Кече Җидегән йолдызлыгы (Кече Аю, лат. Ursa Minor) — күк йөзенең төньяк ярымшардагы котып янындагы йолдызлык.
Күк йөзендә 255,9 квадрат градус мәйданны иңләп тора. Аның эченә гади күз белән күренә торган 40 йолдыз керә. Кече Җидегән йолдызлыгында Тимерказыктан 1° ераклыкта Җир шарының төньяк котыбы урнашкан.
Кече Җидегән | |
---|---|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез | |
Латинча исем | Ursa Minor (иял. к.: Ursae Minoris) |
Кыскартма | UMi |
Нигез | Җидегән, Аю |
Туры калкулык | 0h 00m тан 24h 00m кача |
Авышлык | +66° тан +90° кача |
Мәйдан | 256 кв. градус (56 урын) |
Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
Метеор агымнары |
|
Янәшә йолдызлыклар | |
Йолдызлык +90° тан −0° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — ел буе. | |
Кече Җидегән α — Тимерказык, +1,97m йолдызча зурлыктагы йолдыз, котып йолдызы.
Кече Җидегән β — Акбүзат (Кәүкәб, гарәп. الكوكب الشمالي әл-кәүкәб әш-шимали — «төньяк йолдыз»; рус. Кохаб), +2,08m йолдызча зурлыктагы кызгылт-сары зур йолдыз, 126 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Б.ч.к. 1900 елдан б.ч. 500 елгача бу йолдыз күк йөзенең төньяк котыбына иң якын йолдыз булган һәм котып йолдызы сыйфатында булган. Бу хәл аның гарәп исемендә сурәтләнгән.
Кече Җидегән γ — Күкбүзат (Феркад), +3,05m йолдызча зурлыктагы йолдыз.
Татарларда бу йолдызлыкны Кече Җидегән дип атыйлар. Башка халыкларда бу йолдызлык Кече Аю (лат. Ursa Minor, гарәп. الدب الأصغر әд-дөбб әл-әсғәр, рус. Малая Медведица) дип атыйлар. Йолдызлыкны Кече Аю (Кече Җидегән), якындагы Зур Аю (Зур Җидегән) аермалы буларак, атыйлар.
Борынгы греклар карашлары буенча Кечкенә Җидегән йолдызлыгы — бу Зевсның даясы аю кыяфәтендә нимфа Киносураның катастеризмы. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. άρκτος μικρά исемене гарәп теленә «әд-дөбб әл-әсғәр» сүзләре белән тәрҗемә иткән. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл йолдызлыкның Дөббеләсгар (иске тат. دﺐالاصغر) гарәп исеме да кулланды, әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.
Котып йолдызы төрки халыкларда күккә кагылган «тимер казык» итеп күз алдына китерелгән һәм, янә килеп, татарларда аның янындагы ике йолдыз шул казыкка бәйләп куелган Акбүзат һәм Күкбүзат дип исемләнгән елкылар итеп күзалланган. Х. Мәхмүтов тарафыннан китерелгән бер риваятьтә бу турында болай диелә: «Шул казык тирәсеннән китә алмыйча утлап йөргәндә, аларны җиде карак (Җидегән йолдыз) урлап китәргә ниятләгән, имеш. Болар Акбүзат һәм Күкбүзат артыннан әй чабалар, әй чабалар, әмма куып җитә алмыйлар, ди» (Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Төз. Х.Ш. Мәхмүтов. — Казан, 1987).
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Кече Җидегән йолдызлыгы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.