Санкт-Петербург Татар Медиафорумы

Санкт-Петербург татар медиафорумы (PTMF медиафорумы) — Питер.Татар порталы һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллегенең көз көнендә уздыра торган медиафорумы, 2019 елдан бирле ел саен үткәрелә.

Санкт-Петербург татар медиафорумы
Нигезләнү датасы 2019
Логотип
Дәүләт Санкт-Петербург Татар Медиафорумы Россия
Урын Санкт-Петербург
Төп тема хәбәрләр медиалары[d] һәм татар теле
Кулланылган тел татар теле һәм рус теле
Оештыручы Питер.Татар һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге[d]
Катнашучы(лар) Татар порталлары берлеге[d]
Рәсми веб-сайт spbmf.tatar(рус.)(тат.)
Санкт-Петербург Татар Медиафорумы Санкт-Петербург татар медиафорумы Викиҗыентыкта

Медиафорум татарча медиабазарның алга таба да нәтиҗәле үсешенә һәм татар журналистларының һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Партнёрлары арасында — Бөтендөнья татар конгрессы, Tatar-inform.tatar һәм Татмедиа Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы булып тора.

Тарихы

Барлыкка килүе

Форумны оештыручы булып шәһәрнең татар яшьләре хәрәкәте активисты, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының татар порталына нигез салучы булган Равил Закиров тора.

2019

Форум беренче тапкыр 2019 елның 31 октябрендә Санкт-Петербург Милләтләр йортында журналистлар, блогерлар һәм туган якны өйрәнүчеләр катнашында уза. Беренче форумда Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, мәгълүмат хезмәте идарәсе җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча урынбасары Гөлназ Шәйхиева, Санкт-Петербург милләтләр йорты директоры урынбасары Дмитрий Федотов, татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркәев һәм башкалар катнаша. Анда ретроспективалар контекстында «НУР-СВЕТ» газетасын чыгаруны яңарту, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталларын тәкъдим итү, массакүләм мәгълүмат чараларын берләштерү (мәгълүматларны бердәм базага җыю), 2020 елда Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган мәдәни һәм социаль инициативаларны билгеләү мәсьәләләре һәм башкалар карала.

2020

2020 елның 31 октябрендә онлайн-форматта Икенче Петербург татар медиафорумы уза. Оештыручы булып Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге һәм Санкт-Петербургның татар журналистлары клубы ярдәмендә Piter.tatar мәгълүмат порталы торган. 2019 елдагы кебек үк, медиафорумның төп бурычларыннан берсе булып "Нур" татар газетасын хәзерге шартларда чыгару турында фикер алышу була.

2021

Өченче тапкыр татар медиафорумы 2021 елның 21 ноябрь көнне «Медиатрендлар һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары» дип аталып уза. Бу юлы татар медиа җәмәгатьчелеге вәкилләрен берләштерү максаты белән уздырылучы әлеге чара, хосусый массакүләм мәгълүмат чараларының тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланган. PTMF медиафорумы Татарстан Республикасы матбугать һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә ZOOM платформасында узган.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  • 2,0 2,1 III САНКТ-ПЕТЕРБРГСКИЙ ТАТАРСКИЙ МЕДИАФОРУМ 2021: ТАТАРСКИЕ ПЛАТФОРМЫ КОММУНИКАЦИЙ «ЛИЦОМ К ЛИЦУ». 2021 елның 23 ноябрь көнендә архивланган.
  • 3,0 3,1 Татарский медиафорум прошел в Санкт-Петербурге.
  • Петербургский татарский медиафорум., archived from the original on 2021-11-24, retrieved 2021-11-24 
  • II Санкт-Петербургский татарский медиафорум прошел в онлайн-режиме., archived from the original on 2021-11-24, retrieved 2021-11-24 
  • "Некачественные" блоги и их важная роль для татар.
  • В Петербурге пройдет второй татарский медиафорум.
  • Иртәгә петербурглылар өченче тапкыр татар медиафорумы оештыра.
  • Санкт-Петербургтан татар журналисты: Татарстаннан гына ярдәм көтеп утыру дөрес түгел.
  • Чыганаклар

    • Өстәмә чыганаклар һәм
    • тема буенча аерым чыккан материаллар исемлеге

    Tags:

    Санкт-Петербург Татар Медиафорумы ТарихыСанкт-Петербург Татар Медиафорумы Шулай ук карагызСанкт-Петербург Татар Медиафорумы ИскәрмәләрСанкт-Петербург Татар Медиафорумы ЧыганакларСанкт-Петербург Татар Медиафорумы2019 елЛенинград өлкәсеПитер.ТатарСанкт-ПетербургТатарстан Республикасы

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Шамил БариевҖәүдәт ХантимеровГыйракМарсель ШәйдуллинКөнчыгыш Аурупа1930 елгы дөнья футбол чемпионатыБерләшкән Милләтләр ОешмасыКүктүбә (Азәрбайҗан)АккургашТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеҮлем җәзасыТатар дәүләт «Әкият» курчак театры23 апрельКаһирәРамакиенСынык сызыкЗәңгәр шәл (спектакль)АкмәсҗитЗәңгәр чәчәк (уен)Apple Inc.1512Kauçuk2022-2024 елларда Украинада сугышта һәлак булган татар һәм башкорт хәрбиләре исемлегеҺәмзәEremçekУСАЛСанлы объект таныклыгыСергей Антипов (1949)Туфан МиңнуллинВертуАмерика Кушма ШтатларыЭнтомологияСанскритEfiriumАлгоритмКеше потенциалы үсеше индексыИкътисади либерализмАллаһның 99 исемеАгачУэльвесӘлмәтГөлүсә Батталова(7561) PatrickmichelФән Вәлиәхмәтов1978 елның 31 августы вакыйгасыКыргызларNağaybäklärИдел буе БолгарыИлдар Юзеев исемендәге премияЧаллыЯңа ОрлеанҺиндстанПрограммистлар көнеТөрки телләр5 мартТөмәнРишат ФазлыйәхмәтовӘрмәнстанТатарстан РәисеCD14Шәмгун СаттаровТу-154Рус телеДодурга (Сейдикемер)Габделфәрт ШәрәфиевТүләмәBaş bitÜzäk bankЕвгений Пригожин🡆 More