Үрдүн Һәшими Мәмләкәте (гарәп.
Төньякта Сүрия, төньяк-көнчыгышта Гыйрак, көнчыгышта һәм көньякта Согуд Гарәбстаны, көнбатышта Исраил һәм Фәләстин милли идарәсе белән чиктәш. Үрдүн Исраил һәм Фәләстин милли идарәсе белән Үле диңгезнең һәм Исраил, Согуд Гарәбстаны һәм Мисыр белән Гәкабә култыгы яр сызыкларын бүлешә.
Байрак | |
Шигарь | الله، الوطن، الملك |
---|---|
Башкала | Амман |
Халык саны | 10 428 241 (19 июнь 2019) |
Нигезләнгән | 1946 |
Сәгать кушагы | UTC+02:00, UTC+03:00 |
Рәсми тел | гарәп теле |
География | |
Мәйдан | 89,341 км² |
Координатлар | 31.2°N 36.5°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Габдулла II |
Хөкүмәт башлыгы | Гомәр Рәззаз |
Икътисад | |
ТЭП | 45 116 миллион US$ (2021), 47 451 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Үрдүн динары |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 11% (2014) |
Туу күрсәткече | 3.422 (2014) |
КПҮИ | 0.720 (2021) |
Яшәү озынлыгы | 74.329 ел (2016) |
Джини коэффициенты | 33.7 (2010) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт |
Телефон коды | +962 |
ISO 3166-1 коды | JO |
ХОК коды | JOR |
Интернет домены | .jo |
Биләмәләрнең 90 % тирәсен чүл һәм ярым чүл алып торалар.
Үрдүнгә туристлар Гакәбә култыгының рифларын һәм комлыкларын, Үле диңгезне һәм дөньяның яңа җиде могҗизасының берсе – Петраны күрер өчен киләләр.
Ил белән король җитәкчелек итә.Закон чыгару органы - Ике палаталы парламент: Сенат - аны король билгели, һәм Депутатлар палатасы.
Ил 10 мөхәфәзәгә бүленгән.
Илнен зур өлеше-тигезлекләр.Климат коры, субтропик. Уртача температура-гыйнварда-+8-14 градус,июльдә 24-30 градус. Явым-төшем уртача. Иң зур елга-Иордан елгасы, күл - Үле диңгез.
Төп халкы - иордан гарәпләре. Бүгенге көндә Иордания халкының 95-97 % ы — гарәпләр, илдә башка этник төркемнәр дә бар. Төньяк Иорданиядә якынча 20 00 — 32 000 друз яши. Ассирия христианнары халыкның 0,8 % ын тәшкил итә, аларның күбесе качаклар. Биредә шулай ук 30 мең көрд бар, аларның күбесе Төркиядән, Иран һәм Гыйрактан качкан качаклар. Иорданиядә 5 мең әрмән яши. Илдә кайчандыр күпләп яшәгән яһүдләрнең саны нибары 300 кеше тәшкил итә.
Мөселманнар ил халкының 94-97 % ын тәшкил итә. Аларның 93 % ы сөнниләр — дөньяда сөнниләрнең иң югары проценты. Христиан азчылыгы 4 %.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Үрдүн, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.