Планета

Планета (грек. πλανήτης — «илгизәр») — йолдыз яки йолдыз калдыгы тирәсендә әйләнүче, үз орбитасының әйләнә-тирәсен планетезимальләрдән бушата алган һәм үз гравитациясе тәэсирендә йомры форма алу өчен җитәрлек, әмма термик төш реакциясе башлану өчен җитмәслек массага ия күк җисеме.

Планета
Сурәт
Югарырак ранг йолдыз
Түбәнрәк ранг Иярчен һәм малая планета[d]
Кайда өйрәнелә астрономия
Бала җисем Cirneñ yasalma iärçene
Ана җисем йолдыз системасы[d]
Нинди веб-биттә тасвирланган whosonfirst.org/docs/placetypes/#planet(ингл.)
Үрнәк элементы Меркурий, Җир, Марс, Юпитер һәм Сатурн
Планета Планета Викиҗыентыкта
Планета
Җирсыман планеталар: Меркурий, Чулпан, Җир, Марс (зурлыклар чагыштыру өчен, ераклыклар сакламаган)
Планета
Кояш җирлегендә газлы зур планеталар: Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун (зурлыклар чагыштыру өчен, ераклыклар сакламаган)

Планеталарны ике төп төркемгә бүлергә мөмкин: түбән тыгызлыклы зур планеталар, һәм эре булмаган каты кабыклы җирсыман планеталар. Халыкара астрономия берлеге билгеләмәсе буенча, Кояш системасында 8 планета бар. Кояштан ераклашу тәртибендә дүрт җирсыман: Меркурий, Чулпан, Җир, Марс, аннары дүрт зур планета: Юпитер, Сатурн, Уран һәм Нептун. Шулай ук, Кояш системасында ким дигәндә 5 кәрлә планета бар: Плутон (2006 елгача тугызынчы планета дип исәпләнде), Макемаке, Хаумеа, Эрида һәм Церера. Меркурий һәм Венерадан тыш, һәрбер планета тирәсендә ким дигәндә бер иярчен әйләнә.

1992 елдан башка йолдызлар тирәсендә әйләнүче йөзләрчә планета (экзопланеталар) ачышларыннан башлап, галимнәр Галактикада һәрбер урында планеталарны табып булганны аңлыйлар. 2010 елның декабрь ае башына зур планеталардан алып җирсыман планеталарга хәтле 505 экзопланета мәгълүм була.


Tags:

ГравитацияГрек телеЙолдызКүк җисемеМассаПланетезимальТәэсир

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

НеманDevon LarrattVAMP7McDonald’sГыйбадәт (Ислам)Туфан Миңнуллин1953 елМонбельяр(7561) PatrickmichelКеша СкирневскийДацюань-Татар милли волостеӘлмәтHD33917КыргызларTAP1Айдар ФәйзрахмановБеларусияУСАЛАлсу ӘбүлхановаАдель НойхаузерИрләр җенес әгъзасы22 февральОлуг-МөхәммәтСөннәтче бабайКүчемсез мөлкәтПавел РомановАстрономияСуринамМидхәт ГазыймовСтерлиң фунтыСент-Роберт (Миссури)ТувалуБаш битНәбирә ГыйматдиноваБадминтонУэльвесИске Әхмәт (Сарман районы)ПольшаТатарстанГипсумСуыткычФахишәлекКазан губернасыİlon MaskПравда (газета)Мөдәррис ӘгъләмовХәйдәр СәйбаталовИмезүчеләрТимур Сөләйманов (1987)Искәндәр НасыйровАкмәсҗитЧатырХосусыйлаштыруКазанБөек Ватан сугышыВинарис ИльегетТатарлар6 мартЕвгений Пригожин21 апрельЗәңгәр чәчәк (уен)Дания НәгыймФигыльРамакиен🡆 More