш кысылуы нәтиҗәсендә газ-тузан (күбесенчә су тудыргыч һәм гелий) мохитеннән барлыкка киләләр. Йолдызлар тирәнлегендә матдәнең температурасы миллионнар кельвин, ә өслегендә — меңнәр кельвин була. Күпчелектә йолдызлар энергиясе су тудыргыч гелийга әверелүе термотөш реакцияләре нәтиҗәсендә китереп чыга.
Кояшка иң якын йолдыз Кентавр Проксимасы була. Ул 4,2 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Күк йөзендә гади күз белән якынча 6000 йолдыз күренеп тора, һәр ярымшар]да өч меңәрләп. Җирдән күренеп торган йолдызлар (иң көчле телескоп аша күренеп торган да) галактикалар җирле төркемендә урнашалар.
Традицион рәвештә йолдызлар дөньяның төрле почмакларындагы цивилизацияләр өчен мөһим булган. Алар дини практикаларда, астрономик навигация һәм ориентлашу өчен кулланылган. Күп кенә борынгы астрономнар йолдызлар мәңгегә күк шарына береккән һәм үзгәрми дип уйлаган. Астрономнар йолдызларны йолдызлыкларга туплаган һәм аларга нигезләнеп Кояш белән планеталарның йөрешен күзәтеп барган. Кояшның фондагы йолдызлар (һәм офыкка) карата хәрәкәте авыл хуҗалыгы эшләрен җайга салырга мөмкинлек биргән тәкъвимнәр, ягъни календарьлар төзү өчен кулланылган. Хәзерге көндә һәр илдә дә диярлек кулланылучы милади тәкъвим шундый кояш тәкъвимнәренең берсе, ул Җирнең аңа иң якын йолдыз — Кояш тирәли әйләнү вакытына нигезләнгән.
Төгәл вакыты күрсәтелгән иң борынгы йолдыз картасы б.э.к. 1534 елда Борынгы Мисырда пәйда була. Безгә билгеле булган иң борынгы йолдызлар каталогы исә Месопотамиядә, Вавилон астрономнары тарафыннан б.э.к. 2 нче меңеллыкның азагында, Кассит чорында (б.э.к. якынча 1531–1155 еллар) төзелә.
Грек астрономиясендәге беренче йолдызлар каталогын Тимохарис ярдәме белән Аристилл төзи, бу б.э.к. якынча 300 нче елда була. Гиппарх (б.э.к. 2 нче гасыр) йолдыз каталогы 1020 йолдызны эченә ала һәм Птолемей йолдыз каталогын төзегәндә кулланыла. Гиппарх беренче теркәлгән нованы (яңа йолдыз) ачучы буларак билгеле. Бүгенге көндә кулланылышта булган күп кенә йолдыз һәм йолдызлык исемнәре грек астрономиясеннән алынган.
№ | Билгеләү | Исем | Йолдызлык | Күренүчән йолдыз зурлыгы | Җирдән ераклыгы (якты. елы) | Тасвир |
---|---|---|---|---|---|---|
1 | Кояш | Зодиак йолдызлыклары | −26,72 | 8,32 ± 0,16 якты. мин | Җир белән Кояш системасының үзәге | |
2 | Кентавр αС | Кентавр Проксимасы | Кентавр | +11,09 | 4,225 | Кояшка иң якын йолдыз |
3 | Зур Эт α | Сириус | Зур Эт | −1,43 | 8,58 | Җирдән күренеп торганнардан иң якты йолдыз (Кояштан тыш) |
4 | Кече Җидегән α | Тимерказык | Кече Җидегән | +1,97 | 431,4 | Төньяк юнәлешне күрсәтеп торучы иң мөхим йолдыз |
5 | Киль η | — | Киль | +6,21 | 7000–8000 | Чиктән тыш зур йолдыз. Иң зур һәм якты йолдызлардан берсе, Кояштан якынча 5 млн. тапкыр яктырак |
6 | Гакрәп α | Антарес | Гакрәп | +1,06 | 604 | Җиргә якын йолдызлар исәбеннән иң якты һәм эреләрдән берсе. Телескопка нокта кебек түгел, ә түгәрәк кебек күренә |
7 | HIP 87937 | Барнард йолдызы | Еланлы | +9,53 | 5,963 | Үз хәрәкәт иң югары тизлеге белән йолдыз |
8 | PSR B1919+21 | — | Төлке | ? | 2283,12 | Беренче ачылган тибешле йолдыз (1967) |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Йолдыз, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.