Мөхәммәт Сөнгать (Сөнгатулла) улы Мәһдиев ― Татарстан Республикасының халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, КДУ (КФУ) укытучысы.
Мөхәммәт Мәһдиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиев |
Туган | 1 декабрь 1930 Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылы |
Үлгән | 14 июнь 1995 (64 яшь) Казан, Россия |
Яшәгән урын | Чехов урамы, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Һөнәре | язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, укытучы |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Лилия Гомәр кызы Бәширова |
Балалар | кызы Гәүһәр (Хәсәнова), улы Искәндәр |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре кандидаты[d] |
Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылы мулласы Сөнгатулла Мәһдиев гаиләсендә дөньяга килгән. 1944 елда Сикертән авылындагы җидееллык мәктәпне һәм 1947 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, шул ук районның Сеҗе урта мәктәбендә бер ел өлкән пионервожатый булып эшли, аннары, 1948–1950 елларда, хәзерге Саба районының Керәнле җидееллык мәктәбендә тарих фәне укыта. 1950–1954 елларда Балтик хәрби флотында хезмәт итә. Флоттан кайткач, 1955–1960 елларда Арча төбәге мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1959 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт педагогика институтының тарих бүлеген тәмамлый. 1960 елда М. Мәһдиев Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә, һәм уңышлы тәмамлап, 1964 елда «Татар совет әдәби тәнкыйте (1917–1932)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
Аспирантураны тәмамлаганнан бирле Мөхәммәт Мәһдиев университетның татар әдәбияты кафедрасында башта ассистент, өлкән укытучы, ә 1968 елдан доцент булып эшли. Ул – 1961 елдан КПСС члены иде.
Мөхәммәт Мәһдиев 1995 елда вафат була, туган авылы Гөберчәк зиратына җирләнә.
Мөхәммәт Мәһдиев – иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлаган кеше. Аспирантурада укыган елларында ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән кызыксына башлый. 1960нчы еллар дәвамында республика матбугаты битләрендә шул темаларга багышланган бер төркем мәкаләләрен бастыра.
Язучы-прозаик буларак исә М.Мәһдиевнең исеме матбугатта бераз соңрак, 1960нчы елларның ахырларыннан күренә башлый. 1967 елны «Казан утлары» журналының бишенче санында «Этюдлар» дигән гомуми баш астында аның беренче кыска хикәясе – әдәби парчалары басылып чыга, ә тагын бер елдан шул ук журнал битләрендә «Без – кырык беренче ел балалары» исемле беренче повесте дөнья күрә. Әлеге повесть укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алына. Шуннан соң иҗат ителгән күләмле әсәрләре – авыл тормышын, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы күмәк хуҗалык чынбарлыгын, аның кешеләрен үзәккә алып, шул заманга хас күп төрле иҗтимагый, әхлакый-фәлсәфи проблемаларны рәссам күзе аша анализлаган, актуаль яңгырашлы, халыкчан рухлы «Фронтовиклар» (1972) романы, «Каз канатлары» (1975) романы, «Кеше китә – җыры кала» (1978), «Торналар төшкән җирдә» (1978), «Ут чәчәге» (1980), «Исәнме, Кәшфи абый!» (1982) кебек повестьлары белән М.Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафына баса. Мөхәммәт Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар. Ул әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьчә сурәтләү алымнарында гаять үзенчәлекле язучы.
Мөхәммәт Мәһдиев – драматургия жанрында да көчен сынап караган язучы. 1983 елда әдипнең хезмәткә бәйләнештә гаилә һәм әхлак проблемаларын яктырткан «Борчулы өч көн» исемле комедиясе Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйналды .
М. Мәһдиев 1983 елның гыйнварыннан РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем йөрткән.
«Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә» һәм «Бәхилләшү» повестьлары өчен ул 1990 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була, 1993 елда исә халыкчан әдәби иҗаты өчен аңа Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Мальчишки сорок первого: Повесть /Пер. с татар. Э. Салиховой.– Казань: Таткнигоиздат, 1974.–78 с. 50000. Рец.: АхунзяновИ. Автора надо уважать.– Сов. Татария, 1974, 8 мая; Сафиуллина Ф. Язучының тел осталыгы һәм тәрҗемә.– Казан утлары, 1974, № 9, 186–188 б. Летят гуси: Роман и повесть /Авториз. пер. с татар. Ю. Галкина.– М: Современник, 1979.– 320 с.– (Новинки «Современника») 50 000. Мы – дети сорок первого года: Повесть /Пер. Р. Ахунова.– М.: Дет. лит., 1981.–143 с., ил. 100000. Рец.: Авдеев А. С доброй улыбкой.– Сов. Татария, 1982, 28 февр.
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Мөхәммәт Мәһдиев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.