Умырзая, яки Галантус (лат. Galanthus) — Амариллислылар гаиләсеннән күпъеллык үләннәр төре.
Умырзая | |
Халыкара фәнни исем | Galanthus L., 1753 |
---|---|
Таксономик ранг | ыру |
Югарырак таксон | Galantheae[d] |
Таксонның халык атамасы | |
Таксономик төр | G. nivalis[d] |
Җимеш төре | тартмачык[d] |
CITES Appendix | Appendix II of CITES[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=4803 |
Умырзая Викиҗыентыкта |
Аларның фәнни исеме-галантус, борынгы грек теленнән тәрҗемәдә "сөтле чәчәк" дигәнне аңлата. Алар амариллисовлар гаиләсенә керәләр. Барлыгы, гибридларны санамый, кимендә 18 төр бар. Матур төсле булу сәбәпле, Англиядә чәчәкләр «кар алкалары», ә Германиядә – «кар кыңгыраулары» дип аталган шигъри исемгә ия. Россиядә умырзаяларга бирелгән исем аларның бик иртә, әле кар эреп беткәнче үк, барлыкка килүе белән бәйле.
Умырзаялар күбесенчә Үзәк һәм Көньяк Европа территориясендә, Кара диңгез ярында, Каспий диңгезенең көнбатыш ярында һәм Кече Азиядә таралганнар.
Умырзаялар Кызыл китапка кертелгән, чөнки аларга юкка чыгу куркынычлыгы яный. Хәер, алар декоратив үсемлекләр дә дип саналалар. Чәчәк үстерүчеләр аларны бакчаларда үстерәләр.
Умырзаялар зур төркемнәр белән үсәләр. Башта чәчәкләр кояшка тартылалар, әмма вакытлар узу белән бутоннар баш ияләр. Форма буенча алар кыңгырауларны хәтерләтәләр. Умырзая чәчәге бер тамчы карга охшаган. Чәчәкнең куе яшел яки яшькелт төстәге ике яфрагы бар. Үсемлекнең озынлыгы 10-20 см була ала. Чәчәге алты нәфис таҗдан тора. Аларның өчесе эчке рәттә, ә калганнары аларны әйләндереп ала. Чәчәк ату чоры 2 атна дәвам итә. Чәчәкләр кар эреп беткәннән соң юкка чыга.
Урман умырзаясы элек-электән яз, чисталык, яшьлек һәм сафлык символы булып тора, шулай ук бүгенгесенә дә, киләчәгенә дә сөенергә, уңышсызлыклар турында хатирәләрне үз йөрәгеннән куарга кирәклеге турында сөйли. Шуңа күрә бу назлы, матур чәчәкләрнең бик популяр булуы гаҗәп тә түгел.
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин. Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Умырзая, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.