Хәзәр диңгезе яки Каспий диңгезе (рус. Каспийское море, каз.
Европа белән Азия берләшкән җирдә урнашкан. Зурлыгы өчен диңгез дип атала. Су өслеге дәрәҗәсе һәм мәйданы үзгәрүчән, хәзерге вакытта мәйданы 371 000 км², Дөнья океанына карата биеклеге −28 м тәшкил итә.
Каспий диңгезе лак. Каспи хьхьири, лезг. Каспий гьуьл, авар. Хазар ралъад, әзери. Xəzər dənizi, Калып:Lang-dar, каз. Каспий теңізі, фар. دریای خزر, төрекм. Hazar deňzi, чеч. Каспий-хIорд | |
Азәрбайҗан ярында | |
Илләр | Казакъстан Русия Төрекмәнстан Иран Азербайджан |
ДДӨБ | −28 м |
Мәйдан | 371 000 км² |
Күләм | 78 200 км³ |
Яр буе сызыгы озынлыгы | 7000 км |
Иң зур тирәнлек | 1025 м |
Уртача тирәнлек | 208 м |
Тозлылык | <13 ‰ |
Суҗыяр мәйданы | 3 626 000 км² |
Коючы елгалар | Идел, Җаек, Терек, Күрә |
Бер фараз буенча Каспий атамасы б.э.к. диңгезнең төньяк-көнбатышында яшәгән каспий кабиләсе исеменнән килеп чыккан. Үз тарихында Каспий диңгезенең төрле кабиләләрдә һәм халыкларда 70 тән артык аталышы булган:
һ.б. атамалар.
Каспий диңгезе Азия белән Европа кыйтгалары тоташкан җирдә урнашкан. Формасы буенча латинча S хәрефен хәтерләтә. Көньяктан төньякка якынча 1200 кмга сузылган, көнчыгыштан көнбатышка — уртача 310–320 кмга.
Яр сызыгы озынлыгы (утрауларны исәпләмичә) 6500–6700 км, утрауларны исәпләп — 7000 км га кадәр.
Каспий диңгезенең ярлары ниигезддә таусыз һәм тигез. Төньякта, Идел дельтасында, ярлар баткаклыклы, су өслеге суүсемнәр белән капланган. Көнчыгыш ярлар известьлы. Көнбатышта ярлар таулырак.
Каспий диңгезенең эре ярымутраулары:
Барысының бергә мәйданы 350 км² булган эре һәм уртача зурлыктагы 50 якын утрау бар. Иң эреләре:
Каспийга 130 елга коя, шуларның тугызның тамагы дельта рәвешендә. Каспийга коючы эре елгалар: Идел, Терек (Россия), Җаек, Эмба (Казакстан), Күрә (Азәрбайҗан), Самур, Атрек (Төрекмәнстан) һ.б. Каспийга коючы иң зур елга — Идел. Елына уртача ул 215–224 км3 су китерә.
Карабугаз-Күл (төрекм. Garabogazköl) — диңгезнең төньяк-көнчыгышында (Төрекмәнстан) урнашкан тозлы күл, 1980 елга кадәр Каспий белән тар (200 м) бугаз аркылы тоташкан култык булган. 1980 елда дамба төзелгәннән соң суның дәрәҗәсе төшә һәм ул диңгездән аерыла, тозлылыгы артты (310 ‰). 1984 елда аӊа су кертә башладылар. 1992 елда култык торгызыла. Мирабилит табыла.
Каспий диңгезе биш дәүләтнең ярларын юа:
Диңгезнең экологик проблемалары ярларында нефть чыгару һәм ташу белән, елгалардан агып килүче зарарлы матдәләр һәм диңгез ярларында урнашкан шәһәрләр белән бәйле. Диңгездә кыйммәтле балык төрләрен ерткычларча тоту күзәтелә. Шул сәбәпле дәүләтләр аларны тоту буенча чикләмәләр кертергә мәҗбүр.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Каспий диңгезе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.