Фарсы теле (زبان فارسی — zabân-e fârsi) — иран телләре арасында иң таралганы, Иранның рәсми теле.
Фарсы теленең вариантлары шулай ук Әфганстанда (дари́ яки фарси́-кабули́) һәм Таҗикстанда (таҗик теле) дәүләт теле булып тора. Шулай ук Үзбәкстанда һәм Пакьстанда таралган. Фарсы телендә сөйләшүчеләрнең җәмгыятьләр шулай ук Фарсы култыгы илләрендә (Бәһрәйн, Гыйрак, Оман, Йәмән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) дә яшиләр. Фарсы теле күрше төбәкләрдә һәм аннан да ары башка Иран телләрен, төрки телләрне, әрмән телен, гөрҗи телен һәм Һинд-Арий телләрен кертеп телләргә йогынты ясаган. Иранда, Әфганстанда өстәмә хәрефләр кушып гарәп әлифбасы, ә Таҗикстанда кириллица кулланыла. Фарсы телендә изафә күренеше (сүзләрнең ярдәмчел аваз кулланып кушылуы) бар.
фарсы теле | |
Үзисем: | |
---|---|
Илләр: | |
Күзәтүдә тора: | Фарсы теле һәм әдәбияте академиясе[d], Әфганстан фәннәр академиясе[d] һәм Ә. Рудаки исемендәге тел һәм әдәбият институты |
Сөйләшүчеләр саны: | 61 млн — туган тел буларак (шулай ук таҗик һәм дари телләрендә); 62 млн — икенче тел буларак |
Дәрәҗә: | 12 |
Халәт: | иминлектә[d] |
Классификация | |
Төркем: | ??? |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: | пер 535 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Фарсы теле, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.