Парагва́й (исп.
"Парагвай" сүзе гуарани телендә җирле Парана елгасының атамасыннан килеп чыккан.
Байрак | |
Шигарь | Peace and justice |
---|---|
Башкала | Асунсьон |
Халык саны | 6 811 297 (2017) |
Нигезләнгән | 1811 |
Сәгать кушагы | UTC−04:00 |
Рәсми тел | испан теле, гуарани |
География | |
Мәйдан | 406,756 км² |
Координатлар | 23.5°S 58°W |
Сәясәт | |
Икътисад | |
ТЭП | 39 951 миллион US$ (2021), 41 722 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Парагвай гуарание |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 4% (2014) |
Туу күрсәткече | 2.542 (2014) |
КПҮИ | 0.717 (2021) |
Яшәү озынлыгы | 73.12 ел (2016) |
Джини коэффициенты | 43.5 (2020) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Телефон коды | +595 |
ISO 3166-1 коды | PY |
ХОК коды | PAR |
Интернет домены | .py |
Республика. Дәүләтнең һәм хөкүмәт башлыгы – халык тарафыннан биш елга сайланып куелган президент. 2008 елдан башлап Парагвайның президенты – сайлаучы тавышларының 41 %ын җыйган Фернандо Луго.
Парламент – халык тарафыннан биш елга сайланучы 45 сенатордан һәм 80 депутаттан торучы ике палаталы Конгресс.
Парагвай Җөмһүрияте Көньяк Американың үзәк өлешендә урнашкан һәм океанга чыгышы юк. Көньякта һәм көньяк-көнбатышта Аргентина, төньякта һәм төньяк-көнбатышта Боливия, көнчыгышта һәм төньяк-көнчыгышта Бразилия белән чиктәш. Ил Парагвай елгасы белән ике тигез булмаган кисәккә бүленгән. Елганың көнбатышында илнең 60 %ын биләп торучы чүлле Гран-Чако өлкәсе урнашкан. Халыкның төп өлеше яшәгән көнчыгышта уңдырышлы далалар һәм субтропик урманнар урнашкан.
Электр энергиясе тышка чыгарыла. Үз-үзен бодай һәм башка ризык төрләре белән тәэмин итә. Мамык һәм май культуралары (аеруча кытай борчагы) җитештерелә.
Парагвайның икътисады авыл хуҗалыгына һәм Бразилия белән Аргентиина базарларына нык бәйле. Ягулык җитештерелми. Банк һәм финанс секторлары үсеш алмаган. Икътисад тотрыксыз һәм чит ил инвестицияләре аз.
Төп экспорт товарлары – кытай борчагы, мамык, ит, үсемлек мае, электроэнергия, агач, күн.
Халыкның еллык артуы – 2,4 %.
Уртача гомер озынлыгы – 75,8 ел.
Укый-яза белү – 94 % (2003 ел бәяләмәсе).
Халыкның 88 % артыгы – метислар (испаннар белән индеецларның кушылмасы). Чиста канлы индеецлар – 2 %, ак халык – 9 %. Илдә халыкара аралашуда гуарани теле киң кулланыла. Халыкның 37 %ы бары тик гуаранида аралаша, яртысы испанча һәм гуаранича белә, 7 %ы бары тик испан телен белә һәм 6 % – немецча, японча яки корейча сөйләшә.
Ил халкының (7,3 млн кеше, 2021 елга) 95 % тан артыгы үзләрен христианнар дип саный (89 % католиклар һәм 8 % протестантлар) . Азчылык диннәргә мормоннар, Бәһаи, Ислам, Буддачылык, Һинд дине, Яһүд дине һ. б. керә .
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Парагвай, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.