«Тви́ттер» (Twitter, ингл. to twitter-дән — «чыркылдарга, черелдәргә, такылдарга») — микроблоггинг сервисы.
Бер язмада (бер твиттә) 280 символны язарга ирек бирә. «Твиттер» — социаль челтәр. «Твиттер» исеме — tweet сүзеннән алынган, инглизчә кошларның чер-чер килүләре, сайраулары мәгънәсенә туры килә. 2011 елның 1 гыйнварына «Твиттердә» 200 млн кеше теркәлгән.
«Твиттер» | |
---|---|
Cкриншоты | |
Рәсми исем | X |
Ил | Америка Кушма Штатлары |
Төр | микроблоггинг |
Теркәлү | кулланучы өчен кирәк |
Телләр | инглиз, испан, итальян, алман, француз, япон |
Хуҗасы | Twitter, Inc |
Эшли башлау вакыты | 2006 ел |
Халәте | актив |
URL | twitter.com |
«Твиттердә» күбесенчә актив интернет кулланучылары утыра, һәм күп кеше өчен «Твиттер» риклам һәм трафик чыганагы итеп күренә. Моннан тыш «Твиттер» — кызу аралашу коралы да, яңалыклар иң тиз тарала торган социаль челтәр дә.
«Твиттердә» меңләп татар теркәлгән, анда татарлар исемлеген беренче итеп @qazan ясады.
«Твиттердә» татар яңалыкларының каналлары да бар: Татар яңалыклары, Ислам яңалыклары.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Твиттер, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.