Зөһрә Котдус кызы Сәхәбиева — күренекле татар җырчысы, мөгаллим, ТАССР халык артисты (1984).
Зөһрә Сәхәбиева | |
---|---|
Туган телдә исем | Зөһрә Котдус кызы Сәхәбиева |
Туган | 27 апрель 1951 (72 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы (Татарстан АССР), Салих-Тукай |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Һөнәре | җырчы, мөгаллим |
Балалар | улы Айдар |
Бүләк һәм премияләре |
Ул 1951 елның 27 апрелендә Татарстан АССР Ворошилов районы Салих-Тукай авылында дөньяга килә. Әтисе Шөкрәле авылыннан, әнисе Наласадан. Октябрь-Бүләк авылында башлангыч, Иске Дөреш авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Күмәк хуҗалыкта терлекчелектә эшли. Казан медицина училищесында укый. Үзешчән сәнгатьтә катнаша. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.
1977-1984 елларда — Татар опера һәм балет театрында, 1984-1993 елларда — Татар филармониясендә, 1993-1996 елларда Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты. 1996 елдан — «Идел» концерт-филармония берләшмәсендә.
1993 елдан Казан консерваториясендә укыта.
«Сарман», «Син сазыңны уйнадың», «Сәгать чылбыры», «Зөбәрҗәт», «Туган авылым», «Сакмар», «Бөдрә таллар», «Язгы җыр», «Хәерле иртә», «Җидегән чишмә» җырлары белән популярлык казана.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Зөһрә Сәхәбиева, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.