Риф Гатауллин Төп мәгълүмат Тулы исеме Риф Хоббула улы Гатауллин
Туу көне 25 февраль 1950 (1950-02-25 ) (74 яшь)
Туу урыны ССРБ, РСФСР, ТАССР, Югары Ослан районы, Яңа Болгар
Эшчәнлек еллары 1974 - х. в.
Дәүләт ССРБ ССРБ → РФ
Һөнәрләр композитор, җырчы
Кораллар баян, фортепиано
Жанрлар симфония, музыкаль пьеса, җыр
Коллективлар Традицион мәдәниятне үстерү Республика үзәге
Бүләкләр Милләт татар
Википедиядә
Гатауллин фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Тәрҗемәи хәле
«Серле йөрәк» җыентыгы 1950 елның 25 февралендә ТАССР Югары Ослан районының Яңа Болгар авылында туган. Әти-әнисе Риф бала чакта ук аерылышкан. Әнисе укытучы Марзия Зыятдин кызы Кайбыч районы Чүти авылыннан, әтисе Хоббула Гатаулла улы Әтнә районы Ябынчы авылыннан. Беренче классны Риф әтисе янында Казанда тәмамлаган, аннары авылга кайткан Балачагы әнисе мәктәптә химия-биология укыткан Югары Ослан районының Яңа Болгар, Мәмәтхуҗа, Келәнче авылларында, Октябрьский бистәсендә уза. Тугызынчы-унынчы сыйныфларны яңадан әтисе янында Казанда тәмамлаган. Мәктәпне тәмамлагач, КХТИга укырга кергән. Ике курсны тәмамлагач, Сара Садыйкова тәкъдиме белән Казан музыка укуханәсена күчә. Казан музыка училищесын (1974 ), Казан дәүләт консерваториясенең вокал (1979 ), соңрак композиторлык бүлекләрен (1994 ) тәмамлаган.
1991 елда Халык иҗаты һәм агарту эшләре буенча фәнни-методик үзәк каршында һәвәскәр композиторлар оешмасын (хәзер ТР «Барлау» һәвәскәр композиторлар берлеге иҗтимагый оешмасы ) оештыра һәм шушы көнгәчә алыштыргысыз рәисе булып тора.
ТР мәдәният министрлыгының халык иҗаты йортында (хәзер Традицион мәдәниятне үстерү Республика үзәге ) фәнни-эзләнү бүлегенең фәнни хезмәткәре булып эшли.
Иҗаты
300дән артык җыры бар. Музыка язу һәвәслеге Казан музыка укуханәсендә уку елларында (1970—1974 ) ачыла. Казанда Горький исемендәге клубка, Сара Садыйкова җитәкләгән Халык хорына йөри. Воровский исемендәге мәдәният сарае каршында «Чишмә» ансамбле оештыра (1975—1980 ), ансамбль «Халык ансамбле» исемен яулый (1978 ). Яшьләрнең һәм студентларның ХII Бөтендөнья фестивалендә катнаша (1985, Мәскәү ).
Билгеле әсәрләре
«Сак-Сок» симфониясе; фагот һәм симфоник оркестр өчен «Дастан»; фагот, кларнет һәм флейта өчен «Авылда бер көн» әсәре; «Тәңре» симфоник бию әсәре; фортепиано өчен «Агач гомеренең бер елы. Ел фасыллары: кыш, яз, җәй, көз»; тынлы оркестр өчен марш; музыкаль инструментлар өчен камеро-инструменталь әсәрләр. Вокал һәм хор өчен цикллар
Ф. Сафин (биш өлештән торган) драматик тенор өчен; М. Әгъләмов (өч өлештән торган) баритон өчен; Р. Миңнуллин (җиде өлештән торган) балалар хоры өчен; Х. Әюпов (өч өлештән торган) катнаш хор өчен; Л. Шәех (өч өлештән торган) солист һәм хатын-кыз хоры өчен;. Спектакльләр өчен язылган музыка
TV фондында сакланган язмалар
трио «Авылда бер көн» симфония «Сак-Сок» Илһам Шакиров , Әлфия Авзалова , Зиннур Нурмөхәммәтов , Хәния Фәрхи , Римма Ибраһимова , Хәмдүнә Тимергалиева , Лидия Әхмәтова , Сәнифә Рангулова, Салават Фәтхетдинов , Айдар Галимов , Фердинанд Сәлахов , Рафаэль Сәхәбиев , Мирсәет Сөнгатуллин , Гөлзада Сафиуллина, «Зөләйлә» триосы, «Болгар кызлары», «Хәят», «Фәридә - Алсу» дуэты һ. б. репертуарындагы җырлары; телевизион интервьюлар һәм юбилей уңаеннан үткәрелгән иҗат кичәләре. Җырлары Хушлашырга ашыкма (Фәннур Сафин сүзләре ) Ялгыз көймә (Фәннур Сафин сүзләре ) Безгә дөня дәшә (Фәннүр Сафин сүзләре ) Кал моңнарым булып (Фәннур Сафин сүзләре ) Бир кулыңны (Фәннур Сафин сүзләре ) Сөялдем сөяннәргә (Фәнис Яруллин сүзләре ) Карауҗа авылы көе (Фәнис Яруллин сүзләре ) Гармун алыйк әле, дуслар (Г. Шакиров сүзләре ) Торналар (Н. Тукмачев сүзләре ) Бергә чакларда (Э. Шәрифуллина сүзләре ) Вакытлыча түгел (Гөлшат Зәйнашева сүзләре ) Нигә шулай (Равил Фәйзуллин сүзләре ) Ялгыз калып кара (Әхтәм Зарипов сүзләре ) Тик бәхетле ит кенә (Газинур Морат сүзләре ) Минем серем (Рөстәм Ибраһимов сүзләре ) Серле йөрәк (Мөдәррис Әгъләмов сүзләре ) Укытучыма (Госман Садә сүзләре ) Гашыйк буласым килә (Ләйлә Дәүләтова сүзләре ) Моңнарым булып кал Бир кулыңны һ. б. Бүләкләре, мактаулы исемнәре Гаилә хәле Өч тапкыр гаилә корган. Беренче никахында балалары булмаган, аерылышканнар. Флүзә исемле җырчыдан Алмаз исемле улы туган, бергә яшәмәгәннәр. Өлкән улы Алмаз КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлаган. Икенче хатыны Гөлзадә Сафиуллина, җырчы . Рәсми рәвештә язылып, алты ел бергә яшәгәннәр. Уртак балалары юк. Өченче хатыны Мөршидә (Гатауллина), фәнни хезмәткәр, педагогика фәннәре кандидаты. Уртак уллары Туран (Гатауллин). КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлаган, ике ел Кытайда эшләгән, хәзер заманча проектлар эшли, блоглар алып бара.
Җыентыклары Җыентыклары Үзенең җырларыннан төзелгән ноталы җыентыклар «Әйттең миңа» - 45 җыр. Казан: ТКН , 2014. ; «Балачакның җырлы мизгелләре» - 32 җыр Казан: ТКН, 2018. Татарча - русча ноталы 45 җырдан торган балалар өчен җырлар җыентыгы «Минем җырлыйсым килә» - «Я хочу петь» әзерләнеп басмага бирелде. Фәнни - тикшеренү эшләре фәнни җыентык «Саба ягы җәүһәрләре. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр» (Р. Гатауллин; Р. Имамиева), Казан, «Ихлас» нәш., 2014.; Һәвәскәр композиторларның җырларыннан торган җыентыклар (төзүче һәм редакторы Риф Гатауллин) Играй, гармонь. Казань-Грандан, 1997; Ты моя звезда. Казань-Грандан, 1997; Кызыл розалар. Казан тат.китап.нәш. 1997; Вы мои любимые. Казан тат.китап нәш.1998; Бәйрәмнәр. Казан Матбугат йорты нәшр., 1998; Радость моя – Кайбицы Чебоксары, 1998; Красные розы. Заинск. На тат. и рус. яз., 2000; Пара яблок. Заинск, 2000; Жизнь течет. Заинск, 2001; Ахмед Ерикеев к 100-летию. Москва, Дизайн студия, 2002; Сине сөйдем, гүзәлем. Казан, 2002. Пусть сопутствуют песни. Казань, Раннур, 2003; Авыл башында. Казан, 2004. Азнакай, мой Азнакай. Рухият, 2005; Җырлар өчен әле соң түгел… Казан, 2007; Карлы чыршылар. Казан, 2008; Без таң җиле иленнән. Казан, 2008; Ф. Туишев . Обработки народных мелодий. Казань: Знание, 2009; На качелях. Сб. детских песен. Н. Челны, 2009; Мәскәү моңнары. Москва, 2005, 2006, 2007. CD –диск с двадцатью песнями и караоке, 2008; Яңа себер җырлары. Томск, 2011; Әнкәм фатихасы йөртәдер! Казан, 2013; Син – яфрак, ә мин – чәчәк. Казан, 2015; Язам йөрәк кушканны. Яр Чаллы, 2019; Язмышым син. Казан, 2015г; Көзге мәхәббәт. Казан, 2015г; Илле җырым - йөрәк нурым. Алматы. 2016.
Искәрмәләр Әдәбият Композиторы Татарстана. М.: Композитор, 2009. Сылтамалар Моны да карагыз
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Риф Гатауллин , which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0") ; additional terms may apply (view authors ). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses. ®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.