Донбасс Сугышы

Донбасс сугышы яки Украина көнчыгышында кораллы низаг я Украина ватандашлар сугышы — бер яктан, үзләре тарафыннан игълан ителгән Донецк һәм Луганск халык җөмһүриятләре идарә иткән җирле талпачылар һәм чит илләрдән, күпчелектә Россия Федерациясеннән, килгән иреклеләр, икенче яктан, Украина кораллы көчләре, Украина ЭЭИ һәм чик буе хезмәте оешмалары, Украина иминлек хезмәте, милли гвардиясе, территориаль саклану батальоннары катнашуы белән Украина көнчыгышында баручы хәрби хәрәкәтләр.

Низагта Россия Федерациясе хәрби оешмаларының катнашуы да бар дип фаразлана. Кайбер украин сәясәтчеләре тарафыннан Рус-украин сугышы я 2014 елның Ватан сугышы дип тә атала. Башка телләрдә (мәсәлән, инглизчә, төрекчә, әзәричә, датча, французча, латышча, литовча) Донбасс сугышы дип атала.

Донбасс сугышы
Төп низаг: 2014 елгы Украинада Россия яклы протестлар
Донбасс Сугышы
2014 елның 15 июле хәленә низаг территориясе
Дата

7 апрель 2014

Урын

Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләре

Сәбәп

Украина карашы: Россия тарафыннан сепаратив омтылышларны кабызу, Россия тарафыннан Украинага каршы хәрби агрессия
— Ополчение карашы: 2014 елның февралендә хакимиятне көч белән алыштыру, үтә уң милләтчелек һәм экстремизм көчәю, Көньяк-Көнбатышның ихтыяҗларын үзәк хакимият тарафыннан икърар итү, олигархлар тарафыннан икътисадны яңадан бүлү

Халәт

Низаг дәвам итә

Көндәшләр
Яңарусия (ХҖБ)Донбасс Сугышы Яңарусия (ХҖБ)
  • ДХҖДонбасс Сугышы ДХҖ
  • ЛХҖДонбасс Сугышы ЛХҖ
    һәм аларның тарафдарлары

РусияДонбасс Сугышы Русия
(Россия тарафыннан инкяр ителә)

УкраинаДонбасс Сугышы Украина
  • Донбасс Сугышы Украина кораллы көчләре
  • Донбасс Сугышы Украина иминлек хезмәте
  • Донбасс Сугышы Украина дәүләт чик буе хезмәте
  • Донбасс Сугышы Украина милли гвардиясе

Иреклеләр батальоннары:

  • «Донбасс»
  • «Азов»
  • «Украина»
  • «Днепр»
  • «Айдар»
  • Башка иреклеләр
Сәргаскәрләр
Донбасс Сугышы Павел Губарев

Донбасс Сугышы Денис Пушилин
Донбасс СугышыРоссия байрагы Александр Бородай
Донбасс СугышыРоссия байрагы Игорь Стрелков
Донбасс Сугышы Игорь Какидзянов #
Донбасс СугышыПриднестровье байрагы Владимир Антюфеев
Донбасс Сугышы Сергей Журиков †
Донбасс Сугышы Мирослав Руденко
Донбасс Сугышы Вячеслав Пономарёв #
Донбасс Сугышы Сергей Здрылюк
Донбасс Сугышы Алексей Мозговой
Донбасс Сугышы Валерий Болотов
Донбасс Сугышы Сергей Корсунский
Донбасс Сугышы Дмитрий Бойцов
Донбасс Сугышы Михаил Верин

Донбасс Сугышы Пётр Порошенко
(7 июненнән);

Донбасс Сугышы Александр Турчинов
(7 июньгәчә);
Украина байрагы Арсений Яценюк;
Украина байрагыФайл:Snbo.gif Андрей Парубий;
Украина байрагыДонбасс Сугышы Арсен Аваков;
Украина байрагыДонбасс Сугышы Василий Крутов;
Украина байрагыДонбасс СугышыДонбасс Сугышы Степан Полторак;
Украина байрагыДонбасс Сугышы Сергей Кульчицкий †;
Украина байрагыДонбасс Сугышы Валентин Наливайченко;
Украина байрагыДонбасс Сугышы Николай Литвин;
Украина байрагыДонбасс СугышыДонбасс Сугышы Валерий Гелетей (3 июльдән);
Украина байрагыДонбасс Сугышы Михаил Коваль (3 июльгәчә);
Украина байрагыДонбасс Сугышы Сергей Тарута;
Украина байрагы Олег Ляшко;
Украина байрагыДонбасс Сугышы Дмитрий Ярош;
Украина байрагыДонбасс Сугышы Семён Семенченко

Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез
Гомум югалтулар
1000 кешедән артык

БМО мәгълүматларча: 165 000 качак
РФ ФМХ мәгълүматларча: 400 000 качак

Низагның башлану датасы булып 2014 елның 7 апреле санала — нәкъ шул көнне Украина президенты в. б. Александр Турчинов көч операциясе башлавы турында игълан иткән.

Украина хакимияте үз гамәлләрен «ТКО» («террорчыларга каршы операция») дип, Россия яклы көчләр һәм Россия җитәкчелеге исә аларны «җәзалау операциясе» дип атыйлар.

Алтарих

Евромәйдан вакыйгалары Януковичка көндәшләрне яклаган Көнбатыш Украина һәм Янукович торышы көчле булган Россия яклы Көньяк-көнчыгыш Украина арасында каршылыкны кискенләштергәннәр.

Украина буйлап тәгәргән массакүләм протестлардан соң (моның белән бер үк вакытта протестчылар канунсыз рәвештә административ биналарны басып алганнар) каршылык тагын да көчәеп киткән.

Февраль аенда Киев каршылыгы Украинада хакимият алышынуга китергән. 22 февральдә Югары Радасы чираттан тыш президент сайлауларны 25 майда үткәрергә карар итә. Президент вазифаларын башкаручы булып Александр Турчинов сайланыла, 27 февральдә яңа Министрлар Кабинеты оештырыла.

Евроинтеграциягә курсны игълан иткән яңа хакимият көнбатыш, үзәк һәм төньяк төбәкләрдәге халкының хуплавын алса да, Көньяк-көнчыгышта яңа хакимиятнең беренче гамәлләре, аның тарафыннан украин милли оешмаларга ярдәм күрсәтү ризасызлыкны һәм массакүләм протест чараларны кузгаткан. Донбасста яңа хакимиятнең көндәшләре Евромәйдан тарафдарлары гамәлләренә охшаш тактикасын кулланганнар: дәүләт оешмаларыныкы биналарны камау һәм басып алу, Россия яки җирле җөмһүриятләр байракларын күтәрү. Яңа хакимиятнең көндәшләре Украинаны федеральләштерү һәм рус телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү турында таләп иткәннәр.

Евромәйдан нәтиҗәсендә хакимияткә килгән Украин хөкүмәте бу вакыйгаларны сепаратизм күренешләре һәм милли иминлеккә куркыныч дип игълан иткәннәр. Украинаның яңа җитәкчеләре Көньяк-көнчыгыштагы чуалышларны көч белән басып алуга юлны алганнар; 12 мартында Украина Милли гвардиясе торгызыла.

Вакыйгалар үсеше

Беренче көннәр

Россия яклы активистлар тарафыннан Донецк һәм Харковь халык җөмһүриятләрне һәм 11 майда Кырым үрнәге буенча референдумны үткәрмәкче булу турында игълан итүеннән соң Украина президенты вәкаләтләрен башкаручы Александр Турчинов көнчыгыш өлкәләрдә террористларга каршы көч операциясе башлау турында боерык чыгара.

8 апрельдә украин хакимиятләре Харковьны үз контроленә кайтарганнар. 10 апрелендә ДХҖ битәкчесе Денис Пушилин үз гаскәре булдыру турында игълан итте.

12 апрельдә Россия яклы активчылары төркеме Славянскига уңышлы һөҗүмне ясаганнар. Шәһәрне алу үзе кансыз булды, әмма икенче көнне шәһәр тирәсендәге атышуларда беренче һәлакләр булганнар. Шу ук көнне талпачылар үз контрольга Артёмовск һәм Краматорск ины алганнар, шәһәр шураларының биналары өстендә ДХҖ байрагы урнаштырылганнар.

13 апрель көнне Енакиево, Макеевка һәм Мариуполь шәһәрләрдә җирле милитсәнең бернәрсә дә эшләмәвендә шәһәрләрдә ДХҖ хакимияте урнаштырылган.

14 апрельдә ДХҖ көчләре контроленә Горловка, Харцызск, Ждановка һәм Кировское күчкән.

13 апрельдә Украина президенты вәкаләтләрен башкаручы Турчинов талпачыларга катгый таләпне белдергән: алар 14 апрельнең сәгать 9сенә дәүләт органнарныкы биналарны бушатырга тиеш булганнар, югыйсә, көч операциясе башланачак. Турчинов таләбе таләп кире кагылган.

Украин хәрбиләренең һөҗүме

15 апрельдә украин хәрбиләре Славянск һәм Караматорск тирәсендәге аэропорт өстендә контрольны кайтарганнар. Икенче көнне украин хәрби техникасы Краматорскига керде, алты хәрби десант машинасы экипаж белән Донецки талпачылар ягына күчте. Шул ук көнне талпачылар Мариупольдәге эчке гаскәрләр өлешен басып алуга керештеләр, әмма ул уңышсызлыкка очраган.

ДХҖ киңәйтүе

16 апрель — 1 май дәвамында ДХҖ байрагын Новоазовск (16 апрель), Северск (18 апрель), Комсомольское, Старобешево (19 апрель), Красноармейск һәм Родинское (1 май) шәһәрләре күтәргәннәр.

ЛХҖ игълан итүе

28 апрельдә Луганскида Луганск Халык Җөмһүрияте булдыру турында игълан ителде. 29 сендә талпачылар өлкә дәүләт идарәсе һәм өлкә прокуратурасы бинасын басып алдылар, милитсә митингчылар ягына күчте. 30 апрельдә Алчевски шәһәр шурасы өстендә Россия байрагы күтәрелгән.

24-25 апрельдә Славянск өчен бәрелешләр кызып киткәннәр, алар барышында талпачылар берничә блокпостны калдырганнар; каршы һөҗүм барышында талпачылар беренче украин боралакны атып төшергәннәр. Уңышсызлыкка очрап, миллигвардиячеләр шәһәрен камалышка аларга карар иткәннәр. 2 майда украиннар яңадан басыпу алуны башлаганнар. Алар өч боралакны югалтканнар, әмма кайбер стратегик әһәмиятле биеклекләрне яулаганнар.

7 майда миллигвардиячеләр, ДХҖ тарафдарын кысрыклап, Мариуполь шәһәр шурасы бинасын үз контроленә алганнар; әмма берничә сәгать узгач, талпачылар бинаны кайтарып алалар. 9 майда миллигвардиячеләр кабат Мариупольга һөҗүм иткәннәр, ул талпачылар тарафыннан кире кагылган. 13 июньдә «Азов» батальоны, украин хәрбиләре белән берлектә, шәһәрне ДХҖ талпачылардан чистартылган.

25 майда фетнәчеләр Украина гаскәриләре урнашкан Донецки аэропортына һөҗүм итәләр. Украина хәрби артиллериясе һәм авиациясе ярдәме белән фетнәчеләр зур югалтулар белән чигенәләр. «ДХҖ» рәсми рәвештә генә Россиягә утыздан артык мәет озаткан.Груз 200 Шул очрактан соң Россия ватандашларының үлем очраклары турындагы хәбәрләр җәмәгатьчелеккә башка ирештерелми.

Референдумнар

    Донбасс Сугышы  Төп мәкалә: Донецк Халык Җөмһүрияте үзбилгеләнүе турында референдум, Луганск Халык Җөмһүрияте үзбилгеләнүе турында референдум

11 май көнне ДХҖ һәм ЛХҖ контроле астындагы булган территорияләрдә үзбилгеләнү турында референдумнар уздырылганнар. Бюллетеньнәрдә рус һәм украин телләрендә бердәнбер сорау (Сез Донецк/Луганск Халык Җөмһүриятенең дәүләт мөстәкыйльлеге турында яклысызмы?) һәм ике җавап варианты булган: «Әйе», «Юк».

Референдумнар нәтиҗәләре шундый булганнар: оештыручылар сүзләренчә, өлкәләрнең икесендә дә килү күрсәткече 75% тәшкил иткән; тавыш бирүчеләрнең күпчелеге дә дәүләт мөстәкыйльлеген яклаганнар (Донецк өлкәсе — 89,1%, Луганск өлкәсе — 96,2%). А. Турчинов белдерүенчә, референдумнарда тавыш бирүчеләрнең 24 һәм 32 процент гына катнашкан. Украина хөкүмәте алдан ук рефендумнарны канунсыз дип таныган.

Июнь бәрелешләре

2 июньдә украин хәрбиләре Луганскига һавадан һөҗүмне ясаганнар. 5 июньдә талпачылар чик буе пунктларын басып алуга керештеләр. 8 июньдә Изварино чик буе авылы янында бәрелешләр булган. 12 июньдә Кременная, Снежное һәм Макарово тирәсендә кораллы бәрелешләр булганнар.

14 июньдә Луганск тирәсендә украин очкычы бәреп төшерелгән, 49 кеше һәлак булды.

14-15 июньдә украин гаскәре Счастье шәһәрен яулаган. Сугыш хәрәкәтләре Луганскидан 10 км төньякка таба күчерелгәннәр.

19 июньдә сугыш хәрәкәтләре Кызыл Лиман һәм Ямполь тирәсендә булганнар.

23 июньдә Донецкида солых сөйләшүләрне башлау шартлары турында консультацияләр узган, алар барышында яклар 27 июньгә кадәр утны туктату турында килешкәннәр. Утны туктату режимы ике яктан да бозылган.

Июль бәрелешләре

5 июльдә талпачылар камалган Славянскидан Краматорскига чигенгәләр. Славянск артыннан ук талпачылар Краматорскины, Дружковканы һәм Константиновканы бушатканнар. 6 июльдә украиннар Артёмовскины алалар.

10 июльдә Северск шәһәре украин хәрбиләре контроленә күчкән.

11 июльдә Зеленополье тирәсендә талпачылар «Град» залп уты реактив системсын кулланып, украин гаскәрләрен тупка тотканнар. 19 кеше һәлак булды, 93 кеше яраланган.

16 июльдә талпачылар Степановка, Мариновка һәм Амвросиевка янында һөҗүмгә күчкәннәр. Мариновка янында талпачылар Россия-Украина чигенә кадәр 1,5 километр гына барып җитмәде; нәтиҗә буларак талпачылар украин көчләренең көньяк төркемен камалышка алганнар диярлек.

21 июльдә украин хәрбиләре танклар куллануы белән Донецкины басып алуга керештеләр. Сугыш хәрәкәтләре вокзал һәм аэропорт тирәсендә барганнар. Шул ук көнне украин хәрбиләре Рубежное, Дзержинск һәм Соледар шәһәрләрен үз контроленә ала. 22 июльдә талпачылар Северодонецк, Лисичанск, Кировск һәм Попасная шәһәрләрен калдырганнар. 23 июльдә талпачылар Лисичанскины вакытлыча кайтарганнар, ләкин 25сендә алар кире чигенгәннәр.

Август бәрелешләре

24 август көнне Россиянең танклар һәм артиллерия белән ныгытылган регуляр гаскәрләре ике тарафтан чикне узып, Украина гаскәренең артлары буйлап һөҗүм иткәннәр. Төп юнәлешләр: Донецкига көньяк тараф, шәһәрне камалыштан алу өчен һәм Азак диңгезе буендагы Новоазовск. Иловайск шәһәрчеге янында Украина гаскәрләренең зур төркеме камалышта калган һәм тар-мар ителгән. Һөҗүмнән соң Луганск һәм Донецки камалыштан алынган. Көньякта һөҗүм Мариупольга җитмичә туктап калган.

5 сентябрьдә, Минск шәһәрендә, низаг яклары, шул исәптә Россия вәкилләре, утны туктату турында килешүне имзалаганнар. Килешү нәтиҗәсендә әсирләр белән алмашу каралган. Әсирлеккә төшкән Россия гаскәриләре һәм фетнәчеләр, бер яктан, Украина хәрбиләре, икенче яктан азат ителелергә тиеш булган.

2015

18 гыйнвар көнне, Украина президенты киңәшчесе Юрия Бирюковның белдерүе буенча, украин гаскәре террористларга каршы операциянең актив өлешен яңадан башлады.

2016

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Tags:

Донбасс Сугышы АлтарихДонбасс Сугышы Вакыйгалар үсешеДонбасс Сугышы Шулай ук карагызДонбасс Сугышы ИскәрмәләрДонбасс Сугышы Тышкы сылтамаларДонбасс Сугышы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

ЕвроӘмирхан Еникиİlon MaskТөшенчәТатар халык җырлары (китап)Рәдиф КашаповБронислав КоморовскиДамир ГарифуллинMedSoftTatar teleОрганизмФранция коммуналарыIC 4642ИсламИлсөя БәдретдиноваМидхәт ӘбделмәновӘманәтКайбыч районыРинат Вәлиев (1995)ВергилийАганинМөхәммәт МәһдиевПсихология1961 елПифагорҺиҗри тәкъвимАКШ КонгрессыОлы СөлчәЯшерәм яулыкТензас (приход, Луизиана)Сөннәтче бабайДмитрий МенделеевБәхрәйнHD196544Татар телеСергей СкрябинМарат БәшировМәчетбарMäxmät KapetanoviçӘлмәтнефтьЧернобыль һәлакәтеХуннуГабдулла Тукай биографиясе1000 (мәгънәләр)АнглияЧишмә (станция)Зифа НагаеваКүренмә нурланышТатар Әҗбие19 март1932 елЗилаер районыТабигатьC++Галимҗан ИбраһимовКытай2020 ел«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденыHarmonikaАйдар Юнысов (1987)ЯпонияЧулпан ХаматоваХристианлыкСәрдә үләнеАйоваБезнең гомер (китап)Грибан25 апрель🡆 More