Япон Теле

Япон теле (үзатамасы 日本語, ниһоңго) — японнарның теле, Япониянең де-факто дәүләт теле.

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

140 миллионга якын кеше япон телендә ирекле аралаша, 125 млн кеше өчен исә ул туган тел (дөньяда 9 нчы урын).

Япон теле
Үзисем:

日本語

Илләр:

Япония байрагы Япония, Гуам байрагы Гуам, Кытай байрагы Тайвань, КХДҖ байрагы КХДҖ, Көньяк Корея байрагы Көньяк Корея, Перу байрагы Перу, Аустралия байрагы Австралия.

Рәсми халәт:

Япония

Күзәтүдә тора:

юк, зур рольне Япония хөкүмәте уйный

Сөйләшүчеләр саны:

125 млн

Дәрәҗә:

9

Халәт:

иминлектә[d]

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

кандзи[d], кана[d], катакана[d] һәм хирагана[d]

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

япо 870

ISO 639-1:

ja

ISO 639-2:

jpn

ISO 639-3:

jpn

Башка телләр арасында япон теленең аналогы юк, иң якын булу сәбәпле аны Алтай телләренә кертәләр.

Япон теле — идеография һәм иҗек фонографиясен берләштергән оригиналь язулы агглютинатив тел.

Татар телендә япон сүзләре белән тәңгәл килә торган сүзләр бар. Мәсәлән, ки - кием, асай - сай, катай - каты, курой - кара (төс), шулай ук табэру - ашау сүзе татарча таба сүзенә охшаш.

Япон телендә хатын-кыз һәм ир кешеләрнең сөйләшүләре аерыла, шулай ук ихтирамлылык дәрәҗәләренә карата төрле сүзләр бар.

Таралу җәгърафиясе

Японтеллеләрнең күпчелеге Япон архипелагында яши. Элек Япония яулаган җирләрдә дә япон теле кулланыла (Корея, Тайвань, Кытай өлеше). Төньяк һәм Көньяк Америкада япон эмигрантлары әлеге телдә аралаша. Шулай ук телне Азия һәм Океанлык мәктәпләрендә өйрәнәләр. Япон теле Палау дәүләтенең Ангаур штатында Палау теле (һәм бигрәк тә аның асаба диалекты) һәм Инглиз теле белән беррәттән рәсми тел булып тора.
Аниме дип аталган жанр тәэсирендә бөтен дөньяда япон теле зур популярлык яулады һәм актив рәвештә өйрәнелә.

Шивәләр (диалектлар)

Япониянең җәгърафи үзенчәләкләр сәбәпле япон теленең дистәләп шивәсе бар. Алар сүзлек составы, морфология, кайбер очракларда сөйләм буенча аерыла. Иң киң таралган диалектлар арасында каңсай-бең (関西弁), тоһоку-бең (東北弁) һәм каңто-бең (関東弁) кебек диалектларны атап була.

Һәр япон стандарт япон телен белә, ләкин ерак диалектлар вәкилләре бер-берсен аңламаска мөмкин.

Язу

Япон телендә патшазадә Сётоку Тайси реформаларыннан соң Кытай теленнән иероглифлар кулланыла. Озак вакыт эчендә бары тик бер иероглиф өстәлгән булган. Шулай ук сүзгә өстәлгән кушымчаларны, бәйлекләрне, һ.б. күрсәтү өчен хирагана иҗек әлифбасы кулланыла (бер билге ахыргы "н" иҗек булып тормый). Чит телләрдән кергән сүзләр һәм исемнәр өчен катакана иҗек әлифбасы кулланыла. Япон теленең катакана язуы Япон телендә кулланылып, шулай ук Рюкю, Айну, Тайвань Хоккиен теле өчен кулланыла һәм Палау теле өчен элек кулланылган булган.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  • Япониядә дәүләт теле статусы Конституциядә дә, кануннарда да күрсәтелмәгән
  • Сылтамалар

    Япон Теле 
    Википедия

    Википедиянең
    япон телендә бүлеге бар!
    ja:メインページ

    Tags:

    Япон Теле Таралу җәгърафиясеЯпон Теле Шивәләр (диалектлар)Япон Теле ЯзуЯпон Теле Шулай ук карагызЯпон Теле ИскәрмәләрЯпон Теле СылтамаларЯпон ТелеСөйләшүчеләр саны буенча телләр исемлегеЯпонияЯпоннар

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Ирланд телеМәдәният880 елБиологияБату1791 елЯпон телеТуберкулёзВенера Думаева-ВәлиеваЛеонид БрежневДиварИнглиз телеЧьяпасEmmanuel MakronAltın baylığı94-нче гимназия (Казан)Polivinilxlorid923 елГерманияТрента (Бовець)ШимлаВелби (Колорадо)Коле Санта Мария (Рим)Мөхәммәт МирзаБашкала69 pozasıДүшәнбеКоса телеБашкортстан25 мартAleksey NavalnıyХалыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасыӘзербайҗан Совет Социалистик РеспубликасыОперацион системаТаиландТатарларE (сан)КайнозойТанзанияDonetsk Xalıq RespublikasıМарсель ӘхмәтҗановБәйрутСарыкИлдус ДиндаровTatar isemnäreАмерика Кушма ШтатларыXXVIII гасыр (б. э. к.)ДөбәйАвыргазы районы24 ноябрьТоксокарозGrimm bertuğannarБыгыйУздаФранклин (Аризона)Гаудия-вайшнавизмБрюссель башкала төбәгеНигерияДонбасс сугышыНиколай ГогольИранВинарис ИльегетАк калфак (җыр)Василий КандинскийАлтата20 майТөньяк Атлантик килешү оешмасы🡆 More