Климат (грек. klima — авышлык) — билгеле бер урынга хас һава торышының күп еллык режимы, физик географик шартларның, атмосфера күренешләренең бер берсенә йогынты ясау нәтиҗәсе булып тора.
Микро- һәм макроклиматка бүленә. Климатның төп күрсәткечләре: атмосфера басымы, һава дымлылыгы, җил тизлеге һәм юнәлеше, һава температурасы, явым-төшем күләме, яву режимы һ.б. Климатны барлыкка китерүче шартларга географик урын (географик киңлек, диңгез кимәлендәге биеклек, океаннар йогынтысы); җир өстенең үзенчәлеге (рельеф һәм җирнең өске катламы: үсемлек, кар катламы, ачык грунт һ.б.); кояш радиациясе (җир өсте белән атмосфера арасында җылылык алмашынуы, географик урынга һәм рельефка бәйле кояшлы вакытның дәвамлылыгы); атмосфера циркуляциясе керә. Төньяк ярымшарда 4 төп (экватор, тропик, уртача, арктик) һәм 3 күчү (субэкватор, субтропик, субарктик) климат бүлекләре аерыла. Географик урынга һәм атмосфера циркуляциясе үзенчәлекләренә карап К. океан, континенталь, көнбатыш һәм көнчыгыш яр буе төрләренә бүленә (Б.П.Алисов).
Климат | |
Кайда өйрәнелә | климатология[d] һәм Метеорология |
---|---|
Климат Викиҗыентыкта |
Климат билгеләре (термик режим, дымлану шартлары, атмосфера циркуляциясе) буенча бүленгән һәм бер ничә айга сузылган ел чорлары була. Елны климатик мизгелләргә бүлү климат бүлекләре буенча эшләнә. Экватор бүлегендә климат мизгелләре бүленми; субэкватор, тропик һәм субтропик бүлекләрдә озынлыгы белән аерылган коры һәм яңгырлы климат мизгелләре була; уртача бүлектә — 4 климат мигеле (кыш, яз, җәй, көз); арктик һәм субарктик, антарктик һәм субантарктик бүлекләрдә — озын кыш һәм кыска җәй. Мизгел күренешләрен фенология өйрәнә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Климат, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.