Җил – һава агымының хәрәкәте.
Диңгезләр, кара урманнар, эссе чүлләр өстендә һава бертуктаусыз хәрәкәт итә. Җылы һава өскә күтәрелә, ә салкын һава аста кала. Шулай итен Җир шарында өзлексез һава алмашы бара: һава бер урыннан икенче урынга күчә. Шуннан җил барлыкка килә.
Саба җиле — иртәнге җиләс, йомшак җил. Үтәли җил — ачык тәрәзәдән керен, ачык ишектән чыгын китә торган җил. Көчле җил — зур тизлеккә ия җил. Ул агач яфракларын гына түгел, кешене дә очыртып алын китәргә мөмкин.
Җирле җилләр:
Җилдән муссоннар һәм пассатлар барлыкка килә.
Борынгы заманнарда җилне «күренмәс рух» белән тиңләгәннәр. Шуңа аны «Җил Тәңресе», «Җилбәгәй», «Җил иясе», «Җил анасы», «Җилләр патшасы» дип йөрткәннәр. Ә безнең халыкта җилләрнең башлыгы «Ялман» исемле булган, имеш.
Җил көчен кешеләр бик күптәннән кулланып киләләр. Элек җил тегермәннәре булган. Анда бодайдан, арыштан он тарттырганнар. Бүгенге көндә җил ярдәмендә электр энергиясе алалар. «Җил фермасы»ндагы йөзләгән турбина зур-зур шәһәрләргә яктылык алып килә.
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Җил, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.