Эквадо́р (исп.
Илнең исеме испан телендә экватор сүзен аңлата.
Байрак | |
Шигарь | « Allah,Vətən və Azadlıq " |
---|---|
Башкала | Кито |
Халык саны | 16 938 986 (2022, Җанисәп) |
Нигезләнгән | 16 февраль 1840 |
Сәгать кушагы | UTC−05:00, UTC−06:00 |
Рәсми тел | испан теле |
География | |
Мәйдан | 255,586.91 км² |
Координатлар | 1°S 78°W |
Сәясәт | |
Икътисад | |
ТЭП | 106 166 миллион US$ (2021), 115 049 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | АКШ доллары |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 5% (2014) |
Туу күрсәткече | 2.542 (2014) |
КПҮИ | 0.740 (2021) |
Яшәү озынлыгы | 76.327 ел (2016) |
Джини коэффициенты | 47.3 (2020) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 120 вольт |
Телефон коды | +593 |
ISO 3166-1 коды | EC |
ХОК коды | ECU |
Интернет домены | .ec |
Көнбатышта Эквадор Тын океан белән юыла, төньякта Колумбия белән чиктәш, көнчыгышта һәм көньякта Перу белән чиктәш. Эквадор составына Галапагос утраулары керә.
Эквадор төньякта Колумбия, көньякта вә көнчыгышта Перу белән чиктәш. Көнбатышта Тын океан сулары белән юыла. Эквадор территориясе табигать ягыннан 3 өлешкә бүленә: Ориенте (тауалды тигезлекләр), Сьерра (Анд таулары) һәм Коста, ягъни "яр буе" (Анд таулары итәге һәм Гуаяс үзәнендәге түбәнлекләр). Сүнгән (Чимборасо — Эквадорның иң биек ноктасы, 6262 м) һәм хәрәкәттәге (Котопахи һ.б.) янартаулар бар.
Файдалы казылмалар: нефть, табигый газ, алтын, көмеш, күкерт, ташкүмер, марганис, бакыр һәм полиметалл рудалары. Климат Ориентеда экваториаль, Сьеррада тау-экваториаль, Костада субэкваториаль. Уртача айлык температура Китода (2800 м биеклектә) +13°С, көньякта +23°…+27°С. Еллык явым-төшемнәр саны 100 ммдан (көньякта) 6000 ммгача (Анд тауларының көнчыгыш битләүләрендә).
Эре елгалар: Гуаяс, Путумайо, Напо, Тигро. Территориясенең 75%ы урман (нигездә дымлы тропик урман). Урманнарда аю, ягуар, кыргый мәче, һ.б. сөт имезүчеләр яши. Елан, ташбака, варан, диңгез игуанасы, тимсах (крокодил), кошлар күп. Туфраклары көлсу-кызыл, тау-болын һәм аллювиаль.
Галапагос, Котопахи, Сангай һәм башка милли парклар бар.
Эквадор территориясендә борынгыдан 16 гасыр башларына кадәр индей кабиләләре яшәгән. 15 гасыр азагында бу җирләрне инклар басып алган. 1526 елда Эквадор ярына испан конкистадорлары килеп җиттеләр. 1531—33 елларда Франсиско Писарро җитәкчелегендәге конкистадорлар экспедициясе Экавадор территориясен басып алды. 1540-елларда җирле халык испаннарга каршы гыйсъян күтәргән. 1563—1739 елларда Эквадор Кито ауденциясе буларак Перу вицекыйраллыгы, 1739—1822 елларда Яңа Гранада вицекыйраллыгы составында.
1822 елда бәйсезлек игълан ителгән. 1830 елның майгача Кито вилаяте буларак Бөек Колумбия составында булган. 1830 елда мөстәкыйль дәүләткә әйләнгән.
1945 елдан БМО әгъзасы.
Халкының 71% метислар (европалылар һәм индейлар никахлашудан туган буыннар), монтубио (7,4%), афроэквадорлылар (7,2%) һәм индейлар (7%). Диндарларның күпчелеге католиклар. Халкының 62% шәһәрләрдә яши.
2012 елда Статистика һәм халык санын алу милли институты (INEC) халык күп яши торган шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында дини карашларны тикшерү үткәргән. Респондентларның 91,95 % ы диннәре бар, дип җавап биргән, 7,94 % ы үзләрен атеист дип, 0,11 % ы агностик дип билгеләгән. Дин тотучы төркемдә 80,4 % ы – католик диненә карый, 11,3 % ы ― протестантлар һәм 1,29 % ы ― Иегова шаһитлары. 6,96 % ы ― азчылык диннәр (Яһүд дине, Ислам, Бәһаи, Буддачылык һ. б.) тарафдары .
Эквадор 24 вилаятькә бүленгән. Алар, үз нәүбәтендә, 199 кантунга бүленәләр.
Эквадор — җөмһүрият. Гамәлдәге конституциясе 1998 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент, у 4 еллык мөддәткә сайлана; икенче мөддәткә сайлану мөмкин. Канун чыгучы хакимиятне Милли кәнгрис (берпулатлы парламент), башкарма хакимиятне президент һәм аның тарафыннан билгеләнә торган хөкүмәт гамәлгәа ашыра; президент хөкүмәт белән дә җитәчелек итә.
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Ecuador (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Эквадор, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.