Чечня

Чече́н Респу́бликасы (Чечня, шулай ук Чичнә; чеч.

Нохчийн Республика, Нохчийчоь) — Россия Федерациясе составында җөмһүрият. Көньяк федераль округка керә. Көнбатышта Ингушетия һәм Төньяк Осетия белән, көнчыгышта Дагстан белән, төньякта Ставрополь төбәге белән һәм көньякта Гөрҗистан белән чиктәш. Диңгезгә чыгышы юк. Башкаласы — Грозный.

Чечня
Чечня
Байрак
Чечня
Илтамга
Башкала Грозный
Халык саны 1 492 992 (2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 9 гыйнвар 1993 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Мәскәү вакыты, Европа/Мәскәү
Рәсми тел рус теле, чечен теле
География
ИҖБ Россия
Мәйдан 16,165 км²
Координатлар 43.4°N 45.7167°E Edit this on Wikidata
Телефон коды 871 Edit this on Wikidata
RU-CE Edit this on Wikidata
Башлык исеме Чечен Республикасы Башлыгы
Хөкүмәт башлыгы Рамзан Кадыйров
Икътисад
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары

1922 елның 30 ноябрендә барлыкка килеп, 1936—1944 һәм 1957—1993 елларда Чичән-Ингуш АССР (һәм автоном өлкәсе) эчендә булды.

Географик мәгълүмат

Чечня Зур Кавказ тауларының (Чечнядә иң биек ноктасы — Тебулосмта тавы, 4493 м) төньяк битләүләрендә һәм аңа тоташкан Чичән тигезлеге һәм Терек-Кума түбәнлегендә урнашкан. Нефть, газ, төзелеш материаллари чыганаклары бар.

Икълиме континенталь. Гыйнварның уртача температурасы Терек-Кума түбәнлегендә -3°, тауларда -12° га кадәр, июльдә 21°…25°.

Уртача еллык явым 300—1000 мм. Эре елгалар — Терек, Сунжа.

Туфраклар тигезлекләрдә, нигезлдә, болын, кәтәнә вә аксым кәстәнә, калкулыкларда карбонатлы кара, елга үзәнләрендә аллювиаль, тауларда тау-урман һәм тау-болын. Терек-Кума түбәнлегендә әрем-алабута үсемлекләре, Чичән тигезлегендә дала һәи урманлы дала үсемлекләре үсә.

2200 метрга кадәр булган биеклктәге тауларда киң яфраклв урманнар, аннан югарырак субальп вә альп болыннары бар. Чечнядә кимерүчеләр һәм сөйрәлүчеләр күп; кошларда кыргый үрдәк, каз, дүдәк, Кавказ кыргавылы бар. Тауларда көрән аю, дуңгыз, бүре, урман мәчесе, кеш яши.

Халык

Җөмһүриятнең халык саны 1 200 000 кеше (2009). Халык тыгызлыгы — 85 кеше/км² (2009), шәһәр халкы өлеше — 35,0 % (2009).

Милләтләр буенча Чичәнстан халкы:

Халык 2009 елда саны,
мең кеше
Чеченнар 1 130,0 (95,0 %)
Руслар 25,5 (2,0 %)
Аварлар 10,0 (0,5 %)
Кумыклар 9,0 (0,5 %)
Ногайлар 5,0
Ингушлар 2,5
Төрекләр 2,0
Татарлар 1,0
Башкалар 15,0
саны меңнән артык булган халыклар күрсәтелгән

Торак пунктлар

Грозный 280 263
Урус-Мартан 54 248
Шали 50 412
Гудермес 50 009
Аргун 33 207
Курчалой 23 971
Ачхой-Мартан 22 187
Цоци-Юрт 19 231
Бачи-Юрт 17 548
Гойты 17 371


Автуры 16 328
Катыр-Юрт 13 558
Гелдагана 12 866
Гехи 13 051
Майртуп 12 558
Самашки 11 898
Шелковская 11 924
Аллерой 11 812
Алхан-Кала 11 526
Серноводская 11 492


Икътисад

Сәнәгатьнең төп тармаклары — нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машиналар төзү, азык-төлек, агач эшкәртү, җиңел сәнәгать; төзелеш материаллары эшләп чыгарыла. Һөнәрмәндчелек үсеш алган. Авыл хуҗалыгында бодай, дөге, көнбагыш, шикәр чөгендере җитештерелә. Бакчачылык, йөземчелек вә яшелчәчелек белән шөгыльләнәләр. Терлекчелектә МЭТ, сарык асрала.

Мәдәният

  • Вайнах — Чечен Республикасының Ә.-Х. Кадыйров ордены кавалеры дәүләт бию ансамбле.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Tags:

Чечня Географик мәгълүматЧечня ХалыкЧечня ИкътисадЧечня МәдәниятЧечня ИскәрмәләрЧечня СылтамаларЧечня Моны да карагызЧечняГрозныйГөрҗистанДагстанИнгушетияРоссия ФедерациясеСтаврополь краеТөньяк ОсетияЧечен теле

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

ЧәүкәSF3A327 июльЭлектрон китап (җайланма)ТиреЧәчәкләрЭйвинд ЙонсонФаил КамаевЭстония гражданнары булмаганнарХалыкара тәҗрибә термотөш реакторыТвиттер1969 елТерекөмешМахатма Ганди1898 елКытай Халык ҖөмһүриятеВикипедияләр исемлегеАфрикаЧелтәркатлауМарат ЯруллинБоксСен-Медар (Жер)Кытай3 июльЛондонПуштуннарТелефонБразилияМөдәррис Әгъләмов1978 елның 31 августы вакыйгасы21 апрельBig dataЗәки ЗәйнуллинБайбулат БатуллаГабделҗаббар Кандалый1997 елДиллвин (Виргиния)Интернационал (гимн)ЭнциклопедияВерту2007ИмамISO 3166-1JavaScriptИлКышкы Олимпия уеннары 1988СтаростинИнфляцияБөек депрессияМиргазиян ЮнысИнглиз телеШәмси тәкъвим1937 ел22 июльЖасмин (җырчы)IBM2002 елБашкортстанISO 639Анна БобровскаяСергей СкрябинDevon Larratt20 июньГабделфәт СафинМәскәү🡆 More