Дагстан Җөмһүрияте (Дагстан, рус. Республика Дагестан, авар.
Дагъустандин Республика, лак. Дагъусттаннал Республика) — Россия Федерациясе эчендә җөмһүрият (дәүләт), Россия Федерациясенең субъекты. 1921 елның 20 гыйнварында барлыкка килә. Башкаласы — Махачкала шәһәре.
Байрак | |
Башкала | Махачкала |
---|---|
Халык саны | 3 133 303 (1 гыйнвар 2021) |
Нигезләнгән | 1991 |
Сәгать кушагы | Мәскәү вакыты, UTC+03:00, Европа/Мәскәү |
Рәсми тел | рус теле, агул теле, авар теле, әзери теле, чечен теле, даргин теле, комык теле, лак теле, лезги теле, нугай теле, рутул теле, табасаран теле, цахур теле |
География | |
ИҖБ | Россия |
Мәйдан | 50,300 км² |
Координатлар | 43.1°N 46.88°E |
Телефон коды | 872 |
RU-DA | |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | Дагстан республикасының халык җыены |
Башлык исеме | Дагстан республикасы башлыгы |
Хөкүмәт башлыгы | Сергей Меликов |
Икътисад | |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары |
Көнъякта Азәрбайҗан белән, көнъяк-көнбатышта Гөрҗистан белән, көнбатышта Чеченстан белән, төнъякта Калмык Җөмһүрияте бедән һәм төнъяк-көнбатышта Ыстаурапол крае белән чиктәш.
Дагстанның бик зур туристик потенциалы бар. 30га якын тау түбәсенең биеклеге 4000 мдан артыграк, иң югары ноктасы – Базардүзү түбәсенең биеклеге 4466 м.
Дагстан Каспий диңгезенең көнбатышында урнашкан. Җөмһүриятнең көньягын Кавказ таулары алып тора, төньягында Каспий буе үзәнлеге башлана. Урта өлешеннән Терек һәм Сулак елгалары ага.
Таулар Дагстанның 25,5 мең км² мәйданын биләп тора, барлык территориянең уртача биеклеге 960 м тәшкил итә.
Халык саны — 2 737,7 мең кеше (2010). Авыл халкы 57,6 % тәшкил итә, шәһәр халкы — 42,4 % (2009). Халык тыгызлыгы — 53,9 кеше/км² (2009). Дагстан хөкүмәтеннән алынган мәгълүмат буенча җөмһүриятенең тышында даими рәвештә 700 меңнән артык дагстанлы яши.
Дагстан халыклары телләре дүрт төп тел төркеменә карый.
Ышанучыларның 96 % — мөселманнар: шуларның төрле чыганаклар буенча 96-99 % — сөнниләр, 1-4 % — шигыйләр; 3% — христианнар (праваслау). Берникадәр яһүдиләр бар.
Туулар — 1000 кешегә 19,5 (Ингушетия һәм Чеченстаннан соң Әрәсәй Федерациясендә 3 урын). Бер хатын-кызга уртача балалар саны — 2,13.
Халык | 2002 елда саны, мең кеше | 2010 елда саны, мең кеше |
---|---|---|
Аварлар | 758,4 (29,4 %) | 850,01 (29,4 %) |
Даргиләр | 425,5 (16,5 %) | 590,38 (17,0 %) |
Комыклар | 365,8 (14,2 %) | 431,74 (14,9 %) |
Ләзгиләр | 336,7 (13,1 %) | 385,24 (13,3 %) |
Лаклар | 139,7 (5,4 %) | 161,28 (5,6 %) |
Әзериләр | 111,7 (4,3 %) | 130,9 (4,5 %) |
Табасараннар | 110,2 (4,3 %) | 118,9 (4,1 %) |
Руслар | 120,9 (4,7 %) | 104,02 (3,6 %) |
Чеченнар | 87,9 (3,4 %) | 93,7 (3,2 %) |
Нугайлар | 36,2 (1,4 %) | 40,4 (1,4 %) |
Агуллар | 23,3 (0,9 %) | 28,1 (1 %) |
Рутуллар | 24,3 (0,9 %) | 27,8 (1 %) |
Цахурлар | 8,2 | 9,8 |
Әрмәннәр | 5,7 | 5,0 |
Татарлар | 4,7 | 3,7 |
Яһүдләр | 1,5 | 1,7 |
Украиннар | 2,9 | 1,5 |
Тау яһүдләре | 1,1 | 0,2 |
Саны 1000нән артык булган халыклар күрсәтелгән |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Дагстан, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.