Юпитер (борынгы төркичә oñğay, оңгай) — Кояш системасында урнашкан, Кояштан бишенче планета.
Кояш системасында иң зур планета. Сатурн, Уран һәм Нептун планеталары белән зур газлы планеталар исәбенә керә. Планетаның исеме Борынгы Рим мифологиясендәге күк йөзе һәм күкрәү Юпитер югары алласы хөрмәтенә кушылган.
Юпитерның экватордагы радиусы 71,4 мең км тәшкил итә. Бу җирнең радиусыннан 11,2 тапкыр зуррак.
2005 елның мәгълүматлары буенча Юпитерның 63 иярчене бар. Бу Кояш системасы өчен рекордлы сан. 4 иң зур иярчен — Ио, Европа, Ганимед һәм Каллисто инде 1610 елда Галилео Галилей тарафыннан ачылган.
Татар халкы, гарәп-мөселман мәдәниятенең бер өлеше буларак, әүвәл планетаны Мөштәри (иске тат. مشتری) исеме белән дә атап йөрткән., әмма хәзерге вакытта бу исем кулланылмый.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Юпитер (планета), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.