Исраил, Израиль, тулы рәсми исеме Исраил Дәүләте, Исраил Дәүләте (яһүд. מדינת ישראל, гарәп.
دولة اسرائيل) — Азиянең көньяк-көнбатышында, Урта диңгезнең көнчыгыш яр буенда урнашкан дәүләт. Төньякта Лөбнан, төньяк-көнчыгышта Сүрия, көнчыгышта Үрдүн һәм Иордан елгасының Көнбатыш яры территориясе белән һәм көньяк-көнбатышта Мисыр һәм Газа секторы белән чиктәш.
Байрак | |
Башкала | Котдус |
---|---|
Халык саны | 872 700 (1948, Җанисәп), 7 412 200 (2008, Җанисәп), 8 463 400 (декабрь 2015, бәя), 8 654 900 (февраль 2017, бәя), 8 796 200 (декабрь 2017, бәя), 8 891 800 (июль 2018, бәя), 9 093 000 (сентябрь 2019, бәя), 9 840 000 (2023, бәя) |
Нигезләнгән | 14 май 1948 |
Сәгать кушагы | Израиль стандарт вакыты, UTC+02:00, UTC+03:00 |
Рәсми тел | яһүд теле |
География | |
Lleoliad | Южный Левант |
Мәйдан | 20,770 км² |
Координатлар | 31°N 35°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Ицхак Герцог |
Хөкүмәт башлыгы | Биньямин Нетаньяху |
Нигезләүче | Давид Бен-Гурион |
Икътисад | |
ТЭП | 520 700 миллион доллар (2022) |
Акча берәмлеге | Исраил шекеле |
Инфеләсә | 5.3% (2022) |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 66.36% (1952) |
Туу күрсәткече | 3.08 (2014) |
КПҮИ | 0.919 (2021) |
Яшәү озынлыгы | 82.60 ел (2017) |
Пинсә яше | 67 яшь |
Джини коэффициенты | 38.6 (2018) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт |
Телефон коды | +972 |
ISO 3166-1 коды | IL |
ХОК коды | ISR |
Интернет домены | .il |
Дәүләт буларак 1948 елның 14 маенда (5708 елның 5 ияры) БМО Генераль Ассамблеясенең 1947 елның 29 ноябрендә кабул ителгән № 181 резолюциясе нигезендә игълан ителә.
Бәйсезлек Декларациясе нигезендә, Исраил яһүд дәүләте булып санала. Шул ук вакытта Исраил күпмилләтле һәм демократик дәүләт, анда яһүдиләр белән бергә тигез хокукларга нинди дин тотуга карамастан, башка этник төркемнәр дә: гарәпләр-мөселманнар, гарәпләр-христианнар, друзлар, бәдәвиләр, самаритлар («шомронимнар»), адыглар һәм башкалар ия. Мәсәлән, друз һәм бәдәви депутатлары, гарәп фиркалары һәм депутатлары кнессетка кергәннәр.
Исраил — дөньяда ил халкының дүрттән өч өлешен яһүдиләр тәшкил итүче бердәнбер ил. Ил халкының 18 % ы — мөселманнар, 2 % ы — христианнар (православие, католиклык, әрмән апостол чиркәве, протестантлык) һәм 1,6 % ы — друзлар, әләвитләр. Һинд дине тарафдарлары илдә диннәрен иркен тота ала. Мөселманнарга күпчелек сөнни һәм азчылык әхмәдия гарәпләр, шигый друзлар, сөнни бәдәвиләр, сөнни чиркәсләр (3,5 мең кеше) керә.
2018 елда Исраилның саклану бюджеты $18.5 млрд тәшкил итте, дип хәбәр итә Стокһольмдагы SIPRI халыкара тикшеренү институты.
Бу бүлек тәмамланмаган. Бүлекне төзәтеп һәм тулыландырып, сез проектка ярдәм итә аласыз. |
Исраил башка проектларда: | |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Исраил, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.