155 нче гимназия (1994 елның көзе) - ТРның башкаласы Казанның Яңа Савин районында урнашкан урта гомуми белем бирү йорты.
Гимназиянең төп максатлары - күптелле, сәламәт шәхес тәрбияләү.
155 нче гимназия | |
---|---|
Төр | гимназия[d] |
Урын | Четаев урамы |
Адрес | Четаев урамы, 29 йорт, Chetaev street, 29 һәм Четаева, дом 29 |
Шәһәр | Казан |
Ил | Россия Татарстан |
Координатлар | 55°49'27.21504"тн, 49°7'32.43115"кнч |
Этажлар саны | 4 |
1994 елның 1 сентябрендә Яңа-Савин районының 155 нче мәктәп-гимназиясе буларак ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан ачыла. 1998 елдан Татар телендә белем бирүче 155 нче гимназия исемен ала.
1994-1997 елларда гимназиядә беренче җитәкче булып Илсур Һадиуллин хезмәт итә. 1998-2012 елларда гимназия Гөлсинә Сибгатуллина тарафыннан җитәкләнә. 2012 елның 22 октябреннән мәктәпнең директоры булып Наил Фазыйлов куела.
Гимназияне тәмамлаучы укучылар арасында рэп-җырчысы, телетапшырулар алып баручы Минтимер Ногманов, "Молодежь Татарстана" гәзитенең элеккеге мөхәррире Булат Сруров, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючесе Айгөл Кыямова. Гимназия укучыларының беренче иҗади уңышлары "Сабантуй", "Ялкын" журналларында басыла.
Гимназия укучылары даими рәвештә төрле бәйгеләрдә катнашалар һәм җиңәләр:
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article 155 нче гимназия (Казан), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.