Украин теле (укр. українська мова) — көнчыгыш славян телләренең берсе.
Сөйләшүчеләр саны 45 млн кеше. Шулардан 37 млн өчен украин теле — туган теле. Белорус һәм рус телләренә якын.
Украин теле | |
Үзисем: | українська мова |
---|---|
Илләр: | Украина, Россия, Польша, Канада, Казакъстан, Беларус, Румыния, Словакия, Сербия, АКШ, Маҗарстан, Чехия |
Күзәтүдә тора: | Украина милли фәннәр академиясе[d], Институт украинского языка НАН Украины[d], Институт языкознания имени А. А. Потебни[d] һәм Commissioner for the Protection of the State Language[d] |
Сөйләшүчеләр саны: | ~ 43—47 млн, туган тел — 37 млн |
Халәт: | иминлектә[d] |
Классификация | |
Төркем: | Һинд-аурупа телләре гаиләсе
|
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: | укр 720 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Күбесенчә Украинада таралган, шулай ук Россиядә, Беларустә, Казакъстанда, Ләхстанда, Словакиядә, Романиядә, Молдовада, Маҗарстанда, Сербиядә, Канадада, АКШта, Австралиядә зур украин җәмгыятьләре бар.
Украин теле Украинада һәм Кырым Җөмһүриятендә ( Россия Федерациясе) рәсми тел хәләтенә ия.
Украин теленең сүзлеге нигезендә борынгы славяннар лексик фонды тора, Киев Русе һәм соңрактагы чорларында килеп чыккан сүзләр: гарний «матур», «яхшы»; мрія «хыял»; щоденний «көн саен», діяти «эшләү» .
Украин теленең сөйләмнәре өч төркемгә бүленә: көньяк-көнбатыш (шул исәптән Волыния, Галиция, Карпатлар сөйләме), төньяк һәм бүгенге әдәби телнең нигезе — көньяк-көнчыгыш сөйләме.
XVIII гасыр ахырында заманча украин теле формалаша. Украин әдәби теленә нигез салучы — Иван Котляревский булып санала. Тарас Шевченконың иҗаты әдәби телнең кагыйдәләрен үстерүгә зур өлеш кертә.
Язуы кирил әлифбасы нигезендә.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Украин теле, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.