Ислам Дога

Дога (гарәп.

Ислам Дога
Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Биналар
МәчетМанара
Михраб – Кәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
Мөгътазилиләр – Хариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
Ваххабчылык – Сәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия

دعاء‎‎ — сорау, ялвару) — Исламда, ышанучы кешенең Аллаһка эндәшүе.

Ислам Дога
Дога кылу

Гомүмән алганда, мөселман һәрвакытта да Аллаһка дога белән ялварырга тиеш:

« Әгәр колларым синнән Минем турында сорасалар, хакыйкатьтә, Мин якын. Дога кылучы Миңа дога белән мөрәҗәгать итсә, Мин мөрәҗәгатенә җавап бирәмен.
»

Дога кылуның әдәпләре

Аллаһка дога кылганда кабул булсын өчен түбәндәгеләрне эшләү мөһим:

  1. Ихласлык/
  2. Доганы Аллаһка хәмед-сәнә вә пәйгамбәргә салават белән башлау, тәмамлаганда да шулай ук бетерү.
  3. Җитдилек белән сорау, доганың кабуллыгына инану һәм ашыктырмау.
  4. Күңел вә йөрәк белән бирелү.
  5. Шатлыкта да кайгыда да дога белән ялвару.
  6. Догада Аллһтан башкага ялвармау.
  7. Үзеңне, гаиләңне, балаларыңны һәм байлыгыңны, берсен дә ләгънәт кылмау.
  8. Аллаһка ялварганда бик кычкырып та, бик эчтән дә дога кылмау, ә уртача ялвару.
  9. Барча гөнаһларны тану һәм алар өчен гафу сорау, шулай ук Аллаһның рәхмәтен танып Аңа шөкер кылу.
  10. Доганың сүзләрен ясалма рәвештә рифмага салмау. Сораганда хәерлене генә сорау.
  11. Дога кылганда тыйнаклык, буйсынучанлык, өмет һәм курку белдерү.
  12. Хаксыз алынган нәрсә булса, аны хуҗасына кайтару һәм тәүбә итү.
  13. Доганы 3 тапкыр кабатлап әйтү.
  14. Кыйблага таба юнәлү.
  15. Дога кылганда кулларны күтәрү.
  16. Таһәратле булу.
  17. Дога кылучы изгелеккә өндәүче вә бозыклыктан тыючылардан булу.
  18. Башка кеше өчен дога кылганда, иң әүвәле үзең өчен сорау.
  19. Аллаһның күркәм исемнәрен вә камил сыйфатларын әйтеп сорау.
  20. Гөнаһлардан саклану һәм сораучының ризыгы да, киеме дә хәләл юл белән кәсеп ителгән булу.
  21. Гөнаһка вә туганлык җепләрен өзүгә китерә торганны сорамау.

Дога кабул була торган вакытлар һәм урыннар

  1. Кадер кичендә.
  2. Төннең өченче өлешендә.
  3. Азан белән камәт арасында.
  4. Яңгыр яуганда.
  5. Җиһәдтә һөҗүм вакытында.
  6. Җомга көненең бер өлешендә.
  7. Зәмзәм суы эчкәндә.
  8. Сәҗдә вакытында.
  9. Фарыз намазларыннан соң.
  10. Тәшәһһүд ахырында.
  11. Мөселман кардәшең гаеп (яныңда булмаган) вакытта аның өчен дога кылу.
  12. Гарәфәт көнендә (хаҗда булучыга).
  13. Рамазан аенда.
  14. Золым кылынган вә җәберләнгән кешенең догасы.
  15. Ата-ананың баласына карата догасы.
  16. Мөсафир кешенең догасы.
  17. Ураза тотучының догасы.
  18. Авыз ачканда.
  19. Гадел имамның догасы.
  20. Изге баланың догасы.
  21. Хаҗда беренче ике баганага таш аткач.
  22. Кәгьбәтуллаһ эчендә, шулай ук хиҗер эчендә, чөнки ул Кәгьбәтуллаһның бер өлеше.
  23. Сафа һәм Марва калкулыкларында.

Моны да карагыз

Сылтамалар

Tags:

Ислам Дога Дога кылуның әдәпләреИслам Дога Дога кабул була торган вакытлар һәм урыннарИслам Дога Моны да карагызИслам Дога СылтамаларИслам ДогаАллаһГарәп телеИслам

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Айдар Юнысов (1987)Таһир ЯкуповСәясәтКүнҖәүдәт ХантимеровЛилия Муллагалиева366 елNGC 29043 майБот арасыПрилипецЯңалифГөрҗистанБеренче май (бәйрәм)СурхуриEmmanuel MakronВикимедиа ФондыЭнциклопедия799 елГаиләКвадрат километрDohaГадел КутуйКокос утрауларында исламВикиөзекИспанияРәдиф ЗариповНевилл ЧемберленAP3S2Айгөл ХәйруллинаРусларTäre yawlarıВладислав БугераНәҗип БәдретдиновКырым РеспубликасыРоссия ислам институты (Казан)АлюминийЯңа Ел малайDronМуса Җәлил биографиясеВинарис ИльегетДонбасс сугышыБиралингешвараNGC 3591Муди (округ, Көньяк Дакота)ФәнTendenceIC 2214Инглиз телеФердинанд СәлаховAAED1Төрки телләрУкраинаТөркияОмонимЛитваИлгиз ЗакировВикимедиа фондыNGC 2804ТатарстанГөлчирә БәдретдиноваИюньКаргаQatar Ämirlege🡆 More