Плуто́н (134340 Pluto; символлары: һәм ) — Кояш системасының иң зур кәрлә планета (Эрида белән беррәттән), Нептун арты объекты.
Элек Плутон планета дип исәпләнгән, әмма хәзерге вакытта ул Койпер билбавындагы иң зур объектлардан берсе дип санала.
Койпер билбавындагы күбесе объектлар шикелле, Плутон күбесенчә таш һәм боздан гыйбарәт: аның массасы Айныкыдан 5 тапкыр, ә күләме — 3 тапкыр кимрәк. Плутон орбитасы зур эксцентриситетлы һәм эклиптика яссылыкка бик авышкан.
Үзенең орбитасының эксцентрисеты сәбәпле Плутон вакыт-вакыт Кояшка 29,6 а. б. (4,4 млрд. км) якыная (Кояшка Нептунга карата якынрак була), аннары 49,3 а. б. (7,4 млрд. км) озагая. Плутон һәм аның иң зур иярчен Харон еш кына куш планета булып исәпләнәләр, чөнки системаның бариүзәге Плутон тышында урнаша. Шулай ук Плутонда тагын өч кечерәк иярчен бар — Никта һәм Гидра — аларны 2005 елда ачтылар һәм P4 — иң кече, аны 2011 елның 20 июлендә ачтылар.
Үзенең 1930 елда ачыштан 2006 елга кадәр Плутон Кояш системасының тугызынчы планетасы дип исәпләде. Әмма XX гасыр ахырында һәм XXI гасыр башында Кояш системасының тышкы өлешендә күп объектларны ачтылар. Алардан иң күренекле Квавар, Седна һәм Плутоннан 27 % массалырак Эрида. 2006 елның 24 августында ХАБ беренче мәртәбә «планета» атамасына аңлатманы биргән. Плутон бу билгеләмәгә туры килмәгән, шңа күрә МАС аны кәрлә планеталар санына кертте, Эрида һәм Церера белән бергә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Плутон (кәрлә планета), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.