Испа́н яки касти́лия теле (исп. español, castellano) – Кастилия урта гасырлар корольлегендә туган ибер-роман теле.
Һинд-Европа телләре гаиләсенә керә (роман телләре төркеме). Язуы латин алфавитына нигезләнгән. Испан яки кастеллано теле Американың унтугыз илендә рәсми тел булып тора, шулай ук Испаниядә һәм Экваториаль Гвинеяда, Филиппиннарда билгеле танылу дәрәҗәсенә ия һәм Көнбатыш Сахарада сөйләшелә, әмма испан телендә сөйләшүчеләр биш континентта бар.
Испан теле лексикасында 70 % сүз латин теле килеп чыгышлы, 10 % сүз юнан теленнән, 8 % гарәп теленнән, 3 % сүз гот теленнән һәм 9 % сүз башка телләрдән килеп чыгышлы. Испан теле сардиний һәм итальян теле белән беррәттән латин теленнән кечкенә дәрәҗә аермага ия (якынча 20 %). Испан телендә хатын-кыз родында һәм ир-ат родында үзгәрә торган билгеле һәм билгесез артикльләр кулланыла.
Испан теле дөнья буенча 20 илдә беренчел тел булып тора. 2020 елга 463 миллион кеше испан теле үз теле итеп сөйләшә дип фараз ителә, бу аны сөйләшүчеләр саны буенча икенче тел итә. Шуңа өстәп 75 миллион кеше испан телендә икенче яки чит тел буларак сөйләшә, бу аны инглиз теле, мандарин кытай теле һәм һинди теленнән соң дөньяда дүртенче иң күп сөйләшелә торган тел итә; тулаем сөйләшүчеләр саны 538 миллион кеше. Испан теле шулай Интернетта инглиз теленнән һәм кытай теленнән соң кулланылыш буенча өченче тел булып тора.
• Прус Н.А. - УНИВЕРСАЛЬНЫЙ РУССКО-ИСПАНСКИЙ РАЗГОВОРНИК - МːЭКСМО, 2012 - ISBN 978-5-699-56624-2
• Матвеев С.А. - Самоучитель испанского языка - МːАСТ, 2014 - ISBN 978-5-17-086539-0
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Испан теле, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.