Корбан бәйрәме яки корбан гаете (гайде корбан — фар.
Ураза бәйрәме тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала.
Корбан бәйрәме | |
Нәрсә нигезендә эшләнгән | Жертвоприношение Исаака[d] |
---|---|
Елның көне | 10 зөлхиҗҗә[d] |
Традицион ашамлык | ягнятина[d], сыер ите[d] һәм seviyan[d] |
Корбан бәйрәме Викиҗыентыкта |
Корбан бәйрәме күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләнә. Россия Федерациясенең Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Карачай-Чиркәсия һәм Дагстан республикаларында — рәсми ял көне.
Ислам диненә күрә, Аллаһ Тәгалә ике пәйгамбәрне зур сынау белән сыный Ибраһим пәйгамбәрдән улы Исмәгыйль пәйгамбәрне корбан китерүне сорый. Моны икесе дә тыныч кабул итә, Ибраһим пәйгамбәр улын корбанлыкка китерергә әзерләнә. Тик Ходай аларны бу эштән азат итә, корбан итәр өчен Исмәгыйль пәйгамбәр урынына бер сарык җибәргән. Шуның белән Ул кешеләрне корбан итүне тыя һәм кешеләргә җанварларны корбан итәргә тәкъдим итә, кеше каны акмасын дия. Шушы вакыйганы истә тотып, мөселманнар Аллаһ тәгаләгә ел саен корбан китерәләр.
Бәйрәм ир кешеләр өчен госел алып, чиста-пакь киемнәрне киеп, мәчеткә гает намазын уку өчен бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкбир — «Аллаh әкбәр, Аллаh әкбәр, Лә иләhә иллә Лләhү вә-Ллаh әкбәр, Аллаh әкбәр вә-ли-Лләhи-ль-хәмд» — сүзләре әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнарны, танышларны зиярәт кылу, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.
Һиҗри тәкъвимнең миладидән якынча 11 көн кыска булганга күрә Корбан бәйрәменең датасы һәр ел төрле датага тап килә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Корбан бәйрәме, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.